Бардада — Өмет кубогы

Барда округында хоккей буенча Пермь крае Хоккей федерациясе hәм округ администрациясе тарафыннан оештырылган «Өмет кубогы» край ярышлары узды. Дүрт көн буена Кама буеныӊ төрле почмакларыннан килгән балалар командалары бозга чыкты, үзләренеӊ осталыкларын, характер ныклыгын hәм җиӊүгә омтылышларын күрсәтте. Яшь спортчылар сүзләренчә, бу чара алар өчен киләчәктә зур җиӊүләргә тагын бер этәргеч булачак.

Без дә кайбер боз «көрәшләрендә» булу бәхетенә ирештек. Яшь егетләрнеӊ нинди җиӊеллек hәм җитезлек белән бозда йөрүләрен күрү шатлыклы булды. Ә алар көндәшнеӊ капкасына кергән hәр алкага сөенде. Бу дүрт ярыш көннәре эчендә 12 команда җиӊүче кубогы өчен көрәште. Бозга беренчеләрдән булып 2010-2011 елда туган яшь спортчылар чыкты: «Факел» (Барда авылы), «Легенда-2011» (Пермь шәhәре), «Нытва» (Нытва шәhәре), «Лысьва» (Лысьва шәhәре) җыелма командалары. «Өмет кубогы»н ачу тантанасында муниципалитет башлыгы Х.Г. Алапанов hәм ярышларныӊ баш судьясы М.В. Голдырев катнашты. Хәлил Газбулла улы спортчыларга уӊышлы, кызыклы, матур уен hәм иӊ көчлеләргә җиӊү теләде. Беренче уен нәтиҗәсендә, «Лысьва» командасы «Өмет кубогы»н алды, пермлеләр – икенче, ә хуҗалар өченче урынны яулады.

— Мин Лысьва командасы тренеры. Чемпионнарны үстерүдә аерым сер юк. Бары тик күп эшләргә, күнегүләрне калдырмаска hәм бөтен күӊелеӊ белән спортны яратырга кирәк. Мин үзем 15 елга якын югары hәм беренче лига осталары командаларында хоккей уйнадым, СССР Беренчелегендә катнаштым. Берничә ел Краснокамск шәhәренеӊ спорт мәктәбе укучыларын тәрбияләдем, ә инде 10 ел Лысьва балалары белән эшлим. Күнегүләр бездә ел әйләнәсендә бара: кышын тимераякта булса, җәен җиӊел атлетика белән шөгыльләнәбез, — дип уртаклашты Сергей Оборин.

15 февральдә Беренче Әрҗән авылыныӊ хоккей мәйданчыгында 2012-2013 елгы егетләр көч сынашты. «Красная звезда» (Краснокамск шәhәре), «Стрижи» (Новые Ляды бистәсе), «Факел» hәм «Барда» (Барда авылы) җыелма командалары арасында беренчелек өчен көрәш хуҗалар өчен уӊышлы тәмамланды. Кубокны «Факел» командасы отты. Икенче урында Краснокамск шәhәре вәкилләре, өченчедә янә бардалылар булды.

— «Өмет кубогы» — яшь хоккейчыларныӊ «Алтын алка» Бөтенрәсәй ярышлары финалына эләгә алмаган егетләр арасында ярыш кына түгел, ә үзләрен икенче дивизион командалары арасында күрсәтү мөмкинлеге дә. Пермь крае Хоккей федерациясенеӊ Барда округына зур игътибар бирүе hәм хәзер бездә район, зона ярышлары гына түгел, ә край ярышлары да узуы сөенечле. Быел Беренче Әрҗәндә яӊартылган ябык хоккей тартмасы ачылды, биредә спортчылар кардан, җилдән сакланып уйный ала. Гомумән, спорт сөючеләр өчен иӊ яхшы шартлар тудырыла. Яшь спортчылар өчен «Өмет кубогы» спорт карьераларында яхшы старт булыр, алар башка шәhәр командаларыныӊ ничек уйнауларын күреп, үз осталыкларын яхшырта алырлар, дип уйлыйм, — диде балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев.

16 февральдә бозга «Альбатрос» (Чернушка шәhәре), «Буровик» (Оса шәhәре), «Факел» hәм «Барда» (Барда авылы) җыелма командалары чыкты. Бу командаларга 15 яшькә кадәрге яшьләр кергән иде. Үткәрелгән матчлар нәтиҗәсендә кубок Барданыӊ «Факел» командасында калды, Чернушка шәhәре вәкилләре икенче урын алды, ә осалылар өченче булды. Чара барышында күрше шәhәрләрдән килгән балалар белән дә аралаша алдым. Чернушка егете Никита Селезневка 14 яшь, шуларныӊ 8 елын ул хоккейга багышлаган. Аны секциягә сыйныфташлары чакырган. Оса шәhәреннән унбиш яшьлек Александр Зотович хоккей белән нибары өч ел шөгыльләнә, әмма аныӊ инде җиӊүләре, медальләре hәм кубогы да бар икән.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *