Борынгы Петерсбергтан дүрт ук савыты
КүПТэН түгел миңа «1813» җәмгыяте делегациясе составында (мин аның әгъзасы) Эрфурт шәһәренә — ирекле Тюрингия җиренең башкаласына барырга туры килде, ул Германиянең кө нчыгышында урнашкан. Безнең группа шәһәрдәге күп кенә тарихи урыннарда, шул исәптән танылган «Петерсберг» Эрфурт цитаделендә (ныгытылган корылма) булды. Бу корылмага, башта монастырь буларак, 1147 елда нигез салына, әмма 1631 елда крепость итеп үзгәртеп төзелә. Ул бай тарихка ия. Биредә үз вакытында швед гарнизоннары, Наполеон гаскәрләре, пруссаклар, руслар тора. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында вермахт подразделениеләре, аннан Германия Демократик Республикасы





