ИЮЛЬНЕҢ беренче чирегендә Кодашның Зур Әмҗе елгасы буенда Ижевск дәүләт университеты экспедициясенең лагере урнашты. Алар ун көн дәвамында казу-эзләнү эшләре алып бардылар. һәм менә тарих фәннәре кандидаты, доцент О.А.Казанцева җитәкчелегендәге студентларның бу җәйдә Барда җ ирендә соңгы көннәре бара.
— Узган ел I курска студентлар күп алынмады, шуңа күрә практикага килүчеләр дә азрак. Шулай булуга карамастан, без куйган бурычыбызны үтибез, безгә район администрациясе, авыл халкы да бик ярдәм итәләр, — дип сөйли Ольга Алексеевна.
Дөрестән дә, аларга Кодаш балалары зур ярдәм күрсәтә, алар биредә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшлиләр — практикантлар кебек үк, казу эшләре белән шөгыльләнәләр. О.А.Казанцева сүзләре буенча, археологның төп эше — казу, ул көрәктән аерылмый диярлек. Ә фильмнарда безгә аларны гел кулларында пумала белән күрсәтәләр, янәсе табылдыкларны туфрактан чистарталар. «Шунысы сө енечле, бу балалар арасында безгә моннан 5-6 ел элек ярдәм күрсәткәннәрнең эне-сеңелләре бар. Димәк, безнең эш турында гаиләләрдә дә сөйләшүләр була, фикерләшәләр, безнең хезмәт белән кызыксыналар», — ди галимә.
Ольга Алексеевна шунысын да ассызымлады, Ижевск дәүләт университетында археология белгечлеге буенча магистратура ачыла, аңа Барда районыннан да теләүчеләр, шул исәптән югары белемле тарихчылар керә ала.
14 июльдә Кодаш каберлегендә алып барылган эшләрне район башлыгы С.М.Ибраев һәм аның социаль үсеш буенча урынбасары Т.В.Балтаева да килеп күрделәр. Башта алар казу эшләре барган урынны карадылар, аннан соң археологлар урнашкан лагерьга юнәлделәр.
Лагерь хуҗабикәсе О.А.Казанцева кунакларны җылы каршылады. һәм аларны лагерь, аның тормышы белән таныштырды. Елга ярында ук «У Нади и Ашота» кафесы, ягъни кухня урнашкан, биредә барысы да бар — өстәлләр, урындыклар, азык-төлек, савыт-саба… Аннан бераз китеп палаткалар урын алган, анда студентлар ял итәләр, кичләрен гитара астында җырлыйлар.
Өстәл артында О.А.Казанцева, С.М.Ибраев һәм Т.В.Балтаева әңгәмә кордылар. Сөйләшү, фикер алышулар казу-эзләнү эшләренең барышына, киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә кагылды. Ольга Алексеевна район халкының, кодашлыларның кунакчыллыгына, ярдәмчел булуларына соклануын белдерде. «Авыл мулласы безгә утын белән ярдәм итте, бик яхшы кеше. Каенавыл поселениесенең элекке башлыгы Илдар Шәрипович та булды, ул эшләрнең барышы белән кызыксынды. Хәзерге җитәкче дә килеп, бөтенесе белән кызыксынып, танышып китте», — диде галимә.
Әңгәмә вакытында биредә үк казу эшләре барган урында табылган әйберләр күргәзмәсе оештыру турында сүз барды. Ул инде киләсе елда, студентлар яңадан бирегә килгәч, оештырылыр. Экспозиция ясап, анда казу эшләрендә студентлар гына түгел, җирле халыкның да ничек ярдәм итүен күрсәтергә кирәк, дигән фикергә килделәр. Шулай ук О.А.Казанцеваның да, район җитәкчеләренең дә уйлары буенча, киләчәктә профиль лагерь оештыру да яхшы нәтиҗәләр бирер иде. Анда археология буенча лекцияләр үткәрергә дә мөмкин булачак.
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотолары.
Тарих серләрен ачып
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


