Бер ысул – икеләтә файда

 

Билгеле булганча, район хуҗалыклары файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү буенча Пермь крае авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы программасында актив катнашалар. Узган ел әлеге программа кысаларында район хуҗалыклары тарафыннан 200 гектардан артык мәйданда культур-техник чаралар үткәрелде. Быел бу юнәлештә эш дәвам итте, hәм без бу көннәрдә бер ташландык басуны сөрү белән шөгыльләнүче “Крона-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә барырга булдык.

Хуҗалык директоры Вадим Исмакаев сүзләре буенча, басуларда башка үсемлекләрдән тыш Сосновский балтырганы да очрый.

“Күргәнегезчә, без механик ысул белән эшлибез, ягъни балтырганны алдан чабып, күп тапкырлар сөрәбез. Бер ысул белән ике эшчәнлек алып барабыз: балтырган белән көрәшәбез hәм файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертәбез, дип әйтергә була. Эшне ике атна дәвамында тәмамларга планлаштырабыз, көзен кабат сөрү эшләре башкарылачак, киләсе язда – дым каплату hәм культивация, шуннан соң күпьеллык үсемлекне – козлятник чәчәргә мөмкин булачак, соңыннан ул терлек азыгына барачак. Барлыгы 690 гектар җиребез бар, шуның 200 гектарын бодай, солы, борчак hәм күпьеллык үләннәр били. Без край җитәкчелегенә мәдәни-техник чараларга бүлеп бирелүче дотацияләр hәм субсидияләр өчен рәхмәт белдерәбез, шул ук вакытта бу “мәhабәт” үсемлек белән көрәшәбез, чөнки балтырган – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен чын дошман,”- дип уртаклаша Вадим Хәмис улы.

Беренче карашка, балтырган авыл хуҗалыгына мәшәкать тудыручы йөзләгән башка чүп үләннәреннән берни белән дә аерылмый. Тик шулай да ни өчен фермерлар аны яратып бетермиләр, ә бит кайчандыр ул бик перспективалы культура булып саналган?

Беренчедән, балтырган басулардан җирле флораны юк итеп, авыл хуҗалыгына зыян китерә, шулай ук итнең hәм сөтнең тәмен hәм исен үзгәртеп, аларның сыйфатын киметә икән. Икенчедән, ул кеше өчен аеруча куркыныч, аның агулы суты җәрәхәтләргә, аллергияга, тын кысылуга, сукыраюга китерә ала. Ләкин 70 ел элек, үсемлекнең агулы булуын белмәгәндә, Сосновский балтырганы агрономнар тарафыннан бик уңай бәяләнгән. Югары уңдырышлылыгы өчен аны хәтта ”басулар патшасы“ дип атаганнар. Моның белән килешмичә булмый, чөнки бер үсемлек сезон эчендә 100 мең орлык бирә ала, ул салкыннардан, радиациядән курыкмый, ә аның агулы фурокумориннары бөҗәкләрдән саклый. Моннан тыш, балтырганда витаминнар, минераль матдәләр, эфир майлар, күзәнәкләр бик күп, ә инде силосны салган вакытта балтырганнан ”капкач“ ясасаң, силос яхшырак консервацияләнә. Файдасы булса да балтырганның зыяны күбрәк, hәм хәзер ул Рәсәй Федерациясенең чүп үләннәре тармак классификаторына кертелгән.

— Балтырган белән проблема hәр җирдә бар, аның белән көрәшү комплекслы алым таләп итә. Барда районы Пермь крае Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының субсидия бүлеп бирү конкурсында катнашып 286 мең сумнан күбрәк күләмдә субсидиягә ия булды, мәҗбүри җирле софинанслауны исәпкә алып, бу максатка барлыгы 380 мең сум юнәлдереләчәк. Бу средстволар муниципаль җирләрдә балтырган белән көрәшкә юнәлдереләчәк. Ягъни 16,5 гектардан артык мәйданда эшләр башкарылачак. Моңа өстәп район хуҗалыкларына үзләренә дә төрле ысуллар белән балтырганга каршы актив көрәшергә киңәш итәбез. Өч еллык план нигезендә бу юнәлештәге эшләр киләсе елларда да дәвам итәчәк, — дип билгеләде район администрациясе авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы Илдар Рәмиз улы Исмакаев.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *