Халык иминлеге сагында

Подведены итоги оперативно-служебной деятельности за 2018 год
БАРДА муниципаль районы эчке эшләр бүлегенеӊ 2018 елдагы оператив-служба эшчәнлегенә 16 январьда отчет ясалды. Анда Барда районы эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция подполковнигы И.Ш. Исмәгыйлов, Барда районы башлыгыныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары И.С. Туйгелдин, Барда районы прокуроры юстиция өлкән советнигы М.М. Сафин, Барда районы суды рәисе вазыйфаларын башкаручы А.Р. Мәхмүдова, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
И.Ш. Исмәгыйлов узган елда оператив-служба эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Аныӊ сүзләреннән аӊлашылганча, 2018 елда җинаятьләр теркәлү узган елгы белән чагыштырганда 19,7 процентка кимегән — 314 (2017 391). Край буенча җинаятьчелек кимү 4,1 процент тәшкил итә.
Дүртенче зона (крайныӊ көньягына караган алты районы) бүлекләре арасында җинаятьчелек торышы буенча бардалылар икенче урында, беренче урында Чайковский районы (111,9), ә край буенча 11 урында.
Барда районы эчке эшләр бүлеге эшчәнлеге белән тулырак танышу hәм бәяләү максатыннан И.Ш. Исмәгыйлов белән әӊгәмә оештырдык.
— Илшат Шәрифҗан улы, бүлекнеӊ 2018 елдагы эшчәнлеген Сез ничек бәялисез? — Узган ел нәтиҗәләре буенча бүлек эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип уйлыйм. 10 меӊ кешегә исәпләгәндә җинаятьчелек дәрәҗәсе 124,6га туры килә, узган елгы күрсәткеч — 155,1. Бу уртача край күрсәткеченнән 35,8кә түбәнрәк дигән сүз, уртача край күрсәткече — 160,4. Җинаятьләрне ачуныӊ чагыштырма авырлыгы узган елгыдан 2,3 процентка югарырак булып 86,9 га тигезләште, край күрсәткече — 58,6 процент. Бу яктан край бүлекләре арасында икенче урынны яуладык. Шәхескә карата җинаятьләр саны 118 дән 110га төште, кимү — 6,8 процент, уртача край буенча алганда бу күрсәткеч 4,1 процентка тигез. Шәхескә карата ачылган җинаятьләрнеӊ чагыштырма авырлыгы — 97,5 процент, 2017 елда — 96,4, край буенча уртача күрсәткеч — 86,9 процент.
Көнкүрештә кылынган җинаятьләр саны да 29,3 процентка кимегән 41дән 29га калган. Крайдагы уртача күрсәткеч — 17,4 процент. 2017 елда милеккә карата 144 җинаять кылынган булса, 2018 елда 105кә калган, кимү 27,1 процент тәшкил итә. Крайда бу уртача күрсәткеч 5,0 процент.
Җинаятьләр кылынган вакытта 10 кеше гомере өзелгән, 2017 елда да шул рәвешле 10 кеше үлгән.
Җинаятьләр эшләрен ачу вакытында 270 җинаять кылучы ачыкланган, аларныӊ 243е — безнеӊ район кешеләре. Ачыкланган 146 кеше элек тә җинаять кылган, шуларныӊ 77се хөкемгә тартылган булган.
— Бүлек хезмәткәрләренеӊ эшләп җиткерәсе юнәлешләре ниндиләр? — Әлбәттә, эшлисе эшләр бар.
Билгеләнгән вакыт аралыгында 285 җинаять эпизоды буенча тикшерү тәмамланган, узган елгыга караганда 13,6 процентка түбәнрәк. 43 җинаять ачыкланмыйча калган.
Җинаять кылучыларныӊ 114е исерек хәлдә булган, ягъни яртысына якыны — 42,2 процент кадәресе. Узган елга караганда 14,3 процентка азрак булса да, безне бизәүче күрсәткеч түгел бу. Җинаятьтә тотылучыларныӊ 188е даими табыш чыганагына ия түгел, ягъни беркайда да эшләмиләр — узган елгы белән чагыштырганда бу күрсәткеч бераз гына кимегән hәм 71,2 проценттан 69,6 процентка калган.
Узган елда эзләүдә 14 кеше булса, аларныӊ 7се табылган, ягъни 50 процент. Край буенча бу күрсәткеч 73,4 процентка тигез, 2017 елда 56,3 процент булган.
Законсыз наркотиклар әйләнешендә 6 җинаять ачыкланган, аларныӊ икесе сату факты буенча. Икътисад сферасында 3 җинаять ачыкланган, узган елда 10 булган, кимү күзәтелә.
Җәмәгать урыннарында теркәлгән җинаятьләрнеӊ 28,1 процентка кимүе күзәтелә, узган ел белән чагыштырганда 96дан 69га калган.
Барда муниципаль районында балигъ булмаганнар катнашында 7 җинаятъ кылынган, бу күрсәткеч 2017 елгы дәрәҗәдә үзгәрешсез калган — шулай ук 7. Ә край буенча бу юнәлештә 15 процентка кимү күзәтелә. Балигъ булмаганнар эше бүлекчәсендә 21 яшүсмер исәптә тора.
Район территориясендә 2018 елныӊ 12 аенда 27 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, 2017 елда азрак булган — 24. Аварияләрдә 7 кеше hәлак булган, 37 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
2017 елда исә бу саннар кимрәк, юлларда 6 кеше гомере өзелгән, 26 кеше җәрәхәтләнгән. Балалар катнашында юл фаҗигаләре 4 кә тигез, 2017 ел белән чагыштырганда 50 процентка арту күзәтелә.
Күрсәткечләрдән күренгәнчә, әле эшлисебез бар.
— Газета укучыларыбызга нинди мәгълүмат җиткерер идегез, нинди теләкләрегез булыр? — 2018 елда район буенча полиция хезмәткәрләрен 187 ялган чакырып китерү очрагы теркәлгән.
Шул сәбәпле, гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тартылып, аларга 1000-1500 сум күләмендә штраф салынган. Халыкка моныӊ ише шаяруларныӊ урынлы түгеллеген хәбәр итәбез. Районда яшәүчеләрнеӊ аек акыллы булуларын телисе килә, кылган гамәлләренә карата җаваплылык тойсыннар иде. Ул чагында җинаятьләр саны күпкә азрак булыр иде диясе килә. Райондашларга ныклы тазалык hәм иминлек телибез.
— Әӊгәмәгез өчен рәхмәт. Агымдагы hәм киләсе елларыбыз барыбыз өчен дә уӊышлы hәм нәтиҗәле булсын.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотолары


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *