Эшлекле ир-атлар

Азат Габсалямович Нурсубин и Радиф Мухамматвасилевич СавиновТөНГүК авылында узган информацион очрашуда авылдашлары Азат Габсәләм улы Нурсубинның һәм Рәдиф Мәхәммәтвәсил улы Савиновның тырыш хезмәтләрен билгеләп үтте. «Озак еллар механизатор булып эшлиләр, аларның хезмәте мактауга лаек», -дип чыгыш ясаучылар булды. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырып булмас, дип очрашу көне турында сүз кузгаттык.
Әңгәмә барышында шуңа игътибар иттем, язма геройларымның икесенең дә тормыш юллары охшаш. Икесе дә Төнгүк урта мәктәбендә укыган, уку елларында ук транспорт йөртүгә хокук алганнар. Әтиләре механизатор булып эшләгәнлектән, техникага мәхәббәт аларда кечкенәдән уяна. Бу кызыксыну киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итә. Әле армия сафларына киткәнче үк туган колхозларында эшләргә өлгерәләр. Солдат хезмәте елларында икесе дә ил чиген саклый, Азат Габсәләм улы Әфган чиген, ә Рәдиф Мәхәммәтвәсил улы Хабаровский краенда хезмәт итә. Гомерләре дә туган авылларында үтә, эшлиләр, балалар үстерәләр. Хәзер инде оныклары бар.
— Мәктәпне тәмамлагач та 1979 елда эшкә башладым, 1981-1984 елларда армиядә булдым. Калган гомеремне механизатор хезмәтенә багышладым. Бер ел Чернушкада яшәп шәһәр тормышын татып карадым. Яз җиткәч, җир исен сагындым, туган туфрак тартып кайтарды. Хәзер «БСК»да эшлим. Хуҗалык тотабыз, терлекләребез бар. Тормыш иптәшем Рәсилә Миннегали кызы белән 30 ел бергә инде, ике кыз үстердек. Эшемә килгәндә, трактор миңа иптәш кебек ул. Ватылса, ничек төзәтергә икән, дип борчылам, -дип сөйли Азат Габсәләм улы.
Утыз елдан артык тракторчы булган, дип әйтүе генә җиңел. Азат абый һәр ел диярлек, я колхоз, я авыл хуҗалыгы идарәсеннән мактау грамотасы алуга ирешкән. 2013 елның көзендә 300 гектардан артык җир сөреп «Елның иң яхшы механизаторы» дигән мактаулы исемгә лаек булган. 2011 һәм 2012 елларда район буенча 3 урынны, 2014 елда икенче урынны яулый.
Рәдиф Савинов Муса Җәлил исемендәге колхозда 1984 елдан, әле җәйге каникул вакытларында ук эшкә тотына. 1987-1989 елларда армия хезмәте узгач, туган авылында төпләнеп кала. Шулай ук тәҗрибәле механизатор. Район авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында аның исеме һәрчак мактап телгә алына, 2011 елда край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А.Сухих исеменнән рәхмәт хаты тапшырыла, 2012 елда авыл хуҗалыгы продукциясен ташу буенча өченче урынга лаек була. Хәзер исә ул
урта мәктәптә эшли.
— Читкә чыгып китү турында уйламадыгызмы? — дип кызыксынам.
— Туган яктан, туган җирдән аерыла алмадык. Башкалар чыгып карады, кайттылар. Читтәге читтә кала ул, — диделәр алар бер фикердән.
Әйе, бу сүзләрдә хаклык бар. Язмышларны хәл итә торган, олы мәгънәгә ия җөмләләр. Тормышның асылын әнә шундый акыллы сүзләр тәшкил итә дә инде.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосында Азат Нурсубин (сулда) һәм Рәдиф Савинов.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *