Кариб кризисы ветераны

Шархат Калимович ТаразовЯЗМЫШ дигәнең унсигез яшен тутырган ир-егетне ничек кенә сынамый да, кайларда гына йөртми. Кайберәүләргә дөньякүләм иминлекне саклау, хәрби конфликтларны кисәтү, кайсыдыр халыкларның бәйсезлеген тәэмин итү максатыннан чит ил территорияләренә чыгып та хезмәт бурычын үтәп йөрергә туры килә.
1940 елда туган Сараш авылы егете Шәрхәт Кәлим улы Таразов та туган илдән еракта хезмәт итәрмен дип уйламагандыр. Ул 1959 елның 8 августында армия сафына чакырыла. Хезмәте Кара диңгез флотында, торпедо катерлары бригадасында башлана.
1961 елда Америка Кушма Штатлары Төркиядә уртача ераклыкка оча торган ракеталарын урнаштыргач һәм СССРга таба төбәгәч, безнең ил җитәкчелеге, җавап итеп, Кубага атом-төш коралы -баллистик һәм тактик ракеталар белән коралланган хәрби көчләр җибәрергә мәҗбүр була. «Анадырь» дип йөртелгән бу үтә яшерен стратегик операциядә катнашучылар, шул исәптән Шәрхәт Таразов хезмәт иткән часть та, әзерләнү үткәннән соң, 1962 елның июлендә Севастополь портыннан ерак походка кузгала.
— Кая барасыбызны Урта диңгез аркылы Атлантик океанга килеп чыккач кына белдек. Анда безнең су асты көймәләре каршы алды һәм ахыргача саклап, озатып барды, — ди Шәрхәт Кәлим улы.
10 мең километр ара үтеп, 30 тәүлектән соң Куба ярларына килеп җитәләр. Өлкән матрос Шәрхәт хезмәт иткән часть Гавана шәһәреннән ерак түгел бер авыл тирәсендә урнаша. Бераздан бу Азатлык утравының башка урыннарында да безнең ракеталар урнаштырыла, яр буйларында шулай ук безнең су асты көймәләре сугышчан әзерлеккә китерелеп, АКШка отпор бирерлек итеп үзгәртелә.
Монда эчәргә яраклы суга кытлык булганга суны Гаванадан ташыйлар. Бу эш беренче класслы шофер Шәрхәт Таразовка йөкләнә.
Шулай итеп, ул чакта биредәге совет сугышчылары өченче бөтендөнья атом-төш сугышының башланып китүен булдырмый калуга гарант булып торалар. Кариб утравында хезмәт иткән һәр сугышчы фидакарь батырлыклары өчен СССР һәм Куба хөкүмәтләренең югары бүләкләренә лаек була.
Дүрт ел хезмәт срогын тутырып кайткан Шәрхәт Таразов башта Кунгурда автомеханиклар курсын, ә соңыннан читтән торып Пермь авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын «Сельхозтехника» берләшмәсендә инженер булып башлый. Монда эшләгән елларында аның җ итәкчелеге астында районда беренче сөтүткәргеч (Бардабашта), Акбаш мәктәбендә үзәктән ягып җ ылыту системасы, Нариманов исемендәге күмәк хуҗалыкта орлык чистарту комплексы һ.б. объектлар төзелә.
1976-79 елларны тәҗрибәле җитәкчене «Красный Октябрь» колхозына рәис итеп сайлыйлар. Бу чорда хуҗалыкта бөтен тармаклар буенча да алга китеш күзәтелә.
Ул 1979 елны Бардага кайткач район кулланучылар оешмасын җитәкли.
Шәрхәт Кәлим улы тормыш иптәше Нәфыйга Нәкый кызы белән тату, тигез гомер итеп, үзләре шикелле үк эшчән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Эльмира һәм Рәдинәнең бүген үз тормышлары. Өч онык һәм алты оныкчык төп нигездә шулай ук сагынып көтеп алыналар.
Сигез дистәне ваклаган хезмәт ветераны үзен борчыган кайбер уйлары белән уртаклашты. Бүгенге көнгә чаклы Кариб кризисында катнашкан сугышчы-интернационалист Әфган, Чечня һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән сугышчыларга каралган льготалардан файдалана алмый икән. Күп регионнарда бу мәсьәлә уңай хәл ителгән, тик безнең крайда игътибарсыз кала килә. Хөкүмәт рәисе Д.Н.Медведевка язган хатына: «Ваш вопрос решим положительно. Ветераны это заслужили», — дигән җавап алынса да, бу һаман хәл ителми. Ә бит крайда бүген мондый ветераннар ике генә кеше исәпләнә. Берсе — Шәрхәт Кәлим улы Таразов, икенчесе — Юрла районы ветераны Станислав Федорович Сабуров.
Идият ӘШИРОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *