Яшәгән төбәгебез күркәм булсын
Авыл поселениеләрендә “Заманча шәhәр мохитен формалаштыру“ федераль программасы буенча эшләр башкарылуы турында без инде хәбәр иткән идек. Бу юлы район үзәге — Барда авыл поселениесендә алып барылган эшләр турында мәгълүмат җиткерербез. Барда авыл поселениесе башлыгы булып 2017 елда Ә.С. Балтаева билгеләнә. — Быел “Заманча шәhәр мохитен формалаштыру“ программасы аша Барданың Ленин урамында урнашкан 43, 45, 47, 49 йортлар тирәләрен төзекләндерү эшләре башкарылды. Атап әйткәндә, 240 метрда транспорт йөри торган асфальт юл hәм җәяүлеләр өчен 95 метр тротуар, 370 квадрат метрда









