Кышкы спорт торләре фестивале
ПЕРМЬ шәһәренең «Динамовец» чаңгы базасында кышкы спорт төрләре фестивале булды, анда тимераякта йөгерү (конькобежный) спорты, шорт-трек, биатлон, чаңгы ярышлары тәкъдим ителде. Фестивальдә катнашучыларның географиясе зур, Мәскәүдән, Свердловск өлкәсеннән, Удмуртия республикасыннан командалар бар иде. Пермь крае данын Красновишерск, Оса, Александровск, Барда муниципаль районнары командалары, шулай ук Пермьнең «Старт», «Летающий лыжник», «Вихрь», «Здоровье» һ.б. балалар-үсмерлэр спорт мәктәпләре якладылар. Ике көн — 6 һәм 7 мартта чаңгы ярышлары үткәрелде. Безнең районнан дүрт чаңгычы чыгыш ясады: С. Байсикина, И.Мурзыева (икесе дә Акбаш төп мәктәбеннән),








