Иң мөһиме — максатка ирешү

Cовещание по теме «Проблемы и задачи развития молочного скотоводства»25 февральдә муниципаль район администрациясендә «Сөт терлекләрен үстерү проблемалары һәм бурычлары» темасы буенча киңәшмә үтте, анда Барда һәм Оса районнары администрацияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүче хуҗалыклар, Саклык банкы бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һ.б. катнашты.
Район Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаевның кереш сүзеннән соң, район администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы М.Ф.Әхмәев Барда районында сөт терлекчелеген үстерү проблемалары һәм бурычлары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме турында сөйләде.
Бүген Барда районы территориясендә сөт терлекчелеге белән 7 авыл хуҗалыгы предприятиесе шөгыльләнә, иң эреләреннән — «Искир» һәм «Триумф» ОООлары. Узган елда бу җиде хуҗалык буенча тулаем савым 1726 тонна сөт тәшкил иткән, аның төп өлеше — 87 проценты беренче сортлы. Сөтнең зур күләме Чернушка сөт комбинатына реализацияләнә.
2008 елдан башлап «Барда муниципаль районы авыл хуҗалыгын үстерү» муниципаль программасы буенча терлекчелек биналары төзелешенә, аларны реконструкцияләүгә, ремонтлау һәм модернизацияләүгә субсидия бирелә. Бу юнәлешләр буенча соңгы 7 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 7 млн 600 мең сум акча бүленгән. Шул ук вакытта чыгымнарның субсидияләнгән гомуми суммасы 38 млн сум тәшкил иткән.
Әмма, сизелерлек средстволар бүленүгә карамастан, хуҗалыкларда проблемалар җитәрлек, аларны кичекмәстж хәл итәргә кирәк. Мәсәлж, материаль-техник база искергән, кадрлар «ачлыгы», терлек азыгын әзерләү технологияләре сакланмау, мөгезле эре терлекләрне тотуда һәм ашатуда кыенлыклар һ.б.
2014 ел ахырында расланган «Барда районын икътисади үстерү өчен шартлар тудыру» программасы нигезендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре каршында түбәндәге бурычлар куелган: авыл хуҗалыгы терлекләренең генетик потенциалын яхшырту, чәчү мәйданнарын, терлекләрнең баш санын арттыру, яңа кадрлар җәлеп итү өстендә эшләү, авыл хуҗалыгы производствосы сферасында теоретик һәм практик белемнәрен яхшырту. Куелган максатларны хәл итү өчен федераль, край средстволарын җәлеп итәргә кирәк.
Чара Оса муниципаль районы администрациясенең икътисади үсеш идарәсе начальнигы Е.В.Мазунина чыгышы белән дәвам итте. Аның докладыннан аңлашылганча, бу территориядә 5 предприятие сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Агымдагы елның 1 январена районда 1380 баш савым сыер исәпләнә. Узган ел йомгаклары буенча тулаем җитештерү 5899 тонна тәшкил иткән, 89 проценты — югары сортлы сөт. Район буенча уртача продуктлылык — бер баш сыерга 4344 кг тәшкил итсә, «Горы» ОООсында исә ул — 6217 кг га җитә.
Шулай ук Елена Владимировна предприятиеләргә дәүләт ярдәмнәре турында сөйләде һәм проблемаларга тукталды, алар безнең район белән охшаш булып чыкты.
Аннан соң, «Молоко» СПКсы эше, сөт сату, ясалма орлыкландыру, ветеринария инспекциясенең эше, фермаларны электр белж тәэмин игү һ.б. шундый мәсьәләләр буенча фикер алмашу булды.
Чараның икенче өлешендә катнашучылар «Искир» ОООсына бардылар. Хуҗалыкта өч корпуста 584 баш мөгезле эре терлек асрала, аларның 237се — савым сыерлары, алар бозаулый башлаган, һәр көнне 8-9 бозау алалар. Предприятиедә 32 кеше эшли: савучылар, бозау караучылар, терлекчеләр, механизаторлар һ.б. Башкарма директор Н.И.Лушников сүзләре буенча, барлык савылган сөт югары сыйфатлы. Биредә сату базары җайга салынган, продукция көндәлек Чернушкага җибәрелә.
— Якын киләчәктә без мөгезле эре терлекләр санын 1500 башка кадәр, савым көтүен 450 гә кадәр арттырырга, чәчү мәйданнарын 2500 гектарга җиткерергә планлаштырабыз. Бу елга бурыч — сугым цехы, тудыру бүлеге төзү. Боларны без башкарып чыга алырбыз, дип уйлыйм, — дип билгеләде Николай Иванович.
Хуҗалыкны караганнан соң кунаклар тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм «Искир» ОООсының күп хуҗалыкларга үрнәк булуын ассызымладылар. Оса районы башлыгының икътисади һәм территорияләрне үстерү буенча урынбасары Андрей Владимирович Фотин район җитәкчелегенә чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм чараның ике як өчен дә файдалы булуын билгеләде.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *