Хатирәләр яңара…

Мустакимов ТайфурБЕРЕНчЕ Әрҗәндә яшәүче Мөстәкыймовларның күбесе дәһшәтле сугыш кырларыннан туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Нәҗмехәким Фәсәхетдин улы Мөстәкыймовның гаиләсеннән (балалары 9 булган) Бөек Ватан сугышына бер-бер артлы уллары Гарифулла, Кәлимулла, Шәрифулла, Хәбибулла, Сәмигулла һәм Тайфур китәләр, ләкин исән килеш туган якларына тик икесе: Сәмигулла һәм Тайфур гына кайта. Сугышта барысына да түзәргә, авырлыкларны җиңәргә кирәк була, хәтта каты яраланып госпитальдә булганда да алар җиңүгә ышанычларын югалтмыйлар. Әле авылга кайткач та сугыш газаплары озак еллар, үзәк өзгеч булып, хәтерләрендә саклана.
Әтиебез Тайфур Нәҗмехәким улы мәктәптә, клубта очрашуларда еш катнашты һәм үзенең сугышта күргәннәре, кылган батырлыклары турында сөйли иде. Аның яшьлек еллары авыр чорга туры килә. Әти-әнисе яшьтән үк үлеп китә, әти абыйлары белән бергә эшләп, ачысын да, төчесен дә үз җилкәсендә татып үсә. Безне дә авырлыклар алдында тукталып калмаска, көчле ихтыярлы булырга, эш сөяргә, тормышны яратып яшәргә өйрәтте ул. Әниебез Рабига Миңнегәрәй кызы белән 60 елга якын гомер кичереп, алты бала тәрбияләп үстерделәр.
Әти кечкенәдән үк терлекчелектә эшли, сугыштан кайткач озак еллар ферма мөдире була. Әниебез сыер сава, бозаулар карый. Безнең балачагыбыз, әти-әниләргә ярдәм итеп, фермада сыерлар савып (иртәнге сәгать биштә торып эшкә китә идек), бозаулар карап, ә җәйге каникулларда ферма сыерларын көтеп, басуда һәм үз хуҗалыгыбызда эшләп узды. Көнозын икмәк алырга дип кибеттә чиратта торулар хәзер дә күз алдыбызда…
1980-2000 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарына шефлык итү буенча «Өлкәннәргә ярдәм ит» акциясе эшләде. Совет Армиясе көнендә, Бөек Җиңү һәм 1 Май бәйрәмнәрендә башлангыч класс укучылары белән аларның укытучылары Фәнизә Мәхмүт кызы Туйгелдина, Хәния Нәҗип кызы Батыршина ветераннарның өйләрендә булалар иде. Укучылар җыр, бию, шигырь бүләк итәләр, ә әти балаларга Бөек Ватан сугышы, ничек итеп дошман гаскәрләрен тар-мар итүләре турында сөйли иде. Укучылар, хәлләреннән килгән кадәр, хуҗалык эшләрендә дә ярдәмләштеләр. Мөмкинлектән файдаланып укытучыларга — коллегаларыма олы рәхмәтемне җиткерәм (бу чорда 12 еллап мин мәктәп директоры булып эшләдем).
Әтиләрнең йорты беренче округта «агитаторлар йорты» саналды. һәр атнаның чәршәмбе көнендә тирә-якта яшәүчеләр белән өй шыгрым тулы була иде. Без укытучылар-агитаторлар авыл халкына район, өлкә, илдә булган вакыйгалар турында сөйли идек, аларның сорауларына җавап бирә идек.
Әти дә, әни дә заманына күрә укымышлы булды. Безгә дә белем алырга ярдәм иттеләр, тормышка аяк бастырдылар, без әти-әниебезгә олы рәхмәтлебез (урыннары оҗмахта булсын). Әниебез оста тегүче дә иде, безгә — балаларына күлмәкләр, костюмнар, чалбарлар тегеп кидерде, оекбашлар бәйләде, күршеләрнең, туганнарның да йомышын үтәде, ә әти киез итекләре ямый иде. Шулай, булганына шөкер итеп, канәгать булып яшәде алар. Әти хисапка оста буларак, озак еллар колхозда ревизия комиссиясен җитәкләде. Ораторлык таланты да бар иде аның. Әрҗән мәктәбендә укучылар алдында, клубта дружина җыеннарында, тантаналы линейкаларда әти сугышта күргәннәре, батырлыклары турында иркенләп сөйли иде. Ул барлык укучыларны сөйләме белән җәлеп итә: оста аңлата белә иде. һәр очрашуда укучыларга: «Тырышып укыгыз, хезмәтне яратыгыз, туган илебездән аерылмагыз», — дип якты өметләр баглап, иң изге теләкләрен белдереп чыгышын тәмамлый торган иде.
Әти-әниебез күрше-тирә, туганнар, гомумән, авыл халкы белән бик яхшы мөгаләмәдә яшәде. Авыл җыелышларында да гел: «Тайфур абзыйга сүз бирәбез, ул сөйләсен әле», — дип халык сорый иде.
Гомерләр үтә икән ул. Әниебез 80 яшькә кадәр, ә әтиебез 93 яшькә кадәр үз акылларында, тормыштан канәгать булып яшәделәр. Нәсел дәвам итә, дөньялар гына тыныч булсын. Хәзерге көндә балаларының гаиләләрендә 11 оныклары да үз гаиләләре белән яшиләр, эшлиләр һәм балалар үстерәләр (21 оныкчыгы бар).
Бу якты истәлекне укыганнан соң, әти белән әнине белүчеләр аларны искә алырлар, чөнки алар һәрвакытта яхшылык кына эшләделәр, әйбәт яшәделәр, теләкләре дә изге һәм якты иде.
Әти белән әнинең хөкүмәт тарафыннан бирелгән мактау грамоталары, бүләкләре, Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен медальләре күп иде.
Бөек Җиңү алдыннан районыбыз халкын — һәммәсен дә бәйрәм белән ихластан котлыйм, ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш, аяз күк йөзе телим.
Барлык балалары исеменнән Фэзимэ СэБэЛэЕВА, педагогик хезмәт ветераны.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *