Өч сугыш ветераны

 Тагиров Закир АхматовичМин үземнең шушы язмамда әниемнең әтисе, каргәтием — Таһиров Закир Әхмәт улы турында язарга булдым. Чьшнан да ул олы ихтирамга, балаларьша, оныкларьша, туганнарьша, барлык Әрҗән халкьша үрнәк булырдай кеше иде.
Картэтием Әхмэт һэм Фатыйма Таһировларның гаиләсендә беренче бала булып, 19 нчы гасырның ахырында — 1898 елда дөньяга килэ. Әхмэт карткартэтием дүрт кыз арасында бер малай булып, Таһировлар нэселен дэвам итүче. Закир картэтием дэ шулай ук Әхмэт карткартэтинең бердэнбер улы исэплэнэ.
Еллар уза, дөнья 20 нче гасыр белэн яши. 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлана. Шулай итеп, 1916 елда 18 яшен тулган Закирне (картэтине) сугышка озаталар. Ул немец гаскэрлэренэ каршы сугышларда катнаша. 1917 елда Россиядэ Бөек Октябрь Социалистик революциясе була, э сугыш эле дэвам итэ. Бер бэрелешгэ алар часте чолганышта кала. Немецларга эсирлеккэ элэгергэ мэҗбүр булалар һэм картэтием Австриядэ бер фермерда яшэп кала. Авыл малаена барлык эшлэр дэ таныш булганлыктан, ул һэр эшне җиренэ җиткереп башкара. Фермерга бу охшый, егетне эсир дип тормый, яхшы ашата. Төрле эшлэргэ өйрэтэ, ул аныңда тимерчелек һөнэрен үзлэштерэ.
Сугыш тукталгач, Германия белэн эсирлэрне алмашу башлана. Картэтием 1919 елда гына туган якларына эйлэнеп кайта һэм аның өчен беренче сугыш чоры тэмамлана.
Ә инде эйлэнеп кайтуына илдэ гражданнар сугышы бара, һэм аңа яңадан кулына корал алып, Колчак гаскэрлэре белэн сугышта катнашырга туры килэ. Менэ шулай итеп, яңа 20 яшен тутырып узган яшь егет күпме авырлыклар кичерэ.
һэр сугышның ахыры була, гражданнар сугышы тэмамлана һэм картэтиемнең дэ икенче сугыш чоры төгэллэнэ. Ул туган авылына кайтып, тыныч тормышта яши. Авылыбызның Каюм һэм Рабига Габдушевларның кызы Разия белэн гаилэ корып, матур гына яши башлыйлар. Бер-бер артлы балалар туа, башта ике малай: Мэүлиҗан һэм Нэкый, э 1928 елда кыз бала — минем энием Вэсилэ дөньяга килэ.
Тормыш дэвам итэ, колхозлашу чоры башлана һэм картэтием актив колхоз төзүчелэрдэн була. Австрия фермерында алган һөнэрлэре аңа бик тэ ярап куя. Ул колхозда тимерче булып эшли, арба, чаналар ясый, атлар дагалый, өстэвенэ, яхшы балта остасы була. Үз хуҗалыкларында кортлар карый, маллар асрый. Гаилэлэрендэ тагын бер-бер артлы ике малай Габтрэшит һэм Сабир дөньяга аваз сала.
Шулай итеп, 1941 елның җэе җитэ, янэдэн Германия белэн сугыш башлана. 1942 елда картэтием Бөек Ватан сугышына китэ һэм өченче Белоруссия фронты составында сугышларда катнаша, Витебск шэһэре янында барган каты бэрелешлэрдэ контузия алып госпитальдэ дэвалана, бераздан туган авылына кыска ялга кайтарыла. 1944 елның көзендэ Ерак Көнчыгышка япон гаскэрлэренэ каршы сугышка җибэрелэ. Ул биредэ дэ Бөек Җиңүгэ зур өлешен кертэ, сугыштагы батырлыклары өчен медальлэр һэм Ватан сугышы ордены белэн бүлэклэнэ. Туган авылына 1945 елның көзендэ генэ эйлэнеп кайта һэм шулай итеп картэтием өченче сугыш чорын тэмамлый.
Ә инде Бөек Ватан сугышында аның өлкэн улы — Таһиров Мэүлиҗан Закир улы да катнаша, батырлыгы белэн хө күмэт бүлэклэренэ ия була. Өченче улы — Габтрэшит Закир улы Таһиров (1931 елда туган) армиядэ Ерак Көнчыгышта хезмэт итэ һэм аңа 1950 елларда Япония-Корея сугышында катнашырга туры килэ, шулай ук медальлэр белэн бүлэклэнэ. Хэзерге вакытта балаларына, оныкларына, оныкчыкларына ярдэм итеп Барда авылында яши.
Картэтием эле сугыштан соң да колхоз эшендэ актив катнаша, ныклы үз хуҗалыгын булдыра. Картэни белэн сыер, бозаулар, каз, үрдэк, тавыклар карыйлар, бакчада бэрэңге, төрле-төрле яшелчэ, җимеш агачлары үстерэлэр, бал кортлары тоталар.
Картэтием ял вакытларында, эле пенсиягэ чыккач та, авылдашларга ишек-тэрэзэ борыслары куярга, тэрэзэ рамнары ясап, пыяласын кисеп, аларны урнаштырырга, өйлэрен такта белэн матурлап тышларга ярдэм итте һэм бу эшлэрне ул бик оста итеп башкарды. Безнең өйне җиткергэндэ дэ картэтиебез зур өлеш кертте, ярдэме зур булды.
Инде үзебез дэ лаеклы ялда, өч бала тэрбиялэп үстердек, югары белем алырга ярдэм иттек, тормышка аяк бастырдык. Хэзер безнең җиде оныгыбыз бар, нэселебез дэвам итэ. Без дэ картэтиебез үрнэгендэ аларга һэрвакыт булышырга тырышабыз.
Картэтиебез аек яшэү рэвеше алып барды, һэр эштэ алдынгы булды. Өч сугыш һэм хезмэт ветераны, күптөрле мактау грамоталарына, хөкүмэт бүлэклэренэ — медальлэргэ ия булган кеше ул безнең картэтиебез.
Вакыйгаларга бай тормыш юлы үтеп, авылыбызның чын мэгънэсендэ аксакалы булып озак яшэде картэтиебез, үлгэндэ дэ үз акылында булып, 100 яшенэ берничэ ай кала гына бу якты дөньядан тыныч кына күчеп китте ул, урыннары оҗмахта булса иде.
Бераз үзебез турында. Тормыш иптэшем Фэзимэ Тайфур кызы белэн нэсел тармакларын теркэп, шэҗэрэ төзедек. Альбомнар күп битле, фотографиялэр белэн ясалган, һэркемгэ ачык һэм аңлаешлы…
Менэ шулай итеп, быел, Аллаһыбыз боерса, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга эзерлэнэбез һэм без дэ гаилэбез белэн белгэннэребезне, хэтердэ калганнарны сезнең игътибарга җиткерергә телибез.
Бу язмабыз март аенда ук язылса да, сезне кадерле авылдашларыбыз, райондашларыбыз, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белэн кайнар котлыйбыз. Сезгэ алдагы көннэрегездэ саулык-сэламэтлек, бэхетле матур тормыш, эшегездэ уңышлар, озын-озак гомер телэп калабыз. Дөньяларыбыз тыныч булсын!
Тәлгать СэБэЛэЕВ, пенсионер, хезмәт ветераны.
I Әрҗэн авылы.
Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *