Кешене өмет яшәтә

С.Н. Назин— ТОРМЫШ — кызык әйбер. Белем аласың, эшлисең, лаеклы ялга чыгар вакыт җиткәнен көтәсең. Ул көн килә, тик, бер эшләп гадәтләнгәч, тукталып калып булмый, һаман эшлисе килеп тора. Соңгы вакытка кадәр гел хезмәттә булуым шул теләкнең бер чагылышыдыр, минемчә…
Сәлим Нәҗип улы Назин белән әңгәмәбез аның хезмәткә мөнәсәбәтен күрсәтүче шушы сүзләрдән башланды. Алтмыш биш яшен билгеләүче юбиляр белән сөйләшеп, тормыш юлы борылышларын барладык, тормышка һәм дөньяга карашлары белән кызыксындык.
Газета укучыларны Сәлим Нәҗипович белән таныштырып тору кирәкмидер дә шикелле. 1978 елда медицина институтын тәмамлап, районга баш санитар врач булып килгәннән бирле аның бөтен тормышы һәм эшчәнлеге күз алдыбызда үтә. Эшчәнлек дигәннән, башта ук аның һәр урында зур җ аваплылык һәм бирелгәнлек белән хезмәт куюын, тапшырылган һәр эшне үзенә генә хас тырышлык һәм үҗәтлек белән башкаруын билгеләргә кирәк.
— Еш кына миңа милли-мәдәни юнәлештә эшчәнлек алып баруым, бу юлга ничек килүем турында сорау бирәләр. «Милләтче» дип атаучылар да юк түгел, — ди ул. — Татар авылында туып-үстем, татар мохитендә һәм рухында тәрбияләндем. Институтта укыган чагымда, аннары Бардада эшли башлагач та татар һәм башкортларның милли-мәдәни проблемаларын анализлап, халыкның җәмгыятьтә булган мө мкинлекләрдән тулы файдалана алмавы, биредә рус телен начар белү дә үзен сиздерүе турында анык фикергә килдем. Менә шушы миндә милли ихтыяҗларны канәгатьләндерү буенча эш алып бару теләге тудырды.
Яшәү һәм хезмәт урыным итеп Барданы, милли районны, сайлавым да очраклы гына булмагандыр. Дөрес, мине ул чорда райбашкарма комитет рәисенең урынбасары булып эшләгән Мәлик Сәет улы Мәүлекаев эзләп табып, чакырып китергән иде. Башка район яисә шәһәргә китү мөмкинлеге булса да, Барданы сайладым. һәм хәзер, күп еллар үтү белән, өзеп әйтә алам — ялгышмадым.
Барда минем өчен икенче ватан булып кына калмады, биредә баш санитар врачтан алып район администрациясе башлыгының беренче урынбасарына кадәр зур хезмәт юлы үттем, бай хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе тупладым, районны социаль-икьтисади үстерүгә мөмкин булган кадәр көч салдым, милли-мәдәни мәсьәләләрне хәл итү буенча эзлекле эш алып бардым һәм барам. Биредә мин дуслар һәм фикердәшләр таптым, күпләр белән үзара аңлашып, килешеп эшләдек. Бардада хатыным Нурия Равил кызы белән матур гаилә оясы корып, мәгълүм уңышларга ирештек, биш бала тәрбияләп үстердек, һәрберсенә югары белем алуда, гаилә тормышы башлауда ярдәм иттек, хәзер оныкларыбызны багабыз, алар инде җидәү…
— Сәлим Нәҗипович, шулай да бу еллар дәвамында Бардадан китү һәм яңа урында эшләү мөмкинлеге дә булмый калмагандыр бит.
— Әйе, Бардага «өч ел эшләп карыйм әле», дигән уй белән килгән идем. Баш санитар врач вазыйфаларын сигез ай гына башкарырга туры килде. Райбашкарма комитет рәисе Салих Закир улы Абдалов тәкъдиме белән, озак кына уйлаганнан соң, район больницасы баш врачы эшен кабул иттем. Монда килгәндә үк район җитәкчелеге алдына: «Врачлар кайтаруда, аларны квартира белән тәэмин итүдә ярдәм булырмы?» дигән сорау куйдым. «Булыр», дигән җавап алдым, ярдәм итәргә ышандырдылар. һәм, чыннан да, сиксәненче елларда район больницасын төрле белгечлекләр врачлары, аларны торак белән тәэмин итүдә сизелерлек адым ясалды.
Алты ел эшләгәч, Нытвада урнашу мөмкинлеге туган — чакыру алган идем. Район җитәкчеләре башкача хәл иттеләр: без күгәргән мәсьәләләрдән яңа больница төзү, аналарны һәм балаларны саклауны яхшырту, кадрлар мәсьәләсендә булышлык күрсәтү буенча нәтиҗәле чаралар күреләчәгенә ышандырып, китүне туктаттылар.
Эшне дәвам иттем. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү, халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча ныклы эш алып барырга туры килде. Аның каравы, немец төзүчеләре ярдәме белән торгызылган яңа бина да булды, аналарга һәм балаларга, тулаем, район халкына ярдәм итү буенча эшлекле чаралар күрелде, кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителде.
Ә 1990 елның мартында яңа эш урынына — райбашкарма комитет рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп сайладылар. Менә шуннан алып 2010 елга кадәр район хакимият органнарында эшләдем, узган ел Сергей Миннихан улы Ибраевтан чакыру алгач, янә бер ел район администрациясе башлыгының беренче урынбасары вазыйфаларын башкардым.
— Үткән елларны күңелдән кичергәндә нинди уйлар килә, нинди әйтер теләкләрегез бар?
— Шуны әйтәсем килә: һәр буынга тормышында авыр сынау үтәргә туры килә. Социализм шартларында тәрбияләнеп үскән, белем алган һәм эшләгән безнең буынга, мәсәлән, капитализмга, базар мөнәсәбәтләренә күчү галәмәтләрен кичерергә туры килде. Авыр булды, туксанынчы елларны бүген дә тетрәнеп искә алабыз.
Хәзер районны җитәкләүчеләргә, гомумән, бүгенге яшьләргә дә җиңел түгел. Нефтьнең очсызлануы һәм, тулаем, дөнья хәлләре катлаулану яңа зур сынаулар алып килде. Бюджет белән хәл авыр, нинди дә булса эшләр башлау, үзгәрешләр ясау өчен мөмкинлекләр чикле. Алдагы елларга прогноз ясау түгел, кайвакыт берничә көннән нәрсә булачагын күзаллау да кыен. Шуңа күрә бүген бик төптән уйлап, һәрьяклап анализлап, средстволарны сакчыл тоту аеруча мөһим шарт булып тора.
Тормыш — тоташ хәрәкәт, көрәш ул. Бүгенге халәтебездә бу ачык чагыла. Барыбызга да ихтыяр көче, сабырлык насыйп булсын, авырлыкларны бергә-бергә үткәрик.
Шуны да билгеләр идем: җәмгыятьтә хәзер идеология җитми. Коммунистик идеяләр кешеләрне берләштерә, эшкә дәртләндерә, иртәгегә ышаныч белән яшәтә иде. Кешене өмет яшәтә, рухландыра. Ә хәзер нәрсә? Бушлыкны бетерү өчен илебездә зур эшләр алып барыла, халкыбызның патриотлык һәм милли-дини рухын күтәрү чаралары тормышка ашырыла. Бу алга таба үзенең уңай җимешләрен бирәчәк. Интеллектуаль үсешкә әһәмият биргән очракта ил алга китәчәк.
Сәлим Нәҗиповичны төрле яктан күрсәтергә мөмкин. Районның почетлы гражданины, инициативалы, актив җәмәгатьче, район, край һәм Татарстан арасында бәйләнешләрне ныгытучы, яхшы гаилә башлыгы, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы. Иң мөһиме, күпләр өчен кеше хәлен аңлый белүче, ярдәмчел, игелекле зат, тормышта катлаулы хәлләргә очрап, аңа мөрәҗәгать итүчеләр, һичсүзсез, бу сүзләрнең дөреслеген расларлар.
Юбилее белән котлап, Сәлим Нәҗиповичка асыл сыйфатларына һәрчак тугры булуын, ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле озын гомер телибез.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *