Кайчан бакчага барабыз?
Дүрт яшьлек Эмилия әнисен шулай дип аптырата. Ялларда да, төннәрен уянып киткәндә дә. Бакчага бик теләп бара, әле айга якын гына йөрсә дә, бик күп нәрсәләргә өйрәнгән. Сүз «Колос» муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе турында бара. Бу бакча балаларны узган елның көзендә кабул итә башлады. Бүген анда 84 бала тәрбияләнә. Коллективта 6 тәрбияче, 5 кече тәрбияче, психолог, логопед, музыка җитәкчесе эшли, барысы 15 кеше. Балалар түбәндәгечә кабул ителәләр: ясле төркеменә (1,5 яшьтән 2 яшькә кадәр), 1 кече төркемгә (2






