Бурыч — сыйфатлы азык туплау

Коллектив СПК«Новая жизнь» СПКсында терлек азыгы әзерләү план буенча алып барыла. Кооператив рәисе С.В. Масальских бу җаваплы кампания вакытында хезмәтчәннәргә лаеклы эш шартлары тудыру өчен һәр елны зур көч куя.
Хуҗалыкта кадрлар белән проблема юк. Яшел уракта Владимир Абрамов, Сергей Кузнецов, Альберт Касыймов, Наил Туйгелдиннан (рәсемдә) торучы механизаторлар бригадасы эшли. Алардан печән һәм силос әзерләү барышы белән кызыксындык.
— Күп нәрсә һава шартларына бәйле. Кояшлы, матур көннәрдә көнозын эшләгән вакытлар була, ә кайсыдыр көнне — нибары берничә сәгать. Иң мөһиме — басуга чыгу һәм үз эшеңне башкару. Хәзер техника белән бернинди проблема юк. Иске булса да, запас частьләр бар, ватыла икән, шунда ук төзәтәбез, алга таба эшлибез: чабабыз, җыябыз, пресслыйбыз. Үләннәр яхшы үскән, куе, яңгырларның күп булуы нәтиҗәсе, — дип сөйләде алар.
В полеТерлек азыгы әзерләүдә һәр сәгать кадерле, эшне тизрәк, вакытында тәмамлау мөһим. Шуң а күрә биредә барысы да исәпкә алынырга тиеш, шул исәптән туклану да. «Әлегә механизаторлар азыкны үзләре әзерләп йөртәләр. Якын арада бу сорауны да уңай хәл итәчәкбез», — диделәр безгә хуҗалык идарәсендә.
«Новая жизнь» СПКсында 153 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларга кышка җитәрлек азык запасы булдыру өчен 550 тонна печән һәм 900 тонна силос әзерләргә кирәк. Без хуҗ алыкта булган көнне күрсәткечләр тиңдәшлечә 160 һәм 750 тонна тәшкил итә иде. Барысы да һава шартларына бәйле, әгәр көннәр яхшы торса, механизаторлар эшне озакка сузмаячаклар. Сыйфатлы терлек азыгы туплау — коллективның төп бурычы менә шундый. Аларның һәрберсе тырышып, кирәк икән вакыт белән исәпләшмичә эшли.
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *