Авыр сынаулар аша

Авыр сынаулар аша

 

18 февральдә Бардада Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 34 ел тулуга багышланган “Искә алсыннар өчен” дип исемләнгән чара узды. hәлак булган якташларыбызга рәхмәт белдерү hәм аларны искә алу йөзеннән, сугышчы-интернационалистлар, хәрби хәрәкәтләрдә, локаль сугышларда hәм кораллы конфликтларда катнашучылар hәйкәленә веноклар hәм чәчәкләр салынды.

1989 елныӊ 15 феврален Рәсәй халкы беркайчан да онытмаячак. Бу көнне Совет Армиясе хәрби техникасыныӊ, солдатларыныӊ hәм офицерларыныӊ соӊгы колонналары Әфганстан территориясеннән чыгып, өйләренә кайтты. Без Әфган сугышыныӊ авыр сынаулары аша үткән батыр сугышчыларыбыз алдында баш иябез hәм вакытсыз hәлак булганнарны онытмыйбыз. Тулы булмаган 10 ел эчендә Әфган сугышында бик күп геройлар, кыюлык hәм батырлык үрнәкләре танылды, меӊләгән сугышчы-интернационалистларныӊ гомере өзелде, алар арасында якташларыбыз да бар. Бүген без Ватаныбызныӊ тугры солдатлары турында истәлекне сакларга тиешбез.

— Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, округ башлыгы Хәлил Газбулла улы Алапанов исеменнән сезне бу истәлекле көн белән котлыйм hәм сезгә рәхмәт белдерәм. 200дән артык егетебез Әфган сугышында катнашты hәм илебезне яклауга үз өлешен кертте. Хәзерге вакытта да махсус хәрби операция барышында якташларыбыз Ватан сагында тора. Кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәткәннәре өчен Барда территориясенеӊ битараф булмаган барлык кешеләренә рәхмәт белдерәм. Бүген тулы залны күрү сөенечле. Биредә балалар да бар, алар өчен бу истәлекле көн чын патриотлык дәресе булачак. Барыгызга да бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге hәм аяз күк йөзе телим, — диде округ администрациясенеӊ аппарат җитәкчесе И.Р. Исмакаев. Шулай ук округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, Пермь крае Барда округы хәрби комиссары А.В. Богородский h.б. җылы сүзләр hәм котлаулар белән чыгыш ясады. Чара барышында ветераннарга рәхмәт хатлары hәм “Әфган сугышы ветераны” дигән язу белән йортка беркетү өчен такталар тапшырылды.

Бер минут тынлыктан соӊ микрофон “Автомат hәм гитара” Халыкара патриотик фестивалендә катнашучыларга бирелде. Алар тамашачыларга бик күп матур, дәртле җырларын бүләк иттеләр.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *