Пермь крае гаиләсе һәм балалары

11 ИЮЛЬДә муниципаль район администрациясендә 2013 елның 3 октябрендә Пермь крае хөкүмәте карары белән расланган «Пермь крае гаиләсе һәм балалары» дәүләт программасының «Гаиләләргә һәм балаларга социаль дәүләт ярдәме» подпрограммасы чараларын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киң әшмә үтте. Биредә район администрациясе юридик бүлеге начальнигы И.И. Кариева, авыл поселениеләре администрацияләре белгечләре һ.б. катнашты.
Киңәшмә барышында сөйләшүдә катнашучылар шушы программаны тормышка ашыруга кагылышлы Пермь крае хөкүмәтенең норматив-хокукый актлары, аны 2007-2013 елларда тормышка ашыру нәтиҗ әләре белән таныштылар. Мәсәлән, шушы вакыт эчендә программа кысаларында федераль, край һәм җ ирле бюджетлардан барлыгы 62 млн. сумнан күбрәк средстволар җәлеп ителгән. Бу суммага 214 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырта алган. Иң күп социаль түләм алучылар Барда авыл поселениесендә — 93 гаилә, аннан соң Сараш — 25, өченче Әрҗән — 22.
Хәзерге вакытта подпрограмма буенча чиратка куюны тикшерү эшләре алып барыла. Аларның нәтиҗәләре белән район прокуроры ярдәмчесе 3 класслы юрист Н.Х. Назаров таныштырды. Киңәшмәдә яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуын раслаучы яңа тәртип тә тикшерелде. Район администрациясе мәгариф идарәсе белгече Г.И. Нурбакова яңалык турында җ ентекләп аңлатты, сорауларга җавап бирде. Соңыннан авыл поселениеләре белгечләре тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *