Сәхнә яктысында

Җәмилә Нәҗметдин кызы Куштанова дәрт-дәрман бирүче кешеләрнеӊ берсе. Аныӊ ягымлы елмаюына карап, борчулар hәм мәшәкатьләр онытыла. Аныӊ сүзләре буенча, ул гади колхозчылар гаиләсендә туып-үскән. Мәктәптән соӊ Оса педагогия училищесын тәмамлый hәм юллама буенча Шабарка авылына эшләргә җибәрелә. Биредә тиешле бурычын үтәп, туган ягына кайта hәм балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша.

— Мәктәптә укытканда ук балаларда сәхнәгә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. Хезмәттәшем Фәүзия белән бергә аларны җырларга, биергә өйрәттек. Ә лаеклы ялга чыккач, мин нәкъ менә буш вакытымны үзешчән сәнгатькә багышлавымны аӊладым. Бүген мин “Умырзая” җыр hәм бию ансамбле әгъзасы, аныӊ җитәкчесе – Миӊлегөл Сафиулла кызы Галиева. Биредә мин катнашып кына калмыйм, ә бию номерларын, спектакльләр әзерләүдә дә актив ярдәм итәм, — ди Җәмилә апа. — “Умырзая” коллективы Сөҗән халкына гына таныш түгел, без Барда, Сараш, Танып, Күчтәнти, Башап Түз hәм Бөреҗле тамашачыларын да яуладык инде.

Клубта әӊгәмәдәшем өйдәге мәшәкатьләрдән ял итә, аралаша, соӊгы хәбәрләрне белә, яӊа идеяләр белән илhамлана. Моннан тыш ул бәйләү белән мавыга, бишенче сыйныфта ук энә белән бәйләүне үзләштерә. 90нчы елларда яӊа киемнәр сатып алу авырлашкач, кызларына чалбар hәм кофта, бияләй hәм оекбашлар бәйли. “Бервакыт мине профсоюздан ял итәргә Нытвага җибәрделәр. Минем белән бергә Бардадан Рәмзия исемле апа булды. Ул миӊа шәлне тамыр энә белән бәйләргә өйрәтте. Беренче бу әйберемне саклыйм, матур булмаса да истәлек бит. Ә соӊыннан минем кулларым белән күпме шәл бәйләнде, сатылды hәм бүләк ителде, өч дистәгә якындыр, мөгаен. Аларныӊ берсе — Америкада, кияүнеӊ туганында, икенчесе – Германиядә, ирнеӊ туганнарында”, — ди Җәмилә Нәҗметдин кызы.

Җәмилә апаныӊ өч кызы бар, аларныӊ икесе әнисе эзеннән китә. Айгөл Казан театр училищесын тәмамлый, җырлый hәм бии, оныгы Амелия дә җырлый, ә Алисияне музыка кораллары кызыксындыра. Уртанчы кызы Айсылу “Колос“та өлкән тәрбияче булып эшли, Бардада яши. Хәзерге вакытта декрет ялында, аныӊ өч улы бар. Кече кызы Милия — эколог, Казан федераль университетыныӊ магистратурасында укый, лаборант.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *