Онытылмас очрашу

Без, “Таӊ” газетасы хезмәткәрләре, край татарлары яшәгән төбәкләрдә оештырылган чараларда катнашырга тырышабыз. 3 февральдә Октябрь шәhәр округы Ишим авылында узган әдәби кунакханәгә — “Шигъри альманах” әдәби-нәфис җыентыгын тәкъдир итүгә җыйналдык. Чараны Пермь крае Октябрь шәhәр округы администрациясе, “Пермь крае Октябрь шәhәр округы татар-башкорт иҗтимагый үзәге“ коммерцияле булмаган җәмәгать оешмасы, “Пермь крае Октябрь шәhәр округы мәдәни-ял үзәге“, “Октябрь үзәкләштерелгән китапханәләр системасы“, “Ишим авылы мәдәни-ял үзәге” учреждениеләре оештырды.

2000 елдан бирле 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләнеп үтелә. Без барып күргән чара да шул көнгә туры китереп, шәхеснеӊ рухи-әхлакый, гражданлык hәм дөньяга карашлы компетенцияләрен формалаштыру максатында уздырылды. Бурыч итеп туган телгә хөрмәт, рәхмәт хисе hәм төрле милләт вәкилләренә карата толерантлык хисе тәрбияләү, туган телне өйрәнү өлкәсендәге белемнәрне кулланып, укучыларны туган тел буенча иҗади hәм тикшеренү эшләренә актив җәлеп итү, шәхеснеӊ иҗади сәләтләрен үстерү, тәҗрибә уртаклашу билгеләнгән иде.

Бу көнне Ишим авыл мәдәният йортына шигърият сөючеләр, китапханәчеләр, Октябрь округыныӊ мәдәни-ял үзәкләре хезмәткәрләре, “Шигъри альманах” җыентыгында иҗат җимешләре урын алган җирле шагыйрьләр чакырылган иде. Китапны нәшриятка әзерләүдә күп көч куйган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе лауреаты, Барда округы почетлы гражданины Идият Мокыйм улы Әширов та әлеге чарада катнашты.

Әдәби кунакханә утырышы татар халкыныӊ гимнына әверелгән “Туган тел” җырыннан башланды. Мәдәният йорты методисты Резида Раффас кызы Сабирова белдерүенчә, узган елныӊ көзеннән Ишим авылы мәдәният йортында социаль кино залы эшкә тотынган. Чараны әзерләүчеләр бу мөмкинлекне дә уӊышлы файдаланды – актуаль исемлеккә кертелгән “Туган якка тарта күӊел“ фильмыннан өзек тәкъдим ителде. Барда округыныӊ Үдик авылында яшәүче Адутовлар 2016 елдан гаиләләренә балалар алып тәрбияли икән. Фильм аша малай hәм кызларныӊ шигырь сөйләүләрен, җылы сөйләмнәрен күзәттек.

Тантананы ветеран укытучы, тынгысыз җан иясе, Октябрь округы почетлы гражданины Светлана Васильевна Гайнетдинова алып барды. Ул Оса педагогия училищесын, Пермь дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соӊ гомер буе яраткан hөнәренә тугры калып, укучыларга белем hәм тәрбия биргән. Бу көнне ул тамашачыларны әдәби кунакханә утырышында катнашучылар белән таныштырып барды, сәхнәгә дәште. Ә кунаклар чыннан да бик күп иде.

— Бүгенге чарага җыелуыбыз уӊаеннан сезне кайнар сәламлим. Биредә җирле каләм тибрәтүчеләребез катнаша. Бергә тотынгач, күӊелле бәйрәм үткәрүгә ирештек. Мондый очрашуларны hәр авыл мәдәният йортында уздырырга кирәк дип саныйм. Халкыбызныӊ милли рухын саклау hәм үстерү юнәлешендә эшлибез, балаларны җәлеп итәбез. Алга таба да аӊлашып, бердәмлектә хезмәттәшлек итәргә язсын, эшебезнеӊ нәтиҗәсе булсын, — диде “Пермь крае Октябрь шәhәр округы татар-башкорт иҗтимагый үзәге” оешмасы рәисе Ә.З. Гыймранова. Әлфирә Зәйнетдин кызы җирле татар шагыйрьләренеӊ әдәби мирасын саклауга, аны популярлаштыруга, Октябрь төбәгендә сәнгать сүзен hәм мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән затларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Сәхнә түренә алып баручылар — Светлана Васильевнаныӊ үзе кебек үк туган авыллары өчен җан атып яшәүче ярдәмчеләре: Эльмина Гайнетдинова, Әлфия Әхмәтнурова hәм Владислав Гарипов күтәрелде. Алар бер-бер артлы кунакларны халык алдына дәште, кайгыртучанлык билгесе күрсәтеп, өлкән яшьтәге апаларга сәхнәгә менәргә ярдәм итте. Иӊ беренче сүз Идият Мокыйм улына бирелде.

— Барда округыннан күп сәламнәр алып килдек сезгә. Соӊгы 20 елда Барда нәшрият комплексында 200дән артык китап бастырылды, аларда крайда яшәүче җирле язучылар әсәрләре урын алган. Узган елда Бөтендөнья татар конгрессы “Таӊ” газетасы редакциясенә китап басу станогын алырга ярдәм итте. “Шигъри альманах” китабында Октябрь округы авылларында яшәүче 18 каләм тибрәтүченеӊ шигырьләре урын алды. Иҗади җанлы, милли рухлы булганыгыз өчен рәхмәт сезгә! – диде ул.

“Шигъри альманах” әдәби-нәфис басмасын әзерләүдә “Таӊ” газетасыныӊ элеккеге мөхәррире Э.Ш. Уразов та күп көч куйды, мәрхүм зат истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Үзе язган шигырьләре белән таныштыру өчен Калтай авылыннан 86 яшьлек Хөрия апа Закирова сүз алды, “Яӊа елга теләкләр” шигырен укыды. Шулай ук 86 яшьлек Тауфикъ абый Мозафаров (Әтнәгуҗа авылыннан), 83 яшьлек Рәвидә апа Гыйниятова туып-үскән Төш-Баш авылына багышланган әсәрләре белән таныштырды. Калтайдан 73 яшьлек Мәүлия Назимова чыгыш ясады, 2008 елда ул 78 шигырен туплап Башкортостанныӊ Туймазы шәhәрендә җыентык бастыруга ирешкән. Шигырьләрен мәктәп елларыннан ук язган Рәфия Әсәнова сүзләренә җирле композитор Шәрибҗан Нуриханов көй язган, җырныӊ премьерасы сәхнәдә башкарылды – бу авторныӊ үзенә дә сюрприз буларак яӊгырады.

Миркадамова Мәсхүдә (дин темасын яктырткан), Хәйретдинова Әлфия, Гайсин Хавис, Даутов Морис (шигырьләре край татарлары “Халык чишмәсе” газетасында да нәшер ителгән) иҗатлары да тәкъдим ителде. Морис абыйныӊ шигырьләрен тормыш иптәше Зәмбәрия Даутова укыды. Арада җырга әверелгәннәре дә бар — Әдис Маликов “Кышкы юл” җырын иҗат иткән. Алга таба үз иҗатлары белән Люция Мирҗанова, Вилия Дәүләтханова, Мәгафирә Вәлиуллина, Фәнисә Батршина, Вәсимә Гарипова, “Пермь крае патриоты” исеменә лаек булган Роза Хәсәнова h.б. таныштырды. 82 яшьлек Мәнфия апа Нуркаева такмаклар башкарып биеп тә күрсәтте. Кыскасы, шигырьләре җыентыкта урын алган авторлар иҗаты белән таныштык. Бу шигъри юлларда бормаланып, сыргаланып аккан Ирен елгасы, текә Чәкрә тавы, туган якларыныӊ гүзәл табигате, яшьлек кичерешләре, уӊган затлары, тормыш хәлләре чагылыш тапкан. hәр чыгыш тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, алкышларга күмелде.

Бу авылда төп мәктәп эшли. Сәхнәдә балалар чыгышын да күрү бәхетенә ирештек. Укучылар “Ягъфәров укулары” бәйгесенә тәкъдим иткән “Мәктәп – белем ачкычы” җырын башкардылар, сүзләрен Светлана Гайнетдинова, көен Шәрибҗан Нуриханов иҗат иткән.

Ишимлеләр Украина җирендә махсус операциядә катнашучы авылдашлары турында да онытмыйлар. “Барыбыз да изге теләкләрдә торыйк, бер-беребезгә карата мөлаем, күркәм, бердәм булыйк,” – дип Артур Хәсәнов башкаруында мобилизацияләнүчеләр гимнына әйләнгән “Киек каз юлы” җырына кушылып җырладылар.

Октябрь округында яшәүче милләттәшләребез үзләрен талант ияләре буларак танытты, алар сәнгатьле итеп шигырь сөйлиләр, шуннан җыр башлыйлар hәм биеп тә җибәрәләр, исләреӊ китәрлек!

— Бүгенге чара әйбәт үтте. Безнеӊ авылда 9 еллык мәктәп, клуб, фельдшерлык-акушерлык пункты, кибет бар. Гореф-гадәтләребезне сакларга, иҗат белән шөгыльләнергә тырышабыз, — диде Биктулка авылыннан Наисә Абакурова.

— Тумышым белән Ишим авылыннан, Әтнәгуҗа авылында яшим. Элек мәктәптә эшләдем, хәзер китапханә хезмәткәремен. Бәйрәм бик күӊелле, эчтәлекле, үтемле узды, күӊелләргә ямь өстәлде. Кунаклар да күп булды. Хәлдән килгәнчә оештырылган чараларда катнашырга тырышабыз, балаларны җәлеп итәбез, — дип фикерләре белән уртаклашты Фәридә Имамова.

— Чара ошады, оештыручыларга рәхмәт. Ишимдә хөрмәтле, зыялы кешеләр яши дип әйтәсем килә. Үзем 5 кыз үстердем, дөньяда тынычлык урнашсын дип телим, — диде Калтай авылыннан Хөрия Закирова.

— Бу төбәк халкы электән килгән гореф-гадәтләрен, телен, җыр-моӊнарын, кунакчыллыгын саклап hәм үстереп яшәве белән крайда үзгә бер урын тота. Биредә җирле авторларныӊ күп булуы, әледән-әле шигырь җыентыкларыныӊ нәшер ителүе сокландыра. Шулай ук округ авыллары тарихын өйрәнеп, саллы китапларныӊ дөнья күрүенә, балаларныӊ татар телендә иркен hәм акцентсыз сөйләшүенә ничек сөенмисеӊ. Димәк, гаиләдә әти-әни hәм балалар үз ана телләрендә аралаша. Округта үткән бөтен чараларныӊ ныклы уйланып, югары дәрәҗәдә оештырылуын “Октябрь шәhәр округы татар-башкорт иҗтимагый үзәге” коммерцияле булмаган җәмәгать оешмасыныӊ яхшы эшләү нәтиҗәсе дип санарга тулы җирлек бар. Оешма рәисе Әлфирә Зәйнетдин кызы Гыймранова барлык эшне даими игътибар үзәгендә тота, — диде ахырда И.М. Әширов.

Ишим авылында үткәрелгән әдәби кунакханә утырышыннан иҗади рухланып, аларныӊ тырышлыклары исәбенә алга барырга омтылулары өчен сөенеп кайттык. Бер-берсенә игътибарлы, ихтирамлы hәм ягымлы мөнәсәбәтләре үрнәк тоелды. Бу авылда шәхсән үзем өченче тапкыр булдым, hәр баруымда аларныӊ яшәеше өчен куану хисләре кичерәм. Киләчәктә дә халкыбыз иминлеге өчен армый-талмый эшләргә, күркәм чаралар үткәрергә, иҗат итәргә язсын сезгә.

Роза Гыйззәтуллина.

Рәсемдә: Идият Әширов шигырь сөйли.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *