РАЙОННЫҢ почетлы гражданины һәм мәгариф отличнигы Хәниф абый белән Рәшидә апа Тякиннар гаиләсендә биш бала тәрбияләнеп үсә: Рәүфә, Рәис, Рәүф, Рөстәм һәм Әлфия. Алар, төрле профессияләр сайлап, тормышның төрле тармакларында хезмәт иттеләр. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, оныклар үстереп Тякиннар династиясен дәвам итәләр.
Биш баланың икенчесе булып туган Рәис, башкалардан аермалы буларак, үзенә гаҗәеп һөнәр сайлый. Кече яшеннән башлап тырышып белем ала, үзен физик яктан чыныктыра, очучы булырга хыяллана.
Рәис Хәниф улына сентябрь аенда 65 яшь тулды. Аның үткән тормыш юлына борылып карасаң, нинди генә авырлыклар, четерекле вакыйгалар, борчу-мәшәкатьләр кичерелмәгән. Шуңа карамастан, Рәис үзен нык тота, кайгы-сагышларга бирешми, яшьләр кебек хәзер дә төрле спорт чараларында актив катнаша, призлы урыннар яулый. Кыскача аның тормыш юлын күзәтеп үтик.
Туган авылы — Күчтәнти, сигезьеллык белемне Яңавылда ала. Урта мәктәпне Бардада тәмамлый. Барда хәрби комиссариаты тәкъдиме буенча Рәис Себердә Иркутск авиатехника училищесына (гражданнар иминлеге) укырга керә, аны үрнәк тәртип белән кызыл дипломга тәмамлый. Аннары укуын Киев шәһәрендә авиация институтында дәвам итә.
Хезмәт стажы МИ-8 вертолетында бортмеханик булып 133 нче очу отрядында башлана. Дәүләт планнарын һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүдә гел югары күрсәткечләргә генә ирешә ул. Бу хакта күн санлы грамоталар, рәхмәт хатлары сөйли. Алма-Атада хәрби бурычын уңышлы үти.
Тормыш иптәше Елена белән гаилә тормышы Иркутск өлкәсе Мама поселогында башланып китә, ике бала — малай һәм кыз (Марат һәм Марина) тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, кызы Марина баласын ятим калдырып фаҗигале төстә үлә. Хатыны Елена да егерме еллап түшәктә ятып, озак авырудан соң вафат була. Менә инде 6 ел Рәис ялгыз тормыш кичерә. Ләкин үткән тормышына үкенми, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
Очучы һәрвакыт сәламәт, кирәкле нормативларны төгәл үтәүче, пунктуаль булырга тиеш. Рәис Хәниф улы гел алдынгы сафларда атлый. Иркутск өлкәсенең җиңел атлетика буенча җыелма командасында була. Инде лаеклы ялга чыгып, туган якларга кайтуына да 20 ел вакыт узган. Якын дусты — спорт аның бүген дә яшәү рәвеше. Гаҗәеп оста йөгерүче, чаңгычы ул, районда төрле шәхси һәм команда беренчелегендәге эстафеталарда, ярышларда призлы урыннар яулаучы спортчы. һәр көн 10 км ара йөгерә ул, ә кыш көне шул ук араны чаңгыда уза. Җитмешенче елларда В.И. Ленинга багышлап эшләгән һәйкәле әле бүген дә туган авылы мәдәният йорты алдында истәлек булып тора.
Болардан тыш Рәис җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Бардада «Колос» санаториенда директор булып эшләгән вакытында спорт һәм сәламәтләндерү чаралары үткәрүгә зур игътибар бирде. Зур шәхси хуҗалык тота, яшелчә-җимеш, чәчәкләр үстерә, Күчтәнтидә җир участогы алып анда бал кортлары да үрчетә.
Идеал ЗАКИРОВ,
хезмәт ветераны, Күчтәнти авылы ветераннар советы рәисе.
Очучы, ветеран, спортчы
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").