“Сыйфатка эшлибез“

Сафира Ибрагимова
Сафира Ибрагимова рядом с яблоней, выращенной в своем саду

Авыл хуҗалыгы — катлаулы тармак, уңыш табигать шартларына нык бәйле. Бер ел коры килсә, икенчесе яңгырлы булырга мөмкин (нәкъ былтырлы-быеллы кебек). Шундый шартларда да җирдә нәтиҗәле эшләп югары уңыш hәм табыш алучы крестьян-фермер хуҗалыклары бар. Алар арасында Үдиктән “Ибраhимова С. Ә.“ хуҗалыгы аерым урын алып тора.
Сафирә Әхмәтҗан кызы урта мәктәп тәмамлагач, Үдиктә көнкүреш хезмәте күрсәтү йортына эшкә урнаша. Бу юнәлештә ул тегүче ярдәмчесеннән директорга кадәр үсеш баскычы үтә. Тик илдә заманалар үзгәргәч көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагы аксый, бер-бер артлы комбинатлар ябыла башлый. Сафирәгә эшсез калырга туры килә.
— Авыл хуҗалыгы белән без hәрвакыт шөгыльләндек. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша фермер Николай Кунаков дәресләрендә яшелчәче белгечлеге алдым. Егермеләп кеше укыган идек, бары тик ике кеше генә үз эшебезне ачып җибәрдек. Берәр гектарда бәрәңге hәм башка яшелчәләр үстерүдән башладык. Ул елларда мөгезле эре терлек асрадык, 50ләп бал корты умартасы бар иде. Еллар үтү белән җирләребез артты, бәрәңге үстерүгә ныклап тотындык, — дип сөйли Сафирә Әхмәтҗан кызы.
Хәзер алар бәрәңгене 65 гектар җирдә үстерәләр. Моннан тыш 110 гектарда бөртеклеләр: бодай hәм солы игелә. Бөртеклеләр җыюны 17 сентябрьдә тәмамлаганнар. Уңыш сөенерлек: hәр гектар якынча 20 центнер ашлык биргән. Игенне халыкка тәкъдим итәләр. Шулай ук терлекләр өчен он саталар, үзләрендә тегермән бар. Күпьеллык үләннәр 130 гектарда үсә, терлек караучылардан печән артмый. Барлык эшне үз техникаларында башкаралар. Җәйнең яңгырлы булуына карамастан, быел икенче икмәк сынатмаган.
— Бәрәңге уңышы елына күрә канәгатьләнерлек, былтыргы кебек булды. Без өч төрле сорт утыртабыз: Розалинд, Невский hәм алдан өлгерә торган Ред-Скарлетт. Бәрәңгене тәрбиялибез, органик ашлама — калий гуматы белән тукландырабыз. Вакытында фитофторозга каршы эшкәртәбез. Элиталы орлык Татарстаннан кайтарыла, — дип әңгәмәгә кушыла Сафирә апаның тормыш иптәше Рамил Шәүкәт улы.
“Ибраhимов“ крестьян-фермер хуҗалыгында даими рәвештә 4 кеше теркәлгән, сезон вакытларында эшләүчеләр саны унсигезгә кадәр җитәргә мөмкин.
— Барысына да ничек өлгерәсез? — дип сораганымны сизми дә калдым.
— Алай сере юк, сәгать җидедә торабыз. Эш параллель бара, тик без барысын да алдан планлаштырырга күнеккән, — диделәр Ибраhимовлар көлешеп.
Чыннан да, яшелчәләрне килешү нигезендә вакытында бакча hәм мәктәпләргә илтү шактый вакыт аладыр. Сүз Барда районы турында гына түгел, ә күрше Оса hәм Елово районнары турында да бара. Биш ел Усть-Качка курортын ел әйләнәсендә бәрәңге белән тәэмин иткәннәр. Быел халык күпләп сатып алганлыктан, бу ял йорты белән килешү төземәгәннәр.
— Эре бәрәңгене 20 сумга тәкъдим итәбез. Бәрәңге шома, ыспае, проволочник зыян итмәгән. Анализга тапшырабыз, барысы да нормада. Без сыйфатка эшлибез. Хезмәт авыр түгел, механикалаштырылган. Соңгы арада авылдашлар да теләп килә. Алга таба да шулай дәвам итәргә язсын, — диләр алар.
Шулай эшне бергә киңәшеп алып бара Ибраhимовлар. Бу очракта җигелеп тарталар дисәң, дөреслеккә күбрәк туры килер. Авыл хуҗалыгы җиңел тармак түгел, бераз гына вакытны ычкындырдыңмы, уңышың кимергә, я бөтенләй зыян күрергә мөмкин. Отчетыңны да соңармый тапшырасы бар. Күпләр бу ритмга ияләшә алмый. Монда бары тынгысыз, хезмәтнең җаен белгән, кайгыртучан затлар гына сынауларга бирешми, алга бара.
Быел Ибраhимовлар өчен истәлекле ел, Сафирә Әхмәтҗан кызының күркәм юбилее hәм ноябрь аенда бер гаилә булып яшәүләренә 25 ел тула. Бәйрәмнәрегез котлы булсын, башлаган эшегезне киләчәктә дә уңышлы алып барырга язсын.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *