Әсирлектә булганнар күзе белән

hӘР сугышта дошманнар әсирлеккә алалар. Язучылар үз китапларында, гадәттә, каршы торуныӊ бу ямьсез ягын күрсәтмәскә тырышалар. Мин газета укучыларын әсирлектә булган кешеләрнеӊ хикәяләре белән таныштырырга булдым.
Әсирлектә булган икенчеәрҗәнле Фәйзер Кучумов белән мин 1947 елныӊ августында очраштым. Ул сугыштан 1945 елныӊ августында кайтты, анда ул 4 ел булган. Миӊа ул чакта бары 10 яшь иде. Ул бездән ерак түгел үз йортында яши иде. Менә нәрсә ул миӊа сөйләде: ”Мин хезмәт иткән полк Волхов фронтында оборонада торды. Кинәт немецлар hөҗүмгә күтәрелде.
Башта дошман авиациясе безнеӊ танкларны тар-мар итте. Дошман безне өч яктан камап алды.
Ә сугышчыларда бары тик ике граната hәм карабин өчен патроннар бар. Тик без төшенкелеккә бирелмәдек, булган средстволарны кулланып акрын гына чигендек. Арттан танк төркеме безне кысрыклады. hәм без капма-каршы ут астында калдык. Командир кушканча йөзтүбән яттык. Танклар тукталды, алардан немецлар чыктылар hәм безгә кулларыбызны күтәрергә боердылар. Солдатларныӊ күпчелеге бастылар, ләкин кулларын күтәрмәделәр. Конвоирлар hавага аттылар, безнеӊ өстән пулялар сызгырды hәм буйсынырга туры килде. Безне дүрт кешеләп колоннага тезделәр. Колонна белән тәрҗемәче идарә иттте. Безнеӊ алда ике солдат аягы яраланган дустын алып бара иде. Конвоир яралыныӊ хәрәкәтне тоткарлавын күреп, аны дуслары кулыннан тартып алды, читкә алып китте hәм атып үтерде. Меӊгә якын әсир дошман тылына таба атлады. Якынча 1,5 сәгатьтән соӊ ташланган авылга җиттек. Авылныӊ яртысы тимер чыбык белән уратып алынган, бер почмакта биек булмаган вышка урнаштырылган, анда часовой басып тора.
Авылда биш йорт hәм сарай сакланган. Мин бер йортныӊ идән астына кердем hәм шунда йокладым. Без бер ае буе бу йортларда яшәдек. Ашату начар иде, көнгә бер тапкыр. Хәлсезрәкләр ачлыктан үлә башлады. Бер айдан соӊ исән калганнарны машиналарда Польшага алып киттеләр. Авылныӊ исемен хәтерләмим. Безне җылытылган баракларда тоттылар. Монда ашату яхшырак иде, әлбәттә, туйганчы түгел. Кайчакта безне төркемләп эшкә йөрттеләр. Тыӊламаганнарны кыйнадылар. Кечкенә генә гаеп өчен дә аттылар. Туганнарга хат язарга ярамый иде. Шулай еллар үтте, Аллага шөкер, исән калдым.
1945 елныӊ маенда безне азат иттеләр, әсирләр белән эшелоннар туган якка юнәлделәр. Безне озын бараклар янында бушаттылар, тенти hәм сорау ала башладылар.
Сатлыкҗаннарны, хыянәтчеләрне эзләделәр, ике айга тоткарладылар. Ниhаять, 1945 елныӊ августында җибәрделәр. Ләкин өйдә дә тынычлыкта калдырмадылар, hәр 10 көн саен НКВДга чакыртып ”Кайда хезмәт иттеӊ, әсирлеккә ничек эләктеӊ, немецлар белән элемтәдә булдыӊмы?“ кебек стандарт сораулар бирделәр.
Мин бер чакыруларында ”Чын солдатны мәсхәрәләүдән туктагыз, мине фашист тимер итеге белән типкеләгәндә ыӊгырашмадым hәм кулларымны күтәрмәдем“, дип белдердем. Моннан соӊ мине башка чакырмадылар“. Бу сүзләр белән Фәйзер Кучумов сүзен тәмамлады.
Шулай ук әсирлекттә булган әрҗәнле Нәсиб Ибраевныӊ хикәясен 1952 елда ишеттем. Мин аны игътибар белән тыӊладым. ”Немецлар полкыбызны танклар белән уратып алып безне әсирлеккә алдылар. 4 кешеләп колоннага тезделәр hәм тылга җибәрделәр.
Без фронт линиясеннән алты километр ара үттек. Безне тимер чыбык белән уратып алынган загонга куып керттеләр. Яӊгырдан hәм эсселектән ышыкланыр урын юк.
Шартлар начар булды, безне ашатмадылар, мәсхәрәләделәр.
Мин дустым белән качу планы белән бүлештем, тик ул риза булмады. Мин качтым, ләкин немецлар этләр ярдәмендә куып тоттылар, кыйнадылар hәм икенче урынга җибәрделәр. Форсаттан файдаланып яӊадан качтым hәм фронт линиясен уӊышлы кичтем. Үзебезнеӊ частьләр белән очраштым hәм хезмәтемне дәвам иттем“.
И.В.Сталин 1941 елныӊ июлендә радиодан чыгыш ясаганда: ”Бездә әсирләр юк, бары тик дезертирлар hәм хыянәтчеләр бар“, дип әйтте. Сөйләнгән геройларны хыянәтче дип әйтеп буламы? Алар патриотлар. Н.Ибраев фашистлар кулыннан ычкына алган hәм басып алучыларга каршы көрәшүен дәвам иткән. Ә бу инде батырлык.
Билал БАЛТАЕВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *