Өйрәнүләр үтте

Учебно-полевые сборы

РАЙОН белем бирү учреждениеләре укучыларының һәр ел өйрәнү-кыр сборлары үтә. Быел ул 9 июньдә оештырылды һәм АК-74 автоматының материаль өлешен өйрәнделәр, автоматтан ату ысуллары һәм кагыйдәләрен камилләштерделәр, хәрби коралдан ату күнекмәләре алдылар, сигнал ракеталарын куллану кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык чараларын өйрәнделәр.

Музей оештыру максатында

Мәктәп яшендәге балаларны бүгенге көн генә түгел, үткәннәр һәм киләчәк тә кызыксындыра. Акбаш төп мәктәбе каршындагы җәйге ял лагеренда туган ягыбыз тарихын өйрәнү максат итеп алынды. Укучылар «Детектив агентствосы» исемендәге комплекслы программа өстендә эшләделәр. Авыл тарихын өйрәнү авылның истәлекле урыннарына экскурсиягә бару, мәктәп тарихын тирәнтен өйрәнү, данлыклы һөнәрчеләр, сәнгать сөючеләр белән очрашу, алар турында мәкаләләр язу эшләре белән бергә алып барылды. Төп максатыбыз мәктәп каршында музей оештыру иде. Музейның башлангычы — Акбаш мәктәбе тарихын өйрәнү; тарихи чыганаклардан, өлкәннәр сөйләвеннән тулы

Подробнее

Берьюлы ике тантана

Сабантуй в Новоашапском поселении

БЫЕЛГЫ Яңавыл поселениесендә үткән сабантуй авыл советы оешуның 90 еллыгына багышланды. Поселение тарихында, аның халкы язмышында барысы да бар: җиңүләр һәм җиңелүләр, уңышлар һәм уңышсызлыклар, әмма шуңа карамастан, ул яшәвен һәм үсешен дәвам итә. Поселение администрациясендә бүгенге башлык Р.З.Надыйров 25 елдан күбрәк эшли. Ул хезмәт эшчәнлеген башкарма комитет секретаре булып башлый, белгеч була, ә 1999 елдан алып хәзерге көнгә кадәр поселение башлыгы. Биредә администрация халык белән тыгыз элемтәдә торып эшли, килеп туган проблемалар күп очракта уңай хәл ителә, һәр мөрәҗәгать итүчегә

Подробнее

Без тарихыбыз, традицияләребез белән көчле

Бу көнне бардалылар һәр ел аеруча дулкынланып һәм сагынып көтеп алалар. Сүз үткән шимбәдәге яраткан милли бәйрәмебез Барда жыены турында бара һәм ул районның 90 еллыгына, шулай ук Россиядә Мәдәният елына багышланган иде. Июнь башыннан ук күзәтелгән болытлы, яңгырлы һава чараны оештыручыларның барлык тырышлыгын юкка чыгарыр кебек иде. Бәхеткә, иртәдән башлап һава торышы кояшлы һәм җылы булды. Вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрү, көндәлек эш -мәшәкатьләрне онытып тору өчен бәйрәм мәйданына район халкы гына түгел, күрше регионнардан, шәһәрләрдән, районнардан кунаклар җыелды.

Подробнее

Район имамнары мәҗлесе

Маджлес

Рамазан ае алдыннан район мөселманнарының тормышы дини вакыйгаларга бай булды. 13еннән 14 июньгә чыккан төн мөселманнар өчен аеруча истәлекле, ул Бәраат киче дип атала, гарәп теленнән тәрҗемәсе «чистарыну» буларак аңлатыла. Ул Коръәндә изге дип билгеләнә. «Кунак өе» кафесында имамнар һәм мәчеткә йөрүчеләр өчен оештырлыган мәҗлестә Озын Ялан мәчет имам-хатыйбы Варахип хәзрәт Абдулов үз чыгышын нәкъ менә шушы төннең мәгънәсен аңлатудан башлады. Ул Бәраатның мөһимлеген ассызымлады, бу төнне өстәмә намазлар укырга, Ходайдан гөнаһларны гафу итүне сорарга кирәклек. Бу төннән соң иртәгесен

Подробнее

Гөрләде бәйрәм…

Үткән шимбәдә бардалылар яраткан милли бәйрәмебез — традицион Барда җыенын билгеләп үттеләр. Быел ул районның 90 еллыгына һәм Мәдәният елына багышланган иде. Вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрү, көндәлек эш — мәшәкатьләрне онытып тору өчен бәйрәм мәйданына район халкы гына түгел, күрше регионнардан, шәһәрләрдән, районнардан кунаклар агылды. Муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаев, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары — Пермь краеның территорияләрен үстерү министры А.Ю.Маховиков, край транспорт һәм элемтә министры урынбасары Х.Х.Фарвазетдинов, «Бердәм Россия» партиясе региональ башкарма комитеты җитәкчесе В.В.Григорьев,

Подробнее

Матур эшлре, алга омтылышлары бар

Труженики "Триумфа"

Быел язгы кыр эшләре һәм терлекчелектә кышкы чор йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында «Триумф» хуҗалыгы җиңүче дип танылды. Бәйрәм алды көннәрендә Озын Яланга барып алдынгы хезмәткәрләр белән очраштык. Бу яз 740 гектарда чәчү эше алып барылган, 500 гектарда бөртеклеләр (бодай, солы), калган мәйданда — судан үләне чәчелгән. — Яңгырлар явып үткәч, игеннәребез күзгә күренеп күтәрелеп, үсеп китте. Егетләр бик тырышып эшләде. Виталий Яхин ашлама кертеп 392 гектарда бө ртеклеләр чәчте, 250 гектарда күпьеллык үләннәр тырмалады. Азат Мусин 400 гектарда

Подробнее

Җырларга туган йөрәк

Гюзель Фаритовна Сафина

Шундый кешеләр бар, аларга күз салуга, сәхнә өчен туганнарын аң лыйсың. Чөнки чын талант — ул җир астыннан бәреп чыккан чишмә сыман һәм аның юлында бер нәрсә дә киртә була алмый. Аларның күпчелеге үз язмышын зур сәхнә белән бәйли, ә кайберләре мәхәббәт, гаилә һәм авыл җирлегендә балалар белән эшләүне сайлый. Менә минем героем — Гүзәл Фәрит кызы Сафина — аларның берсе. Ул тумышы белән Татарстаннан, И.В. Әүхәдеев исемендәге Казан музыка училищесының вокал һәм теоретик бүлеген, аннан Казан мәдәният һәм сәнгать университетының

Подробнее

Хезмәткә мәхәббәт — уңышка юл

Айгюль Раимова

Шунысы сөенечле, безнең Барда районында яңа эшлекле проектларны тормышка ашыручы яшь эшмәкәрләр саны елдан-ел арта бара. Бардада тегү салоны хуҗасы Айгөл Рәемованың тарихы — ул мәктәптә хезмәт дәресләрендә алынган белемнәрнең соңыннан ничек итеп яраткан профессиягә һәм гаилә эшенең нигезенә әверелүенә бер мисал. Айгөл үзенең мастерскоен 2010 елда оештыра, ә моңа кадәр Кунгур механик-технологик техникумын һәм Мәскәү текстиль һәм җиңел промышленность институтының Кунгур филиалын тәмамлый һәм Пермьнең 50 санлы училищесында конструкторлаштыру дәресләрен укыта, шәһәрдә «Шторы» салонында эшли, соңрак Каенавыл мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы,

Подробнее

Наказание чиновнику заменено лишением свободы

13 июня 2013 года Бардымским районным судом бывший глава Бардымского сельского поселения Бардымского района Фаниль Сарманаев признан виновным в совершении в совершении трех преступлений, предусмотренных ч.4 ст.290 УК РФ (получение взятки) и трех преступлений, предусмотренных ч.1 ст.292 УК РФ (служебный подлог). По приговору суда Сарманаеву назначено наказание в виде штрафа в размере 6 млн. руб. с лишением права занимать должности, связанные с осуществлением функций представителя власти, а также выполнением организационно-распорядительных и административно-хозяйственных функций в государственных органах, органах местного самоуправления, государственных

Подробнее