Китап йорты

Книжкин домКИТАП мирасы җәмгыять үсеше тарихында зур мәгънәгә ия. Кеше һәрвакыт башкалар белән үз белеме һәм хисләре белән уртаклашырга омтыла. Шуңа күрә 2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак очраклы гына игълан ителмәгән.
Китапханәләр һәрвакыт зур әһәмияткә ия булалар, зур китап фонды булган йортларны элек тик хәлле кешеләр генә тота алган. Барда балалар китапханәсенең тарихы 1936 елдан башлана. 1948 елда ул мөстәкыйльләшә. Ул вакытта районда беренче «китап» йортын дипломлы китапханәче Әмир Фатыйх улы Фатыйхов җитәкли.
Еллар үтә, кечкенә китап укучылар буыны, учреждение җитәкчеләре, укучыларның кызыксынулары, китаплар һәм журналлар үзгәрә. Бүген балалар китапханәсен Эльвира Әнис кызы Аптукова җитәкли.
Аның сүзләре буенча, актив укыган, ягъни китап белән кызыксынган вакыт — ул 7-10 яштәгеләр — 1 дән 4 класска кадәр укучылар. Бу мәктәп программасы белән бәйле, дип уйлыйм. Башлангыч класста уку, сөйләмне үстерү дәресләре башлана. Шуңа күрә сүзлек запасын баету, белем һәм фикерләү дәрәҗ әсен киңәйтү максаты белән башлангыч класслар укытучылары балалар белән бергә китапханәгә актив йөриләр.
— Әгәр егерме ел элек укучылар мәктәп программасыннан тыш, табигать, техника, космос турындагы әдәбиятны укысалар, бүген аларны фэнтези, балалар детективлары, куркыныч (ужастики) әсәрләр, мәхәббәт романнары, мистик дөнья, тылсым турындагы китаплар кызыксындыра, һәм алар нигездә, чит ил авторлары әсәрләре. Кечерәк укучылар хайваннарның маҗаралары турындагы әкиятләрне сайлыйлар. Кызганычка каршы, китаплар бик сирәк яңартыла, финанслау аз булганлыктан, фондыбызны сыйфатлы әдәбият белән һәм тулысынча баетырга мөмкинлегебез юк. Власть ягыннан китапханәләргә бу юнәлештә игътибар күбрәк булсын иде, — дип билгеләде Эльвира Әнис кызы.
Шулай ук киштәләрдә күп санлы — «Лиза», «Маруся», «Веселые картинки», «Мне 15», «Эрудит», «Геоленок», «Мурзилка» кебек журналлар табарга мөмкин, китапханәчеләр үзләре дә чарага әзерләнгәндә алардан еш файдаланалар.
Биредә Әдәбият елы кысаларында күптөрле чаралар үткәрү күздә тотыла, кварталның, елның иң яхшы китап укучысын билгеләү кебек традиция дә дәвам итәчәк. Шулай ук иң яхшы китап укучыга, иң яхшы китап укучы гаиләгә район һәм край конкурслары, «2015 секунд шигърият уку» акциясе үткәреләчәк.
2015 елда танылган язучыларның юбилейлары билгеләп үтелә: 30 декабрьдә инглиз язучысы, Маугли турындагы «Джунгли китабы» җыентыгы авторы Д.Р.Киплингның тууына 150 ел тула; 22 июльдә инглиз язучысы, «Робинзон Крузо» китабы авторы Д.Дефоның тууына 355 ел тула, ә 15 һәм 29 январьда рус классиклары А.С.Грибоедов һәм А.П.Чеховка тиңдәшлечә 220 һәм 155 яшь тулды.
Китаплар да, авторлары кебек үк, үзләренең зур һәм кечкенә юбилейларын билгеләп үтәләр. Мәсәлән, А.С.Пушкинның «Кечкенә трагедияләр» пьесасы җыентыгына быел 185 ел тула, Н.В.Гогольның «Тарас Бульба» повестенә — 180, М.Ю.Лермонтовның «Безнең заман герое» романына -175, Л.Кэрроллның «Алиса могҗизалар илендә» повестенә, А.Линдгренның «Бала һәм Карлсон», Н.Н.Носовның «Белмәмеш айда» әсәрләренә — тиңдәшлечә 150, 60 һәм 50 ел тула.
Китапны беркайчан да радио да, телевидение дә, компьютер да алмаштыра алмый, дигән фикерем белән килешерсез. Китап уку хыялны, күзаллауны үстерә, ә телевидение уйланырга вакыт бирми. Китап уку сөйләм һәм язу белән өзлексез бәйләнгән, ул сөйләм күнекмәләрен камилләштерә, сүзлек запасын киңәйтә. Шулай ук ул түземлек, фикерләүне, хәтерне үстерә, стрессны киметә һәм йокыны яхшырта. Әйе, кулыңда типография буявы исе килеп торган яңа, кызыклы китапны тоту яки инде саргайган битләрне ача-ача, тылсым дөньясына чуму үзе нинди бәхет!
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *