Колосның икенче сулышы

Детский сад "Колоса"

«Сәгатенә йөз тапкыр елмай, сәламәтлек өчен — бик яхшы» («Улыбайся сто раз в час, для здоровья — это класс») — «Колос» шәһәр чите лагеренда беренче смена нәкъ менә шундый девиз астында үтә. Аны ачу тантанасы 7 июльдә булды, һәм бәйрәм линейкасында край Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А. Сухихның ярдәмчесе Владимир Александрович Сухих, муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев, аның территорияләрне үстерү буенча урынбасары Х.Г. Алапанов, социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева, район Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев, мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев

Подробнее

Һәр эшнең үз вакыты

ЕШ ЯУГАН яңгырлар бераз тоткарлады — район хуҗ алыкларында терлек азыгы әзерләүгә узган атна азагында гына керештеләр. Кичәге көнгә «Новая жизнъ» СПКсында 130, «Триумф «, «Искир», «Мир» ОООларында тиңдәшлечә 45, 42 һәм 12 тонна печән әзерләнде, коры печән прессланып, рулоннарның күпчелеге фермалар янына ташып алынды. «Триумф»та 600 тонна сенаж, «Новая жизнъ»да 750 тонна силос запасы да булдырылды. Ә С.Г. Балтаева һәм И.М. Рәхмәтуллин крестъян-фермер хуҗалыклары 20 һәм 5 тонна печән әзерләделәр. Әле эшнең башы гына, шуңа күрсәткечләр тыйнаграк. Район буенча кышка

Подробнее

Киңәйтелгән аппарат киңәшмәсеннән

Награждение

7 ИЮЛЬ көнне үткәрелгән киңәйтелгән аппарат киңәшмәсе җ ылы сүзләрдән, котлаулардан башланды. Муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Т.В. Балтаева 1 Әрҗәндә яшәүче Габделхәй Газиз улы Назаргуловны һәм Лидия Идият кызы Сабитованы ныклы гаилә мө нәсәбәтләре, тормышта ирешкән уңышлары һәм лаеклы балалар тәрбияләгәннәре өчен «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләделәр. Бу бәхетле парның гаилә тормышына илле тугыз ел тулып киткән, өч ир-егет тәрбияләп үстергәннәр, хәзер Назаргуловлар нәселен оныклар һәм оныкчыклары дәвам итә. Аннан соң район

Подробнее

Мәйданчык та, шугалак та

Комплексная игровая пло­щадка

Сараш мәдәният йорты директоры Ралит Мәлик улы Шамкаев «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы үткәргән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында 2013 елда «Бәхет чишмәсе» («Живи, родник!») проекты белән җиңүче булган иде. Быел исә аның «Комплекслы уен мәйданчыгы һәм бозлы шугалак» проекты җиңеп чыкты. Сараш поселениесендә яшәүчеләрнең бозда шуу өчен мәйданчык булдыру теләге күптәнге. Ниһаять, май аеннан мәдәният йорты янында кызу эш башланды. Иске сарайлар сүтелде, җир тигезләнде, таш, кирәкле материаллар ташылды. Хоккей мәйданчыгы ясалды, баскетбол, волейбол, теннис мәйданчыклары булдырылды. Балалар өчен комплекслы уен җиһазлары

Подробнее

Результаты государственной итоговой аттестации в Барде — 2014

Завершен 2013-2014 учебный год, в школах прошли выпускные вечера, вчерашние школьники разъезжаются для поступления в учебные заведения края и страны. В системе образования района обобщены результаты учебной деятельности и итоговой аттестации выпускников. Государственная итоговая аттестация по образовательным программам основного общего образования проводилась в форме основного государственного экзамена (ОГЭ) и государственного выпускного экзамена (ГВЭ) для выпускников с ограниченными возможностями здоровья. По итогам ОГЭ и ГВЭ 318 (из 327) выпускников 9 классов успешно окончили основную школу, что составляет 97,2%. К сожалению, 7

Подробнее

Яхшы, кирәкле эш

Закладка фундамента

ШУНЫСЫ сөенечле, район үзәгендә елдан-ел күп квартиралы йортлар төзелеше үсә. Менә 26 июнь көнендә дә Фрунзе урамы,5 адресы буенча сүтелгән иске йортлар урынына яңа 24 — квартиралы торак йортка беренче таш салынды. Төзелешне «Стройподряд» ОООсы алып бара (җитәкчесе Р.Р.Гайсин). — Без төзелеш фирмасы булып 2004 елдан башлап эшлибез, быел 10 еллык юбилеебызны билгеләдек. Эшне социаль-мәдәни учреждениеләр — балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары ремонтлаудан башладык. Инде менә биш елга якын торак йортлар төзелеше белән шөгыльләнәбез. Районда бу безнең өченче йорт. Беренчесе

Подробнее

Эшләр эшең булсын

Откры­тие овцеводческой фермы

ЧИРАТТАГЫ сарык үрчетү фермасы ачу Раушания Митриева крестьян-фермер хуҗалыгында 25 июньдә булды. Әрҗән авыл поселениесе территориясендә хәзер 5 КФХ теркәлгән: Шамил Алдаров савым сыерлары, Альбина Мина-зетдинова — мөгезле эре терлек, Мәүлидә Абузова — сарыклар асрый, яшелчәчелек белән шөгыльләнә, Азат Мөрсәлимов бал кортлары тота. 2012 елда проект язып, конкурс аша үгеп 1 млн 500 мең сум субсидия алуга ирешә Р.Р. Митриева. Бу финанслар ферма төзүгә, техника алуга юнәлә. Сарыкның баш саны йөзгә җиткән. Яңа йорт төзелеп килә. Хуҗалык II Әрҗән авылы янындагы «Саз

Подробнее

Юллар ремонтланачак

Подписаны два контракта по ре­монту дорог

25 ИЮНЬДӘ муниципаль район администрациясендә юлларны ремонтлау буенча ике контрактка кул куелды. Бу чарада район башлыгы С.М. Ибраев, аның территорияләрне үстерү буенча урынбасары Х.Г. Алапанов, Земство Җыелышы рәисе В.М. Сарбаев, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы В.Р. Әмирова һәм Пермьнән ремонтны башкарырга алынган «Беренче юл төзү компаниясе» ОООсы директоры Ш.М. Давтян катнашты. Агымдагы елның беренче августына кадәр «Оса-Чернушка» авто-юлыннан Чувашай авылына кадәр автомобиль юлга асфальт-бетон өслек салыначак. Юл өзеклегенең озынлыгы — 704 метр (бәясе 1 млн 659 мең 990 сум).

Подробнее

Укыйбыз да, эшлибез дә, ял да итә беләбез.

Ярмарка достижений

М.Г.Имашев исемендәге Каенавыл урта мәктәбендә һәр уку елы азагында “Уңышлар ярминкәсе” үткәрелә. Әлеге бәйрәмдә без ел буе тырышып укыган, спорт, сәнгать ягыннан зур уңышлар яулаган укучыларны хөрмәтлибез. Сәхнәгә һәр сыйныфтан уку алдынгылары, район,край, Рәсәй, халыкара олимпиадаларда, конкурсларда уңышлы чыгыш ясаучылар, җиңүчеләр күтәрелә. Мәктәп күләмендә үткәрелгән “Ел укучысы”, “Ел классы” бәйгеләренә йомгак ясала. Менә ничә ел инде рәттән 4 номинация: “Интеллект”, “Спорт”, “Лидер”, “Сәнгать” буенча “Ел укучысы”н билгелибез. “Ел укучысы” М.Г.Имашев исемендәге премиягә лаек була. Быел безнең өч егетебез — Заитов

Подробнее

Бардада яңа завод

20 июнь, җомга көн район үзәгендә истәлекле вакыйга — «РиАл» төзелеш материаллары заводы ачылды. Яңа объект Космонавтлар урамы, 44а адресы буенча «Правда» колхозының элеккеге яшелчә базасы бинасында урнашкан. Биредә төзелеш өчен полистиролбетон блоклары һәм тротуар плиткәләре җитештереләчәк. Хуҗалар -райондашларыбыз Ринат Габделбәр улы Тугумов (хәзер Екатеринбургта яши) һәм Бардадан Альфред Әхнәф улы Кантуганов, заводны исемнәренең беренче иҗекләрен кушып атаганнар. — Хәзерге вакытта заводта 7 кеше эшли. Бездә җитештерелгән полистиролбетон блоклар коттедж, гаражлар һ.б. төзелешендә кулланыла. Халыкта тротуар плиткәләре киң сорау тапты, әлегә

Подробнее