“Биредә бердәм халык яши“

Округ үзәгеннән ерак түгел, Чернушка ягында өч торак пункты урнашкан, алар Бөреҗле территориаль бүлегенә карый. 2021 елныӊ январеннан бу як белән Алина Фирдәвис кызы Галиева җитәкчелек итә, ул 2016 елдан бирле авыл җирлеге администрациясе белгече булып эшли. — Мин тумышым белән Сараш авылыннан, инде берничә ел Сөҗәндә яшим, эшкә Бөреҗлегә йөрим. Шуны билгеләргә кирәк, биредә җирле халык хезмәтне ярата, бердәм яши hәм бу буш сүзләр түгел. Мәсәлән, өмәләр вакытында hәр кеше катнашырга тырыша. Беркем дә читтә калмый, — дип әӊгәмәне