Очучы, ветеран, спортчы
РАЙОННЫҢ почетлы гражданины һәм мәгариф отличнигы Хәниф абый белән Рәшидә апа Тякиннар гаиләсендә биш бала тәрбияләнеп үсә: Рәүфә, Рәис, Рәүф, Рөстәм һәм Әлфия. Алар, төрле профессияләр сайлап, тормышның төрле тармакларында хезмәт иттеләр. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, оныклар үстереп Тякиннар династиясен дәвам итәләр. Биш баланың икенчесе булып туган Рәис, башкалардан аермалы буларак, үзенә гаҗәеп һөнәр сайлый. Кече яшеннән башлап тырышып белем ала, үзен физик яктан чыныктыра, очучы булырга хыяллана. Рәис Хәниф улына сентябрь аенда 65 яшь тулды. Аның үткән тормыш юлына









