8 еннән 12 июльгә кадәр Нововоронеж шәһәрендә Х Бөтенрәсәй җәйге авыл спорт уеннары үтте. Пермь крае командасы составында безнең район спортчылары да бар иде, алар — Төнгүк авыл поселениесе көрәшчеләре билбау көрәшендә алыштылар. Нәтиҗәдә Айдар Маматов, Марс Сайбаталов, Резеда Сайбаталова үзләренең авырлык категорияләрендә бишенче урынны яуладылар, ә Айгөл Йосыпова ярышларның бронза призеры булды.
Көрәшчеләр командасы очколар саны буенча җиденче урынга чыкты. Ярышларда катнашкан 66 регионнан килгән командалар арасында Пермь крае 14 урынны яулады.
Радик ЛАТЫЙПОВ.
Безнекеләр — край командасында
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").