Туган тел сагында

13-14 декабрьдә Мәскәүдә Рәсәй Федерациясе халыкларыныӊ туган телләре укытучыларыныӊ Рәсәй Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган I Бөтенрәсәй съезды узды. Бирегә 75 төбәктән 280 катнашучы килде. Алар — мәгариф идарәсенеӊ төбәк hәм муниципаль органнары белгечләре, мәктәп, колледж hәм өстәмә hөнәри белем бирү оешмалары педагоглары. Съездда “Туган тел hәм туган әдәбият”, “Туган тел hәм туган телдә әдәби уку” темаларына яӊартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча эш үзенчәлекләре турында фикер алышу булды, Рәсәй халыкларыныӊ туган телләрен укыту концепциясен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләнде. 14

Подробнее

Мич остасы

Барда районы формалашу чорында, 1924 елда аныӊ составына йөздән артык авыл керә. Бүген округта шуныӊ яртысыннан күбрәге – 61 торак пункт исәпләнә. Ул елларда кешеләр нәрсә үстерә алган, шуныӊ белән тукланган, урман байлыгын җыйган. Шуӊа күрә иӊ кыю, хезмәт сөючән, авырлыклардан курыкмаган авыл кешеләре халык төпләнгән урыннардан ераграк киткән. Урманныӊ агачларын егып, йорт төзгәннәр, агач тамырларыннан җирне арындырып, яхшы уӊыш алганнар. Узган гасырныӊ 60нчы елларында дәүләт сәясәте киләчәге булмаган авылларны бетерүгә китерде. Өлкәннәр ул елларда hәм бераз соӊрак юкка чыккан

Подробнее

Истә калырга лаек тормыш

Каенавылда 1881 елда Сакай урамында (хәзерге Ленин урамы) яӊа җәмигъ мәчете төзелә. Бу чорда биредә имам-хатыйб, мөгаллим булып Әмиров Бәйрәмхуҗа Мөхәммәтрәхим улы эшләгән була. Аныӊ уллары Әбүбәкер, Госман да әтиләре укыган Байавыл мәдрәсәсендә белем алалар. 1905 елдан әтисенеӊ эшен улы Әбүбәкер дәвам итә. 1913 елда авылда ачылган беренче земство мәктәбендә дә хезмәт куя, дин белемен укыта. Ләкин танылган мулла гына түгел, ә мөхтәсиб тә булган Әбүбәкер Әмировны 1937 елда үлем җәзасына хөкем итәләр. Ә Бәйрәмхуҗа улы Госман шул ук Сакай

Подробнее

Сезон ачылды

Соӊгы атналарда бик күп кар яуды, бу, үз чиратында, коммуналь хезмәтләргә кыенлык өстәде, ә менә кышкы спорт төрләрен яратучылар мондый хәлгә шатланды. 17 декабрьдә, шимбә көнне Әшәтле паркында чаӊгы сезоныныӊ рәсми ачылышы булды, биредә Чернушка, Пермь шәhәрләреннән, Барда, Уен h.б. округлардан актив ял сөючеләр җыелды. Иртәдән үк “Тулва-актив” ОООсыныӊ ял базасына тюбингта шуарга, чаӊгыда hәм сноубордларда йөрергә, әкияттәгедәй кышкы табигатьтән ләззәт алырга теләүчеләр килде. Пермьнән килгән кунак Ольга Ихсанова менә нәрсә сөйләде: — Без бөтен гаиләбез, туганнарыбыз, картәти-картәниләребез белән килдек.

Подробнее

Электрсыз дөнья нурсыз

22 декабрьдә кышкы кояш торгынлыгы көнендә илебезнең барлык энергетиклары котлаулар кабул итә. Бәйрәм алдыннан без “Урал МРСК” — “Пермэнерго” ОАОсы филиалы – Чайковский электр челтәре производство бүлегенең Барда челтәр районы (РЭС) җитәкчесе, баш инженер Р.Р. Хисамов белән аралаштык. — Рәдис Рәфисович, сез бу оешма җитәкчесе булып әле генә эшли башладыгыз, һәм округта яшәүчеләр сезнең белән таныш түгел. Зинһар, үзегез турында бераз сөйләгез әле. — Мин Казанда тудым һәм икенче сыйныфка кадәр шунда укыдым, аннан бер ел Бөреҗле мәктәбенә йөрдем, 4-9

Подробнее

Клиентларыбыз өчен тырышабыз

Барданы« үз сатып алучыларын күптәннән тәэмин итүче кибетләрнеӊ берсе – ул «Икмәк» кибете. Яшүсмер чагымда мин бу кибеткә еш кына икмәк алырга килә идем, ә ул чакта анда сатылган каймакныӊ тәмлелеге әлегәчә хәтеремдә саклана. Шулай ук 90нчы елларда зур чиратларны искә алып була. Кешеләр вакытларын кызганмыйча, хуш исле икмәк, ярма, сөт ризыкларын h.б. продукция алу өчен чират торды. Бүген, берничә дистә елдан соӊ, кибет ишекләре әле дә ачык. Кибет эчендә, әлбәттә, күп нәрсә үзгәрде, хәзер аныӊ мәйданы зуррак, ассортименты да

Подробнее

Ил тарихы кеше язмышларыннан тора

Бер генә кеше дә ЗАГС учреждениесе яныннан узмыйча китми: биредә ул беренче документын – туу турында таныклык ала, никахын терки, үз балалары тугач, янә таныклыклар рәсмиләштерә h.б. 18 декабрьдә илебезнеӊ ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, шул исәптән Барда муниципаль округы администрациясенеӊ ЗАГС бүлеге белгечләре дә үзләренеӊ hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел исә бу дата аеруча үзенчәлекле, чөнки ЗАГС хезмәте үзенеӊ 105 еллык юбилеен билгели. Нәкъ менә шушы ике вакыйганыӊ берләшүе Барда муниципаль округы администрациясенеӊ ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнур Рамазан кызы Иткинова белән

Подробнее

Сездән күп нәрсәгә өйрәнеп була

14 декабрьдә Барда округына эш сәфәре белән Очер округы вәкилләре килде. Очер шәhәр округы башлыгы А.В. Солодников, аныӊ урынбасарлары, администрация идарәләре начальниклары, старосталар кергән зур делегацияне Барда округы башлыгы Х.Г. Алапанов җитәкчелегендәге кабул итүче як Үдик авылы янында каршы алды. Маршрут буенча беренче объект Үдик мәктәбе булды. Әлеге мәгариф учреждениесе округта шахмат үсеше буенча база булып тора. Моннан тыш, биредә балалар хоккей, өстәл теннисы, спортныӊ уен төрләре, ирекле көрәш, чаӊгыда шуу белән шөгыльләнә ала. “Ел саен без Дума депутатларына мәдәният

Подробнее

Оста кулларда эш уйный

Барда округы гасырлар дәвамында hәрвакыт авыл хуҗалыгы тармагы үсеш алган район булып саналды. Ата-бабаларыбыз үз хезмәтләре белән яшәгән, җир эшкәрткән, мөгезле эре hәм вак терлек, кош-корт караган. Масса-күләм коллективлашу елларында колхозлар оештырыла. Бүген округ территориясендәге колхозлар урынында авыл хуҗалыгын үстерүче берничә зур предприятие эшләвен дәвам итә. Аларныӊ берсе ит токымлы маллар асраучы “Мир” ОООсы, оешманы М.Н. Галиев җитәкли. Мөбарәк Нәҗмехан улы сүзләренчә, элек биредә кара-чуар токымлы сыерлар тотканнар, ә 10 ел элек баш санын герефорд токымына алмаштыру турында карар кабул

Подробнее

Поддержка молодых специалистов

8 декабря состоялось заседание Агропромышленного союза Пермского края, в рамках которого прошло обсуждение мер поддержки и создания условий для формирования профессиональных кадров в АПК. В мероприятии принимал участие министр агропромышленного комплекса Пермского края Павел Носков, руководители учреждений образования аграрного профиля и другие. «Сегодня мы обсудили и с руководством Агропромышленного союза Пермского края, и с руководством образовательных учреждений региона, те шаги, которые нам надо предпринять, чтобы сблизить позиции сельхозпредприятий и образовательных учреждений, чтобы до учебных заведений оперативно доходила информация о потребностях

Подробнее