Орда районындагы Искеавылда булган фәнни-гамәли конференция турында газетада инде язган идек. “Сылва-ирень татарлары. Тарих hәм этнография. Проблемалар hәм перспективалар“ темасына багышланган бу форумда эчтәлекле hәм кызыклы чыгышлар булды. Бүген сөйләшү барышында яңгыраган кайбер фикерләргә тукталып үтәбез.
Искеавылда төбәк тарихын өйрәнү буенча мәгариф ветераны Назим Шагаипов эзлекле (рәсемдә — сулдан беренче) эш алып бара. Тор авылы эшмәкәре hәм Кунгур районы татарлары милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Алмаз Хавыев ярдәме белән Мәскәү дәүләт архивыннан яңа мәгълүматлар алганнар. Конференциядә төп доклад белән чыгыш ясап, Назим Нәгыймҗан улы сылва-ирень татарларының борынгы hәм яңа тарихы турында төпле итеп, архив материалларына нигезләнеп сөйләде, Кама буендагы татар авыллары тарихын өйрәнү буенча ныклы эш алып бару, аны оештыру җәhәтеннән махсус бер үзәк, шулай ук сайт булдыру мәсьәләләрен күтәрде.
Н.Н.Шагаипов бу яклар тарихы буенча моңа кадәр яшәп килгән кайбер төшенчәләрнең дөреслектән ерак торуын билгеләде hәм тарихны өйрәнүгә бик җаваплы карарга кирәклегенә басым ясады. Мәгълүм ки, кайбер авылларның үткәнен халык арасында таралган риваятьләр, истәлекләр аша чагылдыру галәмәте яшәп килә. Ә алар чын дөреслек белән туры килмәскә hәм тарихны өйрәнүдә hәм язуда ялгыш юлга этәрергә мөмкин. Тарихчы-галимнәр бу турыда hәрвакыт искәртеп киләләр, архив материалларына таянып эшләүнең зарури hәм ышанычлы юл булуын билгелиләр. Әлеге конференциядә шулай ук бу фикер күпчелек чыгышларда яңгырады.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты форумга ике галим – фән докторлары Ф.Г.Ислаевны hәм Ф.Ә.Бәйрәмованы юллаган, шулай ук конференциядә катнашучы hәркемгә бүләккә тарихи китаплар җибәргән иде. Фәйзелхак Габделхакович — үзе дә сылва-ирень татарларының бер вәкиле, ул Октябрь районының Уразмәт авылында туып-үскән. Тарихчы галим буларак, крайның көньяк-көнчыгышында яшәүче татарларның, тулаем, татар халкының үткәне буенча материаллар өйрәнгән. Уинск районындагы Чәйкә авылының өч йөз еллыгына ул Ирень буе татарлары мәркәзләренең берсе булган бу авыл турында китап язган иде. Соңгы елларда Татарстандагы авыллар тарихы буенча эшләнгән хезмәтләре дә булды.
— Чын татар тарихы авыл җирлегендә ята, — диде чыгышында якташ галим. – Шуңа да авыллар тарихын өйрәнү буенча мавыга-мавыга эшлим.
Ф.Г.Ислаев тарихи хезмәтләр ничек төзелергә тиешлеге, шәҗәрәләр эшләү буенча үз фикерләре белән дә уртаклашты (уңдагы рәсемдә).
Галим hәм язучы Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмованың чыгышы зур кызыксыну тудырды. Ул татарлар яшәгән төрле төбәкләр тарихы буенча утызлап китап авторы, бу китапларны укучылар җылы кабул итте. Чердынь ханлыгы буенча башкарган хезмәте – безнең край татарлары тарихын чагылдыруда беренче hәм нәтиҗәле эше.
— Себер татарлары тарихына ачкыч таптым, ләкин пермь татарлары тарихына әле таба алмадым, — диде Фәүзия Бәйрәмова. – Пермь төбәге татарлары тарихы әле ачылмаган. Аларның дөнья тарихында тоткан урыны, миссиясе ачыкланмаган, тарихчыларны биредә зур эш көтә. Себер татарлары – Америка индеецлары белән бер үк цивилизация халкы булуы билгеле. Пермь татарлары себер татарларыннан үзгә, әмма аларның тәэсире, йогынтысы бар. Пермь татарлары казан татарлары да түгел. Сезне төньяк татарлары дигән төркемгә кертү нигезлерәк булыр, дип уйлыйм.
Татарлар бу җирдә бишенче-алтынчы гасырлардан башлап яшиләр. Сез – Төрки каганатының варисчылары. Кызганыч, тарихны өйрәнүдә әле пермь татарлары читтәрәк калды.
Ф.Ә.Бәйрәмованың киңәше шундый: hәр авыл тарихын өйрәнү буенча эш алып барырга кирәк. Китаплар бик аз эшләнгән, булганнары да Казан галимнәре белән киңәшләшмичә чыгарылган, ди. Бу эштә топонимикага (таулар, елга, күлләр h.б. исемнәре) нигезләнү, күренекле шәхесләр язмышы турында hәм әдәби әсәрләр язу да отышлы булачак. Ерак тарихны ачуда барлык мөмкинлекләр файдаланылырга тиеш.
Конференциядә Орда районының Башап авылыннан Азат Муллаяров җитмеш гаиләнең шәҗәрәләрен эшләү тәҗрибәсе, Лысьва районыннан Таhир Маниров — Әвәте авылы, Уинск районыннан Гүзәлия Хатмуллина — Чәйкә авылы, Кунгур районыннан Гадилә Минсадыйрова Тор авылы, Суксун районыннан Сирин Мирсәетов сылва татарлары тарихы турында фикерләре белән уртаклаштылар. Пермьнән география фәннәре кандидаты М.С.Әхмәтов Кама буе татарлары hәм башкортлары буенча үзе эшләп чыгарган энциклопедия белән таныштырды, Барда туган якны өйрәнү музее директоры Альберт Мәхмүдов чыгышы безнең төбәктә бакыр эшкәртү hәм бу эшне оештыручыларга багышланды. Лысьвадан фән кандидаты Зәмирә Мухаева, Чернушка районыннан Земфира Әхмәтова, Октябрь районыннан Вәсим Каспиев чыгышлары да төбәк тарихын өйрәнү белән бәйле аерым мәсьәләләрне яктыртты.
Сөйләшүне Пермь крае татарлары мөхтәрияте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краенда вәкиле Сәлим Назин йомгаклады.
— Ерак гасырларга барып тоташучы тирән тарихыбыз бар икән, аны өйрәнергә кирәк, төрле чыганакларга нигезләнеп эшләргә кирәк, — диде Сәлим Нәҗип улы. – Фәнни дәрәҗәдә бер китап чыгару зарури бурыч булып тора, моны тормышка ашыру өчен туган төбәкләре тарихын өйрәнүчеләргә бер максат белән берләшеп эшләү таләп ителә. Хәзер крайда 120дән күбрәк татар авылы бар, hәркайсының тарихын өйрәнүчеләр hәм язучылар булыр, дип ышанасы килә.
Эльмарт УРАЗОВ.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").