Барысы да безнеӊ кулларда

Кечкенә авылларда яшәүчеләр кайвакыт эшсез, ничек hәм нәрсә хисабына яшәргә белмәүләрен әйтә. Киләсе гаиләне якыннан белгәч, мин барысы да безнеӊ кулларда hәм күп нәрсә кешенеӊ үзенә генә бәйле булуын аӊладым. Илдар Камил улы тормыш иптәше Эльмира Габделхәмит кызы hәм балалары Ләйлә белән ике катлы, иркен йортта яши. Җирле халык Галиевлар гаиләсен хөрмәт итә, сүземә ышаныгыз, ихтирамга лаек булырга аларныӊ хокукы бар.

Гаилә башлыгы Сөҗән авылында туып үсә. Биредә башлангыч мәктәпне тәмамлый, 8 сыйныфка кадәр Бөреҗледә, ә 9 hәм 10 сыйныфларда Бардада укый. Кулларында өлгергәнлек аттестаты белән Чайковский шәhәренә китә, биредә автомәктәптә транспорт йөртүгә беренче документларын ала. Аннан, барлык егетләр кебек үк, армия сафларын уза. Ерак Көнчыгышныӊ Барабаш бистәсендә пехотада шофер булып хезмәт итеп, туган якларына уӊышлы әйләнеп кайта.

1989 елда яшь, планнар hәм теләкләр белән тулы ир — егетнеӊ тыныч кына аккан тормышы 180 градуска үзгәрә — ул котычкыч авариягә эләгә hәм бер аягын югалта. Бу очракта күп кешеләр өметсезлеккә бирелер иде, тик минем әӊгәмәдәшем генә түгел. Ул бу фаҗигадән исән кала hәм гәүдәсенеӊ шундый мөhим әгъзасыннан башка яшәргә өйрәнә. Пермьнеӊ 52нче махсус hөнәри техник училищесында рәссам-бизәүче белгечлеген ала. Ул бу hөнәре буенча эшләмәгән, ләкин тормышында алынган белемнәр файдалы булган. Заказга тәрәзә йөзлекләре hәм кысалары, ишек борыслары ясаган.

Кешеләр заманча бизәү элементларына күчә башлагач, ә агач тәрәзә кысалары пластик белән алмаштырылгач, Илдар абый мәшгульлек үзәге аша умартачыга укып ала. Шул вакыттан бирле аларныӊ өстәлләрендә hәрвакыт яӊа, ә иӊ мөhиме – үз хезмәте белән тапкан бал хуш исен таратып тора. Соӊрак мич чыгаручы белгечлегенә өйрәнә, күп кенә сөҗәнлеләр, газ килгәнче, үз йортларын аныӊ мичләре белән җылыта. Илдар Камил улы дәүләт ярдәме белән крестьян-фермер хуҗалыгы ачып, үгезләр сатып алган, 13 баш мөгезле эре терлек тоткан, шуларныӊ өчесе сыер булган чорны да исенә төшерде. Бүген Галиевлар хуҗалыгында сыер, үгез, тана бозау hәм тавыклар бар.

— Җәйге чорда күбрәк печән әзерләргә тырышабыз, артыгын сатабыз. Эшләү өчен җир hәм барлык кирәкле техникага иябез. Узган ел 4,5 гектар мәйданда бодай үстердек, бер өлеше сатылды, икенче өлеше терлеккә тотылды. Узган көздә 9 гектар җир сөрдем, яз көне бу басуларга бодай, тукранбаш (клевер) hәм тимофеевка чәчәсем килә, — дип планнары белән уртаклашты Илдар Галиев.

Бөреҗле территориаль бүлеге начальнигы Алина Фирдәвис кызы якташлары турында болай дип әйтте: “Элек Эльмира апа җирле кибеттә эшләде. Минемчә, hәркем бу гаиләнеӊ нинди хезмәт сөючән булуын белә. Алар hәрвакыт кешеләргә карата игелекле. Галиевларны барысы да хөрмәт итә, бу гаилә күпләр өчен чын үрнәк. Җирле халык, тормыш сынауларына карамастан, аларныӊ киләчәккә оптимистик карашта булуларына гаҗәпләнә hәм берәүләр бәхетсезлекләренә акланулар эзләгәндә, Галиевлар үз тормышларын лаеклы алып бару юлларын эзли. Алар үз көчләре белән йорт төзеде, Илдар абый үзе кирпечен өйде, йорт эчен эшләде, тәрәзәләр, ишекләр ясады. Әгәр дә аларга үтенеч белән мөрәҗәгать итсәк, ярдәм итмичә калмыйлар. Безнеӊ янәшәдә шундый матур гаилә гомер кичерүе белән горурланабыз”.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *