“Чын ир-егет хәрби бурычын үтәргә тиеш!”

Салават АптыковҖИҢү ПАРАДЫ — ул немец илбасарларына каршы көрәштә һәлак булган миллионлаган гражданнарны искә алу һәм безнең белән янәшә яшәгән исән фронтовиклар һәм тыл ветераннарын хө рмәтләү көне.
Якташыбыз — Искилдедән 19 яшьлек Салават Аптыковка быелгы Җиңү парадында катнашу һәм Кызыл мәйдан буенча марш белән үтү бәхете елмая, ул узган елның декабрендә хәрби хезмәткә чакырыла.
Салаватның язмышы яшьтәшләренең тормышыннан бик нык аерылмый: башлангыч мәктәпне туган авылы Искилдедә тәмамлый, аннан 2 санлы Барда урта мәктәбендә укый. Уку белән беррәттән спорт белән шөгыльләнә — футбол, хоккей уйный, велоспортны ярата, мәктәп һәм район намусын яклап, күп кенә спорт чараларында катнаша, төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә, медальләргә лаек була, ярышларның берсендә хәтта призга магнитофон да ала. Аның ике апасы бар — Миләүшә һәм Алсу.
Мәктәптән соң край политехник колледжының Барда филиалына механикка укырга керә. Әмма озак та укымый, армиягә чакырыла. Салават гаилә хәле буенча хәрби хезмәткә бармый да кала алган булыр иде, чөнки әтисе Фәтхулла —
1 группа инвалид, әнисе Кадрия — өченче группада. Әмма әти-әнисе улларына лаеклы тәрбия биргәннәр, шуңа күрә Салават егет кеше хезмәт итәргә тиеш, дип саный һәм моның белән килешмичә мөмкин түгел.
Хәзер Салават Калининград өлкәсе Балтийск шәһәренең коры җир гаскәрләрендә — илебезнең иң кө нбатыш шәһәрендәге форпостында хезмәт итә. Хезмәте аңа ошый, әти-әнисенә һәр атна шалтыратып тора.
Безнең армиянең иң яхшы һәм стратегик мөһим берләшмәләренең берсе нәкъ менә Калининград ө лкәсендә урнашкан, шуңа күрә дә Салаватка Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән парадта катнашу бәхете елмая. Әлбәттә, шундый мөһим һәм җаваплы чарада катнашырга тиеш солдатларны сайлап алганда аларның шәхси сыйфатлары да исәпкә алына.
Салават әнисенә сөйләгәнчә, алар парадта катнашу өчен өч ай интенсив шөгыльләнәләр, тренировкалар үтәләр. һәм хәзер ул тормышындагы шундый уникаль вакыйгада катнашуы белән чын-чынлап горурлана. Аның бүләкләре арсеналында спорт уңышлары өчен медальләр генә түгел, ә «19411945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәрби парадта катнашкан өчен » медале дә бар. Аңа парадка әзерлек вакытында һәм аны үткәргәндә актив катнашкан һәм аерылып торган хәрби хезмәткәрләр генә лаек була.
«Хезмәт итүдән курыкмагыз, — ди Салаватның әнисе Кадрия апа, булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп, — үз бурычыгызны үтәгез. Без, әти-әниләр, әлбәттә, балаларның һәрвакыт янда булуын телибез, әмма хезмәт итәргә кирәк. һәм беркайчан да, бер кайда да сугыш булмасын».
«Бурыч» һәм «намус» сүзләре кадерле төшенчә булган һәм йөрәк чакыруы буенча Ватанга хезмәт итүче шундый егетләребез белән горурланасы гына кала. Ул барыбыз өчен, киләчәк буын өчен үрнәк -без ата-бабаларыбызның бу Җиңүгә керткән өлешен онытмаска тиеш.
Туганнары Салаватның армиядән кайтуын түземсезлек белән көтә. Аңа калган айларын лаеклы хезмәт итеп, өенә исән-имин кайтуын телибез.
Наталья ЕЖОВА.
Фото гаилә архивыннан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *