Бар чикләрне узып
Күп кенә бардалылар, бигрәк тә хоккей сөючеләр, узган ел кыш безнең районга Ванкувер (Канада) командасы килүен хәтерлидер. Ул вакытта дүрт көн дәвамында җирле малайлар канадалылар белән шөгыльләнә hәм берничә осталык дәресе ала алдылар, ә соңыннан кунаклар белән район җыелма командасы арасында дусларча очрашу булды. Бу спорт вакыйгасы турында озак сөйләделәр, берәүләр бу вакыйгага ышана алмады, икенчеләр аның кабатлануын теләде. Ул вакытта команданың дүрт вәкиле белән сөйләшә алдым: Зак Звебер, Тобия Саурь, Брайан Петерс hәм Кайл Дотцлер. Яшьләр үзләре, хоккейга ничек







