«Ешрак очрашырга кирәк»

ПЕРМЬ крае губернаторы Виктор Басаргин 26 сентябрьдә, шимбә көнне, безнең, районда булды. Ул район активы — Земство Җыелышы депутатлары, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда район башлыгы Вазыйфаларын башкаручы Сергей Ибраев, район администрациясе башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Татьяна Балтаева, Земство Җ ыелышы рәисе Хәлил Алапанов катнашты.Виктор Федорович үз визитының максатын райондагы хәлне өйрәнү белән аңлатты.
26 сентября состоялся визит губернатора Пермского края Виктора Басаргина в Бардымский район
Регион башлыгы чыгышын Корбан бәйрәме белән котлаудан башлады һәм барчасына тынычлык, иминлек теләде. Пермьдә узучы Бөтенрәсәй милли бердәмлек форумы турында сөйләде, безнең крайның милләтара килешү, тотрыклылык утравы булуын, ө йрәнер һәм тәҗрибә алырлык нәрсәләр күп булуын билгеләде.
— Бүген минем сездән нәрсәләр башкарылганлыгы, нәрсәләр эшлисе барлыгы турында объектив бәяләр, объектив тәкъдимнәр ишетәсем килә, — дип ассызымлады край губернаторы.
Күпләр чыгыш ясады, район яшәешен һәм үсешен тәэмин итүгә кагылышлы сораулар күтәрелде, тәкъдимнәр яңгырады. Эшмәкәр Рафикъ Сәлахов, мәсәлән, дәүләт сатып алуларын үткәргәндә районның кече бизнесы субъектлары мәнфәгатьләрен исәпкә алу кирәклеге, подряд эшләр һәм акчалар районнан читкә китмәсен өчен чаралар күрү мәсьәләсенә басым ясады. Земство Җыелышы депутаты Дамир Юсуфкулов «Пермь-Куеда» региональ трассасы үтүче Барда һәм район авыллары урамнарының төн буена яктыртылуы проблемасын хәл итү, район үзәгенең «Көнбатыш-3» микрорайонын газлаштыру мәсьәләсен күтәрде, шулай ук ветеран оешмаларыннан тыш, җирле парламент партияләре бүлекләрен берләштерүнең максатка ярашлы булачагы турында фикер әйтте.
Район Земство Җыелышы депутатлары Илнур Сәгыйдуллин һәм Таңсылу Мукаева губернаторга социаль объектлар — район больницасы өчен яңа корпус һәм Төнгүктә урта мәктәп төзелешен хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Ә Земство Җ ыелышы депутаты Җәүһәрия Габдулхакова край җитәкчелегенә массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Район ветераннар советы рәисе Төфхәт Ишморатов билгеләп үткәнчә, район администрациясе ярдәме белән ветераннар өчен күп нәрсә эшләнә. «Сугышта катнашучылар, крайда беренчеләрдән булып, уңайлыклары булган тораклар белән тәэмин ителделәр, киләчәктә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш балалары турында да кайгырту яхшы булыр иде», — диде ул. Шулай ук Төфхәт Суфый улы ветеран оешмаларына ярдәм итүне сорады, «Колос»та янә район халкын сәламәтләндерү урыны булдырырга тәкъдим итте. Район аксакаллар советы рәисе Кадырҗан Зиятов Пермьдә халыклар дуслыгы йорты оештыру, ә районнарда — милли-мәдәни үзәкләргә бүлмә бүлү турындагы мәсьәләне күтәрде, эчүчелек белән көрәшне көчәйтү мөһимлеген билгеләде. Балалар һәм башка муниципаль учреждениеләрдә видеокүзәтү урнаштыру, ГАИ өчен махсус автомашина бүлүдә ярдәм — бу мәсьәләләр эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Мәҗит Дускаев чыгышында яңгырады.
КПРФның җирле советы беренче секретаре Тәфкил Суфиянов физкультура һәм спортка ярдәм итү, яшьләр белән эш оештыру, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чараларны дәвам итү мөһимлеген билгеләде. Район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозафаров район мөселманнары йөзеннән край һәм район җитәкчеләренә Җәмигъ мәчетен төзүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Губернатор Виктор Басаргин күтәрелгән һәр сорау буенча үз фикерен әйтте, тәкъдимнәрне тыңлап, беркетеп барды. Аң лашыла, барлык проблемаларны тиз вакытта хәл итеп булмый, әмма, иң мөһиме, губернатор бардалылар эшләре һәм борчу-мәшәкатьләре турында мәгълүмат алды.
— Мин сезне ишеттем, — диде Виктор Федорович. — Бүгенге кебек ешрак очрашырга, проблемаларны тикшерергә кирәк. Без сезнең барлык сорауларыгызны өйрәнәчәкбез. Бөтен җирдә динамика булырга тиеш, уңышларда тукталып калырга кирәкми. Проблемалар хәл ителсен өчен һәрвакыт хәрәкәт итәргә, эшләргә кирәк, кешеләрнең үз шөгыле булсын, хезмәт хаклары күтәрелсен.
Барыгызга да уңышлар телим! Ышанам, без әле тагын очрашырбыз.
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *