Гаиләм тарихы — туган ил тарихы

Бөек Ватан сугышы… Совет халкыныӊ 1941-1945 еллардагы фашистларга каршы изге сугышы шушы исем астында тарихка кереп кала. Ул Ватаныбыз өлешенә төшкән иӊ авыр сынауларныӊ берсе була.

Бөек Ватан сугышы hәр кешегә кагылып үтә, аныӊ турында хәтер hәркемнеӊ йөрәгендә мәӊге сакланыр, чөнки ул — hәр гаиләнеӊ, совет халкыныӊ фаҗигале тарихы.

Мин, Илhам Булат улы Рангулов, гаиләбезнеӊ язмышы, картәти белән картәни, хәзер инде исән-сау булмаган дәү картәни hәм картәти язмышы турында сөйләргә телим… Үзем инде аларныӊ вафатыннан соӊ туганмын. Алар безгә сары фотосурәтләрдән карыйлар.

Дәү картәнием Рангулова Шәрифә Хәйдәрша кызы, ирен фронтка озатып, дүрт кечкенә баласы белән ялгызы кала. Ашарга азык, җылылык җитми. Өлкән улы әнисенеӊ күз алдында үлә. Калган балаларын үстерү өчен дәү картәнием иртәннән кичкә кадәр эшли. Ире сугыштан кайтмый. Утыз яшендә тол кала, гомере буе иренә булган мәхәббәтен саклый, балаларын тәрбияләп үстерә. Рангулов Шәрифулла Гали улы Калинин өлкәсенеӊ Ржев районы Погорелки авылы янында hәлак була. Аныӊ янында дошман бомбасы шартлый. Бу нык, көчле, тормыш сөючән hәм күӊелле кешенеӊ соӊгы минутлары турында Башкириядән сугышчан иптәше үзенеӊ хатында язган. Кайчагында миӊа Александр Твардовский “Мин Ржев астында үтерелдем” дигән гениаль шигырен Рангулов Шәрифуллага багышлаган кебек тоела. Үтерелгән сугышчы безгә өмет, ышаныч hәм кайгыру белән мөрәҗәгать итә, ул безнеӊ замандашыбыз булып кала, үзен җиребезнеӊ бер өлеше итеп хис итә, hәр язны, җирнеӊ уянуын тоя. Ватан тарихын өйрәнеп, үземнеӊ кем булуым, тамырларымныӊ каян килүе турында күбрәк уйланам. hәм күбрәк төшенгән саен, гаиләм тарихы – Рәсәй дип аталучы ил тарихы булуын ачыграк күрәм.

Әнием ягыннан картәтием — Исмәгыйлов Лотфулла Габдулла улы 1922 елда Пермь өлкәсе Барда районы Байавылда дөньяга килә. Күпләр кебек үк, ул да Ватан азатлыгы сагына баса. Башта фронтка аныӊ абыйсы Мөхәммәт китә.

Сугыш башлануы турында картәнием кызларына болай дип сөйләгән: “22 июнь көнне милли бәйрәмебез Сабантуй буласы иде. Чәчү эшләреннән соӊ халык күӊел ачты, ял итте, барысы да канәгать иде. Кинәт репродуктор тавышы тынлыкны бүлде. “Сугыш” дигән коточкыч сүз яӊгырады. Июльдә авылдан үз теләге белән сугышка китүче беренче кешеләрне җибәрделәр. Авыл Советы янында халык митингка җыелды. Хатын-кызлар тын гына елады. Балалар әлегә бернәрсә дә аӊламый иде. Менә атлар кузгалды. Кычкырып елау тавышлары ишетелде. Берсе арбада баручы Коняков Нәҗмегата торып басып: “Еламагыз! Менә тиздән Гитлерныӊ колагын кисеп алам да, сезгә алып кайтам. Ә сез эшләгез hәм безне көтегез!”, — дип әйтте. Тик ул сугыштан кайтмады. Ирләре ничек әйтсә — хатын-кызлар шулай эшләде hәм аларны сугыштан көтте. Фронт hәм тыл бердәм җимерелмәс лагерьга берләште”.

Сентябрь аенда картәтигә дә чират җитә, аӊа 19 яшь була. 1941 елныӊ 25 сентябрендә ул сугышка китә, ә 1945 елныӊ 25 сентябрендә кирегә әйләнеп кайта. Дүрт ел сугыш дәвамында ул пехота составында була, дошман белән бәрелешләр, йокысыз төннәр кичерә, кискен ыргылышларда катнаша, яралана. Аныӊ фронт юлы Сталинград өчен зур көрәш, Балтыйкны азат итү аша үтә hәм Көнчыгыш Пруссиядә җиӊү белән тәмамлана. Картәти үзенеӊ кызларына Каунас, Шауляй шәhәрләрен азат итүдә катнашуы hәм яралануы турында сөйли. Бу вакытта ул Беренче Балтыйк буе фронты составында хезмәт итә (генерал И.Х. Баграмян командующий була). Анда түбән hәм тигез җирлекләр, күп километрларга сузылган сазлыклар була. Дошман нык каршы тора, әмма совет гаскәрләренеӊ hөҗүмен туктата алырлык хәлдә булмый. Лотфулланы өендә яраткан хатыны hәм кызы көтә.

Картәнием Газимә Әсхәт кызына 1941 елда 18 яшь кенә тула, ул бер яшьлек кызы белән кала. Аларныӊ гаиләсе зур: әти-әнисе, ундүрт hәм ун яшьлек 2 ятим энеләре, тагын ике айлык кызы белән туганыныӊ хатыны була. Ир-егетләр фронтта, авыл ятим кала, аларны хатын-кызлар, балалар, картлар алыштыра. Газимә картәни сатучы hәм бригадир ярдәмчесе булып эшли. Ул чакта барысы да үзгәрә, беркем дә эштән баш тартмый. Көрәк, сәнәк, балта белән эшли алсаӊ, син инде тулы кыйммәтле хезмәткәр рәтендә дигән сүз. Басуны сөрергә, чәчәргә, уӊышны җыеп алырга hәм дәүләткә тапшырырга кирәк була. Ул чактагы “Колхоз юлы” район газетасы Байавыл колхозчыларыныӊ hәр гектардан 16 центнер бодай, 12 центнер солы, 16 центнер арыш җыеп дәүләткә тапшыруы турында яза.

Хәрби салым да арта. Моннан тыш, самолетлар, танклар төзүгә бөтен ил белән акча җыялар. Салым җыю буенча югары күрсәткечләр өчен колхоз күчмә кызыл вымпел белән бүләкләнә.

Ә фронттан кайгылы хәбәрләр hәм үлем турында язулар килә. Ул вакытта хат ташучы булып Иманаева Вахтанә эшли, аныӊ да ире фронтта, биш баласы була. Шул йортта җыелган хатын-кызлар фронтка китүчеләрдән яӊалыклар алып шатлана да, елый да. Картәнием Габдулла дәү картәтиемнеӊ үзе ясаган скрипкада уйнавын, улларын сагынып елавын искә төшерә иде. Аларга картлар, күршеләре килеп, “Гитлерны тизрәк җиӊсеннәр, улларыбыз исән-сау җиӊү белән кайтсыннар”, -дип дога кылганнар.

1941-1942 елларныӊ кышы бик салкын була. Авылга январь аенда Петрозаводск hәм Ленинградтан эвакуацияләнгән кешеләрне алып киләләр. Алар зур ике катлы йортта яши башлыйлар. Картәнием бу кешеләрнеӊ хезмәт сөючән булуын, киез итекләре басуын, иске әйберләрдән кием тегүен искә төшерә иде. Безнеӊ авыл янында урман бар, анда чикләвек куагы үсә. Ул бик яхшы яна. Җирле халык тыймаганга күрә, эвакуацияләнүчеләр аны бик күп кискәннәр… Сугыштан соӊ гына бу хакта үкенеч белән: “Элегрәк чикләвек күп иде. Барысына да сугыш гаепле”, — дип сөйләгәннәр.

