Шартлар тудырыла

3 февральдә безнеӊ округка Пермь крае физик культура hәм спорт министры Т.В. Чеснокова hәм Хоккей федерациясе президенты А.М. Чикунов килде. Бу көнне Беренче Әрҗәндә территориябез өчен әhәмиятле вакыйга булды. Биредә яӊартылган хоккей мәйданчыгы ачылды. Шуны искәртеп узарга кирәк, объект балаларны сөендереп, 2018 елда ук төзелгән иде, ә быел аны түбә астына керттеләр, бу уӊайлырак шартларда уйнарга hәм күнегүләр уздырырга мөмкинлек бирәчәк.

Округ җитәкчелегенеӊ өстенлекле бурычларыныӊ берсе – масса-күләм спорт өчен шартлар тудыру. Актив тормыш сәламәтлек hәм озын гомер нигезе бит. Безнеӊ территориядә моныӊ өчен күп нәрсә эшләнгәне күзгә күренеп тора. Ел саен яӊа спорт мәйданчыклары барлыкка килә, спорт заллары заманча җиhазлар белән тулыландырыла, спорт объектларын планлы рәвештә төзекләндерү бара. Боларныӊ барысы да көтелгән нәтиҗә бирә — безнеӊ спортчылар Бөтенрәсәй hәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда территорияне лаеклы күрсәтә. Хәзерге вакытта округныӊ 11 меӊнән күбрәк кешесе физик культурага hәм спортка җәлеп ителгән, шуларныӊ дүрт меӊнән күбрәге – балалар.

Барда округы тарихына гына түгел, ә яӊа җиӊүләр hәм казанышлар өчен тагын бер этәргеч булачак әлеге бәйрәм белән котларга күп кенә кунаклар җыелды. Сәламләү сүзе белән округ башлыгы Х.Г. Алапанов чыгыш ясады. Ул округта спорт hәм әлеге инфраструктура үсеше турында сөйләде. Аныӊ сүзләренчә, Кама буе губернаторы Д.Н. Махонин hәм край Физик культура hәм спорт министрлыгы ярдәме белән муниципалитет торак пунктларында спорт объектлары саны артты. Бүгенге көндә безнеӊ территориядә аларныӊ саны 87гә җитте, болар — физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, спорт заллары, төрле спорт мәйданчыклары, мәктәп яны стадионнары, Бардада үзәк стадионы, чаӊгы базалары, чаӊгы-роллер трассасы, тау чаӊгысы комплекслары. Быел “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында ясалма бозлы ябык шугалак төзелеше башланды. Моннан тыш, край ярдәме кысаларында тиздән территориядә тагын җиде ачык спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк, 2нче санлы Барда урта мәктәбе каршындагы стадион, ике мәктәпнеӊ спорт заллары төзекләндереләчәк. Боз сыйфатын яхшырту өчен Беренче Әрҗән мәйданчыгына җирле бюджет средстволарына боз салу машинасы сатып алынды. Үз чыгышына йомгак ясап, Хәлил Газбулла улы округ спортчыларыныӊ уӊышлары турында сөйләде, муниципалитет, Пермь крае Физик культура hәм спорт министрлыгы hәм Хоккей федерациясе тырышлыгы белән яшь бардалылар яӊа җиӊүләргә ирешерләр дигән ышаныч белдерде.

Балаларга яӊа спорт казанышлары теләп, җылы котлау сүзләренә Пермь крае физик культура hәм спорт министры Т.В. Чеснокова, Хоккей федерациясе президенты А.М. Чикунов, округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева, Әрҗән территориаль бүлеге начальнигы Р.Х. Мөрсәлимов кушылды.

— Мин сездә ел саен диярлек булам hәм биредә hәрчак карый, бәяли торган яӊа үзгәрешләр күп була. Бу “тартманы” спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру программасы кысаларында беренчеләрдән булып ачканны хәтерлим. 2018 елдан бирле мондый объектлар саны бердән алтыга кадәр күбәйде. Округ башлыгыгыз ирешелгәннәрдә тукталып калмый, аныӊ яӊа үрләргә омтылуы куанычлы. Чынлыкта исә, кая hәм ни өчен барганын аӊлаган кешеләргә булышу бик яхшы. Халыкныӊ спорт объектларыныӊ сыйфаты hәм үтемлелеге белән канәгать булуын тикшерү буенча югары күрсәткечләрнеӊ берсе Бардада hәм бу гаҗәп тә түгел. Чөнки территориядә яӊа, гадәти булмаган объектлар барлыкка килә, спорт масса-күләм булсын, ә халык аныӊ теләсә кайсы төре белән шөгыльләнә алсын өчен барлык шартлар да тудырыла, — диде Татьяна Васильевна Чеснокова.

Рәсәй Федерациясе гимны яӊгыраганнан соӊ мәртәбәле кунакларга беренче алка ташлау хөрмәте бирелде — бу “Алтын алка” яшь хоккейчыларныӊ Бөтенрәсәй ярышларыныӊ региональ этабы кысаларында “Факел” (Барда авылы) hәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (Оса шәhәре) командалары арасында хоккей матчы башлануын билгеләде. Нәтиҗәдә, боз ярышында хуҗалар 3:1 исәбе белән җиӊү яулады.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *