Үлсәм, бәхил булыгыз
МИН бу вакыйганы бик ачык хәтерлим. 1989 елның январь иртәсенде авылга — әнигә барам. Бөреҗле ягыннан авылга кергәч үк, тимер көрәк тоткан Фатиха әбинең юлның уң ягыңдагы тауга таба менеп баруын күрәм. Кар шактый тирән, әбинең киез итекләренең кунычына җиткән, әби үзе дә җиңелче киенгән. Карап торуга, бу бик кызганыч күренеш иде. Мин кычкырып, Фатиха әбидән ни өчен тауга менүен сорадым. Ул бик җитди итеп: «Әнә шунда гына Галәү төште, аның янына менәм», — диде. Мин анда беркемнең дә юклыгын






