БЫЕЛ Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тула. Ул 1914 елның 28 июлендә башлана һәм 1918 елның 11 ноябрендә тәмамлана. Ул кешелек тарихында иң зур сугышларның берсе була, чөнки анда барлыгы 38 дәүләт катнаша. һәр елны 1 август Беренче бөтендөнья сугышы корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Бу сугышта катнашучылар безнең районнан да шактый. Мәсәлән, Хөснулла Кариев, Мөэмин Мозаффаров, Гариф Хәбибрахманов, Хисаметдин Урастимиров һ.б. Кызганычка каршы, район тормышында бу тарих чоры «ак нокта» булып кала һәм җитди эзләнүләр үткәрүне таләп итә.
Беренче дөнья сугышында катнашкан Әмирҗан Кантуганов һәм Хөсәен Адутов турында тулырак сөйлисем килә. Район туган якны өйрәнү музеенда аларның хәрби формада төшерелгән фотографияләре һәм Әмир Фатыйховның «Гәйнә иле» китабы өстендә эшләү барышында язылган истәлекләре саклана.
Әмирҗан Кантуганов 1888 елда туа. Сугыш вакытында Себер полкында хезмәт итә. Көньяк-көнбатыш фронт мөселманнары арасында революцион эш алып бара. Гражданнар сугышыннан соң Әрҗән, аннан Сараш волостьлары башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1936-1945 елларда колхоз рәисе булып эшли. Лаеклы ялга кулланучылар кооперациясе системасыннан чыга. 1960 елның 22 ноябрендә вафат була.
Хөсәен Адутов халыкта «Дунай» кушаматы белән танылган була. Ул шундый исемле җырны грампластинкадан тыңларга ярата. Акгвардиячеләр тарафыннан Бардабаш авылы янында юлда үтерелә һәм шунда ук җирләнә.
Беренче бөтендөнья сугышына 100 ел тулу уңаеннан Оса шәһәренең мемориаль зонасында сугышта катнашучыларга (шул исәптән Пермь губерниясе Оса өязеннән, аңа хәзерге Барда районы да керә) обелиск урнаштыру һәм «Наши судьбы едины с судьбой необъятный страны» дип исемләнгән җыентык чыгару планлаштырыла.
(Район музеенда сакланучы Ә.Фатыйхов архивы материаллары файдаланылды).
Ләйлә ӘМИРОВА, музейның фәнни хезмәткәре.
Обелиск куелачак
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").