Барысы да безнеӊ кулларда

Кечкенә авылларда яшәүчеләр кайвакыт эшсез, ничек hәм нәрсә хисабына яшәргә белмәүләрен әйтә. Киләсе гаиләне якыннан белгәч, мин барысы да безнеӊ кулларда hәм күп нәрсә кешенеӊ үзенә генә бәйле булуын аӊладым. Илдар Камил улы тормыш иптәше Эльмира Габделхәмит кызы hәм балалары Ләйлә белән ике катлы, иркен йортта яши. Җирле халык Галиевлар гаиләсен хөрмәт итә, сүземә ышаныгыз, ихтирамга лаек булырга аларныӊ хокукы бар. Гаилә башлыгы Сөҗән авылында туып үсә. Биредә башлангыч мәктәпне тәмамлый, 8 сыйныфка кадәр Бөреҗледә, ә 9 hәм 10 сыйныфларда

Подробнее

Сәхнә яктысында

Җәмилә Нәҗметдин кызы Куштанова дәрт-дәрман бирүче кешеләрнеӊ берсе. Аныӊ ягымлы елмаюына карап, борчулар hәм мәшәкатьләр онытыла. Аныӊ сүзләре буенча, ул гади колхозчылар гаиләсендә туып-үскән. Мәктәптән соӊ Оса педагогия училищесын тәмамлый hәм юллама буенча Шабарка авылына эшләргә җибәрелә. Биредә тиешле бурычын үтәп, туган ягына кайта hәм балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. — Мәктәптә укытканда ук балаларда сәхнәгә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. Хезмәттәшем Фәүзия белән бергә аларны җырларга, биергә өйрәттек. Ә лаеклы ялга чыккач, мин нәкъ менә буш вакытымны үзешчән сәнгатькә багышлавымны

Подробнее

Күӊеле hәрчак иҗатка тартыла

Территория үсеше, ирешкән нәтиҗәләр белән танышканнан соӊ без Сөҗән авылына юл тоттык. Беренче тукталышыбыз Гөлсирә Миӊнегали кызы Мансурова-Иманова йортында булды. Күпләр аны җирле шагыйрә буларак белә, әмма тамырлары Татарстан Республикасы белән нык бәйле булуын барысы да белеп бетерми шул. — Әйе, минем бабаларым Татарстан якларыннан. Картәтием Якуб безнеӊ якларга тормыш иптәше эзләп килгән hәм беренче күрүдә үк Башап Түз авылыныӊ җирле гүзәле 16 яшьлек Гөлҗамалга гашыйк булган. Ул үз максатына ирешә hәм аныӊ белән гаилә кора, аларныӊ ике баласы: ул

Подробнее

“Биредә бердәм халык яши“

Округ үзәгеннән ерак түгел, Чернушка ягында өч торак пункты урнашкан, алар Бөреҗле территориаль бүлегенә карый. 2021 елныӊ январеннан бу як белән Алина Фирдәвис кызы Галиева җитәкчелек итә, ул 2016 елдан бирле авыл җирлеге администрациясе белгече булып эшли. — Мин тумышым белән Сараш авылыннан, инде берничә ел Сөҗәндә яшим, эшкә Бөреҗлегә йөрим. Шуны билгеләргә кирәк, биредә җирле халык хезмәтне ярата, бердәм яши hәм бу буш сүзләр түгел. Мәсәлән, өмәләр вакытында hәр кеше катнашырга тырыша. Беркем дә читтә калмый, — дип әӊгәмәне

Подробнее