Борынгы Петерсбергтан дүрт ук савыты

Колчан яугираКүПТэН түгел миңа «1813» җәмгыяте делегациясе составында (мин аның әгъзасы) Эрфурт шәһәренә — ирекле Тюрингия җиренең башкаласына барырга туры килде, ул Германиянең кө нчыгышында урнашкан. Безнең группа шәһәрдәге күп кенә тарихи урыннарда, шул исәптән танылган «Петерсберг» Эрфурт цитаделендә (ныгытылган корылма) булды.
Бу корылмага, башта монастырь буларак, 1147 елда нигез салына, әмма 1631 елда крепость итеп үзгәртеп төзелә. Ул бай тарихка ия. Биредә үз вакытында швед гарнизоннары, Наполеон гаскәрләре, пруссаклар, руслар тора. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында вермахт подразделениеләре, аннан Германия Демократик Республикасы армиясенең хәрби часте урнаша. Хәзер анда музей.
«Петерсберг» крепосте белән бәйле кызыклы хәрби эпизодларның берсе Наполеон гаскәрләре чигенгән чорда була. Эрфурт шәһәре Франция ягына илтүче юлда урнашкан, һәм тар-мар ителгән француз армиясе хәрбиләре биредә туктала.
1813 елның октябрь ахырында француз гаскәрләрен эзәрлекләүче Александр I армиясе, австриялеләр һәм пруссаклар Эрфурт янына килеп җитәләр. Анда Наполеонның сугышларда чыныккан, яхшы коралланган җиде мең солдатын берләштергән гарнизоны камалышка әзерләнгән була. Дөрес, император үзе шәһәрдә булмый — ул яңа армия җыярга һәм реванш алырга уйлап Франциягә китә.
Складлар һәм арсеналларның җир асты челтәре үсеш алган, саллы азык-төлек запасы тупланган сигез бастионлы цитадельдәге антларына тугры солдатлар ахыргача каршы торырга әзерләнәләр. Уфадан танылган тарихчы Рамил Рәхимов сүзләре буенча, составына 1,2,9,11,15 башкорт полклары кергән рус гаскәрләре, австриялеләр һәм пруссаклар белән бергә куәтле крепостьны алырга тиеш була. Штурм һөҗүм итүчеләрнең күп кан коюына китерәчәген аңлап, союзниклар артиллерия ярдәме белән крепостьне җимерергә карар итәләр — һәм 1813 елның 6 ноябреннән башлап һәркайсы егерме пушкалы ө ч батарея «Петерсберг» өстенә ут яңгыры яудырып тора. Цитадель яна, ныгытмалар җимерелә, әмма гарнизон бирелми. Ярчыклар белән тишкәләнгән стеналар аша һөҗүм итүчеләр шәһәргә үтеп керә башлыйлар.
1814 елның март ахырында Наполеонның сугышта җиңелүе төгәл билгеле була. 31 мартта Париж бирелә һәм аның урамнарыннан союзниклар гаскәрләре җиңү маршы белән үтә. Ә менә Эрфурт крепосте саклана. һәм тик 5 майда, Париждан килгән офицер Наполеон армиясенең капитуляцияләве турында хәбәр иткәч кенә, французлар ак флаг күтәрә. Ул вакытка алар, 256 яралыны исәпкә алып, 2293 кеше калган була.
Хәзерге көнгә кадәр Эрфурт шәһәр музеенда хәрби «сувенирлар» саклана, алар арасында мин яугирның — башкорт атлы укчысының ук савытын таптым! Пыяла астында бу уникаль предметны күргәч, мин телсез калдым! Ике гасыр элек сугышларның дары төтене сеңгән бу ук савыты витринада шундый яхшы сакланган! Калын, бизәк төшерелгән күн, бакырдан оста эшләнгән бизәкләр, эчендә — өч ук. Өстәвенә бер угы үзенчәлекле: очына гравировкаланган сөяк пластинка беркетелгән. Шунысы сәер: җ әядән атучы сугыш кирәк-яракларын нәфис итеп бизәүне мөһим дип санаганмы? Мин үз фикерләремне уртаклашкан музей директоры, мондый уклар белән, күрәсең, атмаганнар, ә аларны ук савытында талисман буларак тотканнар, дигән фараз әйтте. Булырга да мөмкин — мөгаен, ук савыты, акча янчыгы кебек үк, беркайчан да буш калмаска тиеш, дип саналгандыр.
Өстәвенә, директор хәбәр иткәнчә, ук савыты витринада бердәнбер түгел — запаста тагын өчәү саклана икән.
Нэсүр ЮРУШБАЕВ, ирекле журналист, режиссер-кинооператор.
Холм Крессе фотосы.
Германия.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *