Сылва – ирень татарлары тарихы буенча конференция крайда, аеруча, туган төбәкләре тарихын өйрәнүчеләр арасында зур кызыксыну тудырды. Төбәк тарихына багышланган мондый фәнни-гамәли конференцияләр еш булып тормый. Өч ел элек Бардада зур форум үткәрелеп, анда шушы игелекле эш белән шөгыльләнүчеләр hәм иҗат авторларын берләштерүче оешма төзелгән иде. Шуннан соң узган чорда Казанда hәм Уфада Бөтенрәсәй конференцияләре узды, быел март аенда Казанда Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең беренче съезды булды, Гомумтатар җәмгыяте оештырылды. Әйтелгән чараларда безнең якташлар да катнашты.
Орда районындагы Искеавылда сылва-ирень татарлары үткәне hәм бүгенгесе турында конференция үткәрү фикере край губернаторы hәм район администрацияләрендә хуплау тапты, Бөтендөнья татар конгрессы, Кама буе татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте теләктәшлек белдерде. hәм кызыксынулы затлар – төбәк тарихын өйрәнү буенча зур эшчәнлек алып баручы Назим Шагаипов, “Иске Авыл“ милли-мәдәни ял үзәге директоры Морис Әхәтов hәм аларның фикердәшләре идеясе тормышка ашты, 22 сентябрьдә авыл крайның дистәдән күбрәк районыннан кунаклар кабул итте, алар бирегә сылва-ирень татарлары hәм, тулаем туган як тарихын өйрәнү буенча үз эшчәнлек тәҗрибәләре, булган яңалыклары белән уртаклашырга җыелды. Безнең районнан да анда зур делегация катнашты. Программаны алып бару Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле, Кама буе татарлары мөхтәрияте рәисенең урынбасары С.Н. Назинга тапшырылды. Конференциядә Орда районы башлыгы А.С. Мелехин, Бөтендөнья татар конгрессы юллаган галимнәр – тарих фәннәре докторлары Ф.Г. Ислаев hәм Ф.Ә. Бәйрәмова, край татарлары мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвәзетдинов, Лысьвадан hәм Пермьнән фән кандидатлары З.Ә. Мухаева hәм М.С. Әхмәтов, туган як тарихын өйрәнү җәhәтеннән күп еллар эзлекле hәм нәтиҗәле эш алып баручы затлар катнашуы форумның дәрәҗәсен билгеләде. Искеавылда бу көнне тарихчыларның чын мәгънәсендә зур җыены үтте.
Конференция бу авылда үткәрелүнең нигезе бар. Ордалылар элек-электән төбәк тарихын өйрәнү буенча эзлекле эшлиләр. Танылган “Гәйнә иле“ китабы авторы Әмир Фатыйхов та чыгышы белән шушы төбәктән, конференциядә ул, билгеле, зурлап искә алынды. Искеавылда Рафикъ Котдусов тарихны өйрәнү буенча күп еллар эш алып барды, музей оештырды, китап та бастырып чыгарды. Ул инде бакыйлыкка күчте, аның эшен Назим Шагаипов кебек тынгысыз күңелле, милли җанлы затлар ныклы дәвам итә. Шунысын билгеләргә кирәк, Назим Нәгыймҗан улы төбәк тарихын өйрәнүне архив документлары, фәнни нигездә зур җаваплылык белән алып бара, үзенә кадәр булган хезмәтләрне тулыландыра, баета. Аның hәм тормышларын туган як тарихын өйрәнүгә багышлаучыларның китапларын чыгаруны оештыру турында фикер ачыктан-ачык әйтелде, район башлыгы А.С. Мелехин бу эштә искеавыллыларга ярдәм итәргә дә ышандырды. Биредә, билгеле, эшмәкәрләр дә булыша алалар.
Илебездә 4300ләп татар авылы бар, бу хакта Казанда төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездында әйтелгән иде. Аларның hәркайсының тарихы өйрәнелергә, язылырга тиеш. Искеавылда үткән конференциядәге чыгышларда да шушы фикер куәтләнде. Табигый ки, тарихны тулы hәм дөрес чагылдыру, архивлар белән актив эш алып бару мәсьәләләренә игътибар ителде, тулаем, төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен бик әhәмиятле сөйләшү булды.
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотолары.
Бу көнне бүләкләү тантанасы да булды. Татар милли мәдәниятен үстерү буенча нәтиҗәле хезмәте өчен Чайковскийдан Кәүсәрия Нуруллина Татарстан Мәдәният министрлыгы Почет грамотасы белән бүләкләнде. Назим Шагаиповка, Морис Әхәтовка, Гадилә Минсадыровага Бөтендөнья татар конгрессы рәхмәт хаты тапшырылды.
hәр авылның — үз тарихы
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").