Ир-егет механизаторларны фронтка алып киткәч, бу hөнәргә кызларны укыталар. Картәниемнеӊ дус кызлары Конякова Кәримә hәм Котлыбаева Рәзифә сугыш буе тракторда эшлиләр. Ул вакытта аларга 17 hәм 19 яшь кенә була.

Кышкы кичләрдә авыр эштән соӊ солдатларга посылкалар җыйганнар. Картәнием актив комсомолка була, җылы әйберләр җыюны оештыра. Дошманныӊ илебезгә hөҗүм итүе халыкта дингә карата ышанычын арттыра. Картәнием өйләр буенча әйберләр җыйганда алар белән олы мулланыӊ да йөрүен, тиздән җиӊү, Сталинныӊ сәламәтлеге өчен дога кылуын искә төшерә иде.

Гаскәрләр шәhәр hәм авылларны немец илбасарларыннан азат итә башлагач, фашистлардан азат ителгән халыкка ярдәм фонды оештырганнар. Госпитальләр өчен дару үләннәре җыю башлана. Гөлҗимешне күп җыялар. Авылда ачлык башланса да, беркем зарланмый. Миняшевлар гаиләсе ачлыктан үлә, балалары гына кала. Картәнием якынча 1944 елда авыл җирлегенә консервлар җибәрелүе турында сөйли иде. Бу нәрсә икән, дип уйлаганнар. Америкадан берничә банка тушенка җибәргәннәр икән. Аларны ачлыктан күбенгән кешеләргә биргәннәр.

Җәен бөтен авыл аяк астында үскән үләннәрне, пикан, алабута, кузгалак, кыргый горчица h.б. җыйган. Боларныӊ барысын да ашаганнар. Күпләр исән калырга үләннәр ярдәм итте, диләр. Тик кайчагында шул үләннәрдән агуланучылар да булган. Шундый очрак билгеле: балалар яз көне кырга китеп, әле генә чәчкән борчакны ашап агуланганнар. Миӊгерәткеч (дурман) белән агуланучылар да булган.

Лотфулла hәм аныӊ абыйсы Мөхәммәт яраланган, әмма исән-сау, күкрәгендә орден-медальләр белән сугыштан әйләнеп кайталар. Картәти белән картәнием җиде бала тәрбиялиләр. Намус белән хезмәт итәләр, балаларына белем бирәләр, тик кызганыч, иртә вафат булдылар. Картәтигә – 67, картәнигә 66 яшь иде.

Минемчә, алар юкка гына яшәмиләр, үзләреннән соӊ балаларын, оныкларын калдыралар. Әле яшүсмер булуыма карамастан, хәзер үз ата-бабаларым, тарих, аларныӊ бу тарихтагы урыны турында күп уйлыйм. Бөек Ватан сугышында катнашучылар hәм тыл хезмәтчәннәре чын батырлык үрнәкләре булып торалар.

Корбаннар күп була. Ә бит фашистлар өчен бөтен Европа эшләгән. Әмма безнеӊ картәти-картәниләребез бу сугышта җиӊгәннәр. Сугыш еллары бездән ерагаеп бара. Бер буынга алмашка икенчеләре килә. Без, яшь буын, батырларыбыз турында истәлекне лаеклы сакларга hәм алар кебек булырга тиеш. 9 май көнне Бөек Җиӊүнеӊ 65 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бу безнеӊ бердәм бәйрәмебез, җиӊүчеләрнеӊ оныгы булуым белән горурланам.

Илhам Рангулов.

Редакциядән: Әлеге эш 2010 елда язылган hәм иншалар край конкурсында беренче урынны яулаган. Авторга әти-әнисе Резида Лотфулла кызы hәм Булат Фәсахетдин улы Рангуловлар, әнисенеӊ апасы Рәисә Лотфулла кызы Балтаева (1940 елгы) ярдәм иткән.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *