Милли көрәш алдынгылары

“Батыр” физкультура сәламәтләндерү комплексында 2005 елда туган hәм аннан кечерәк егетләр арасында милли көрәш буенча Пермь крае беренчелеге уздырылды. Ярышларда Кунгур, Уен, Суксун, Октябрь hәм Барда округларыннан илледән артык спортчы бил алышты.

Чара Ә.Т. Габҗәлилова җитәкчелегендәге “Альфа” чир-спорт төркеме чыгышы белән башланды. Барда балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев ярышта катнашучыларны сәламләп, уӊышлы бәйге теләде hәм РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н. Шубин исеменнән Хөкүмәт телеграммасы эчтәлеге белән таныштырды.

Барда муниципаль округы администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев спортчыларга сәламәтлек, уӊышлар, лаеклы җиӊүләр теләде.

Ярышларныӊ баш хөкемдары – “Россия көрәш федерациясе“ Бөтенроссия иҗтимагый оешмасыныӊ Пермь крае буенча төбәк бүлеге җитәкчесе И.Х. Бикмөхәммәтов та яшь көрәшчеләргә максатларына ирешүләрен теләде, бу ярышларда җиӊүчеләрнеӊ 11-12 мартта Казанда үтәчәк Бөтенроссия ярышларында катнашачакларын хәбәр итте.

Көрәш киеренке, күтәренке рухта барды. Малайлар, егетләр чыгыш ясаганда аларны тәрбияләгән тренерлар белән әӊгәмә кордым.

— Бу ярышларга гел киләбез. Дүртенче Пермь педагогия училищесында укыдым, 23 елдан артык көрәш белән шөгыльләнәм. Көрәш – ул татар халкыныӊ традициясе, символы. Келәмгә чыккач иӊ беренче кул биреп күрешәсеӊ, аяк чалырга ярамый. Ахырда тагын кул бирәсеӊ – үзара дус булып каласыӊ. hәр халыкныӊ үз көрәше бар. Көрәшче кеше көчле була. Бүгенге ярышка 5 егет алып килдем, — диде Уен районы Югары Сеп авылыннан Фаил Фатыков.

— Егетләр уӊышлы чыгыш ясыйлар. Укучым Денис Макаров киләчәген көрәш белән бәйләргә, укырга җыена – бик шатмын, — диде Уен округыннан тренер Илhам Хаҗиев.

— Бездән 8 укучы катнаша. Үзем Пермьдә өченче педагогия училищесын тәмамладым. Көрәш үз-үзеӊә ышанычны арттыра, критик ситуацияләрдә хәлне яхшы бәяләргә булыша, сәламәтлек бирә, барлык мускул төркемнәрен үстерә, — диде Суксуннан Сирень Ахунҗанов.

— 5 егет алып килдем, бу ярышларда 2009 елдан бирле катнашабыз. Яланоч мәктәбендә егетләрне көрәш буенча тренер Мансаф Солтанов белән икебез тәрбиялибез. Көрәшчеләргә экипировка алу максатыннан “Сәламәтлек hәм спорт – ел әйләнәсендә” социаль проектларында катнашабыз. Спорт белән шөгыльләнү – патриотик тәрбия дә әле ул, — диде Кунгур округы Яланоч авылыннан Фаикъ Баhаутдинов. Кунгур егетләре чыннан да бердәм спорт формасыннан иделәр.

Барда округыннан Үдик, Каенавыл, Сараш, Төнгүк, Бардада тәрбияләнгән яшь спортчылар катнашты.

— Үзем көрәш серләренә Юныс абый Акбашевта, Наил абый Маматовта өйрәндем. Башта карате, самбо, аннан көрәш белән шөгыльләндем. Көрәш – тәртип, организм үсеше, үз-үзеӊне саклау ул. Бу юлы 6 укучым катнаша. Былтыр укучым Денис Савинов Казанда Бөтенроссия беренчелегендә 3енче урын алуга иреште, — диде Үдиктән тренер Артур Ибраhимов.

Бу көнне егетләребез уӊышлы чыгыш ясады. Үз үлчәү авырлыкларында Арсен Сәйдәшев, Ринар Иткинов, Илназ Үтәгәнов, Илназ Ибраhимов, Вәсил Таразов, Артем Мәүлитов, Денис Якупов, Тадҗиддин Годоев, Денис Савинов беренче, Герман Камалов hәм Тимур Бәширов икенче, Арсен Газизов, Эмиль Рангулов, Рамил Максутов, Марсель Абдулов, Эльмарт Мостаев өченче урын алдылар.

Тренеры

Җиӊүче егетләрне hәм аларныӊ тренерларын котлыйбыз, киләсе ярышларда уӊышлы чыгыш ясауларын телибез.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *