Максатларны бергә куябыз — бергә ирешәбез

batyr1
Вакыт үзгәрә, hәр көн без үзебезгә hәм әйләнә-тирәдәгеләргә яңа максатлар, таләпләр куябыз. Билгеле ресурсларга ия булып, без гомуми мәдәнилек, әхлаклылык дәрәҗәсен күтәрү, рухи hәм физик сәламәтлекне саклау hәм арттыру өчен тиешле шартлар булдырып, әйләнә-тирәне яхшыртырга тырышабыз. Безнең район край авыл территорияләре арасында инфраструктураны үстерү буенча алдынгы позицияләрнең берсен били.
Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих үзенең сайлау округына эш визиты кысаларында, 7 сентябрьдә, безнең район өчен ике мөhим чарада катнашты. Бардада бассейн белән спорт объекты – физкультура-сәламәтләндерү комплексы тантаналы төстә ачылды. Ул – Кама буе авыл җирлегендә бассейн белән бердәнбер комплекс, бу төзелеш өчен край hәм район бюджетлары,
“ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ ОООсы средстволары җәлеп ителде.
batyr2
Физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу хөрмәтенә тасманы тантаналы кисү хокукы Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухихка, район башлыгы Сергей Ибраевка, район Земство Җыелышы рәисе Хәлил Алапановка hәм “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ ОООсы генераль директорының көньяк группа производствосы буенча урынбасары Вадим Козловка бирелде.
Район башлыгы Сергей Ибраев үз чыгышында билгеләгәнчә:
— Бу безнең барыбыз өчен дә зур сөенеч. Хәзер безнең халыкның күбрәк спорт хезмәтләрен алу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, белем бирү эшчәнлеген алып баруга лицензия алу белән укучылар монда түләүсез йөри алачак. Яңа ФОК – спорт объекты гына түгел, ә халыкны сәламәтләндерү, яшьләр потенциалын үстерү юнәлешендә мөhим адым. Бу көнне без Пермь краеның барлык җитәкче аппаратына, шәхсән бу елларда безнең белән бергә борчылган, уйланганны тормышка ашырырга ярдәм иткән Валерий Александрович Сухихка,
“ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ компаниясенә hәм комплекс төзелешенә үз өлешен кертүчеләрнең hәммәсенә рәхмәт сүзләрен адреслыйбыз.
Яңа бинада “Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе“ өстәмә белем бирү учреждениесе урнашачак. Комплексны ачу хөрмәтенә символик ачкыч спорт мәктәбе директоры Рөстәм Батыркаевка тапшырылды.
Валерий Сухих комплекс ачылу шатлыгы белән уртаклашты hәм регионда физик культура hәм спортны үстерү юнәлешендә үткәрелүче эшләрнең мөhимлеген билгеләде:
— Барда районы халкын мондый искиткеч спорт корылмасы барлыкка килү белән котлыйм. Бу зур бәйрәм hәм бардалыларның шәхси потенциалын үстерүдә мөhим адым. Иң мөhиме, хәзер бөтен Барда халкы бу комплекста үткәрелүче спорт чараларында катнашсын. Физик культура hәм спортны үстерү — Законнар чыгару Җыелышы депутатлары эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе. Без регион башлыгы инициативасын хуплыйбыз – инфраструктура объектларының тулы комплексы төзелешен финанслыйбыз. hәм болар барысы да спорт hәм физик культураны популярлаштыру өчен мөhим база булып тора, бу, үз чиратында, барлык Пермь краеның перспективасында hәм киләчәгендә уңай чагылыш табачак.
Валерий Александрович сүзләре буенча, хәзер крайда массакүләм hәм балалар спортын үстерүгә, спорт инфраструктурасын үстерүгә, халыкны физик культура занятиеләренә җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Инфраструктураны үстерүдә универсаль спорт мәйданчыклары, мәктәпара стадионнар ачу өстенлек ала. 2018 елдан 2022 елга кадәрге чорга планда Пермь крае муниципаль берләшмәләрендә 200 дән күбрәк спорт мәйданчыклары төзү билгеләнгән.
Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Георгий Ткаченко шулай ук җылы сәламләде hәм котлауларга кушылды.
Физкультура-сәламәтләндерү комплексы өч катка ия. Бинаның гомуми мәйданы – 3780,66 кв.м. 25х11 м зурлыктагы зур бассейн сменага 32 кеше кабул итә ала, ә кечкенәсе (10х6) – 15 кешелек. Шулай ук биредә универсаль уен залы бар, душевой белән чишенү бүлмәләре, хәзерлек занятиеләре өчен зал, врач кабинеты h.б. каралган. Объект куллануга тапшырылды, hәм теркәлгәч, эксплуатацияләүче оешмага тапшырылгач, тиешле персонал алынгач, эшчәнлек алып баруга лицензия алгач, комплекс тулы куәт белән эшли башлаячак. Ул ачылу белән күпләр өчен ялны кызыклы hәм файдалы үткәрү, сәламәтлек ныгыту, спорт белән актив шөгыльләнү мөмкинлеге булачак, ә учреждение Барда районы халкы өчен генә түгел, ә Кама буеның башка территорияләре өчен дә тарту урыны булып торачак.
Бу көнне Валерий Сухих Барда үзәк район больницасында атказанган врач, Социалистик Хезмәт Герое Антонина Павловна Курочкинага истәлекле бюст ачу тантанасында катнашты.
batyr3
Аның исеме район сәламәтлек саклау тарихына мәңгегә кереп калды, ул бөтен гомерен кешеләргә, аларның сәламәтлеген саклауга, район медицина хезмәткәрләренә лаеклы алмаш әзерләүгә багышлады. Бөек Ватан сугышы елларында фельдшер Курочкина хәрәкәт итүче армиядә — Ленинград hәм Волхов фронтлары медсанчастьләрендә хезмәт итә. Пермь медицина институтын тәмамлаганнан соң Барда районына юллама ала. Район сәламәтлек бүлеге мөдире булып эшли, 1952 елдан — район больницасы баш врачы. Антонина Павловнаның актив катнашуы белән районда халык арасында профилактик эшләр алып барыла, инфекция авырулары hәм балалар үлеме күрсәткечләрен киметүгә ирешелә. Аның инициативасы буенча hәм тырышлыгы белән районда дистәләгән фельдшерлык пунктлары, балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлый, халыкка медицина хезмәтләре күрсәтү саны үсә. 1984 елда больницага Антонина Павловна Курочкина исеме бирелә.
Район больницасы баш врачы Илнур Сәгыйдуллин скульптураны ясауда hәм урнаштыруда өлеш кертүчеләргә, беренче чиратта, район администрациясенә, Земство Җыелышы депутатларына, бюстны ясау hәм урнаштыру өчен средство бүлгән “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ компаниясенә, шулай ук бу инициатива белән чыгыш ясаган коллегалары Ирина Мельчаковага hәм Раушания Сабитовага рәхмәт белдерде.
Чарада котлау сүзләре белән район башлыгы Сергей Ибраев, Земство Җыелышы рәисе Хәлил Алапанов, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Георгий Ткаченко h.б. чыгыш ясады. Шулай ук сүз Антонина Павловнаның кызы, врач-отоларинголог Ольга Курочкинага бирелде. Ул бу вакыйга уңаеннан үз шатлыгы белән уртаклашты, бу эшләрне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтте.
Тантана вакытында бу бюст авторы — скульптор, Россия Сынлы сәнгать hәм төзелеш сәнгате академиясенең Урал филиалын тәмамлаган Алексей Татаринов белән әңгәмә кордык. Ул менә нәрсәләр сөйләде: “Бу юнәлештә инде училищены тәмамлагач ук, 2003 елдан башлап эшлим. Сынлы сәнгать академиясенең Урал филиалын 2009 елда тәмамладым. Заказлар күп, нигездә, алар бүген шәhәрләрнең нык үсеше күзәтелүче Себердән килә. Бу минем Барда районы өчен беренче эшем генә түгел, моңа кадәргеләре Шәрифҗан Казанбаев hәм Зариф Әминов кебек тарихи шәхесләргә багышланган иде. Ә бу – минем танылган врачка беренче тапкыр бюст ясавым“.
Районыбыз тормышында тагын бер мөhим тарихи көн менә шулай үтте. Ул киләчәктә икътисади hәм социаль үсеш, югары культуралы, сәламәт, рухи яктан бай hәм физик көчле халыкны тергезү өчен нигез булсын, ә безне үз өстебездә ныклы эшләүдә җиңүләр, уңай нәтиҗәләр көтә, бит моның өчен яхшы шартлар тудырыла.
Артур УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *