Киләчәк яшьләр кулында

Кадровый резерв Пермского края

20 ОКТЯБРЬДә Пермь крае Законнар чыгару Җыелышында 23 санлы сайлау округы буенча Пермь крае Яшь кадрлар резервына сайлап алу үтте. Икенче чакырылыш Яшьләр парламентының эше тәмамлануга якын. Яшьләр парламент хәрәкәте активлаша бара hәм инде край буенча ике меңнән күбрәк яшьләрне берләштерә. Инициативалы, энергияле, яңа идеяләр белән тулы егет-кызларның. Пермь краеның Яшь кадрлар резервы hәм Яшьләр парламенты проектларын тормышка ашыру буенча тәҗрибәсен Россия Федерациясенең башка субъектлары да куллана башлады. “Яшь кадрлар резервы“ проектының максаты — үз территориясен үстерүдә кызыксынган hәм Пермь

Подробнее

Кәүсәрия Нуруллинаның иҗат кичәсе

Творческий вечер Каусарии Нуруллиной

Кәүсәрия Нуруллина — үзенең иҗаты белән крайда hәм, hич арттыру булмас, татар дөньясында танылу алган шагыйрә. Ул hәрдаим илhамланып иҗат итә, инде өч китап чыгарды, аның шигырьләренә күпме җыр язылды hәм популяр артистлар башкаруында халык күңеленә юл тапты! Үзе яшәгән Чайковский шәhәрендә милли-мәдәни эшләрдә башлап йөрүче, күп еллар дәвамында милли үзәкнең актив эшчәнлегенә ирешкән, хәзер фольклор ансамблен җитәкләүче, шәhәр татар hәм башкортлары арасында игелекле эшләре белән ихтирам казанган зат ул. “Мин иҗатка туксанынчы елларда килдем, — ди Кәүсәрия. – Бардада

Подробнее

Гимназистлар — беренче

Восемь команд – одна победа

ШУЛ УК КөННЕ Барда гимназиясендә үткән парламент дәресендә районның төрле мәктәпләреннән сигез команда катнашты. Катнашучылар үз группаларына креатив, кызыклы һәм берүк вакытта җитди исемнәр уйлап тапканнар. Шулай итеп, гимназия командасы — «Барда казлары законда», 2 санлы Барда урта мәктәбе — «Аюлы як», Озын Ялан — «Озын Ялан фракциясе», Каенавыл — «Смайл 911», Үдик -«Ника», Сараш — «Патриотлар», Печмень — «Торнадо» һәм Төнгүк — «Парламент» дип аталдылар. Әйтергә кирәк, командалар чара статусына туры килергә тырыштылар, ул Пермь крае оешуның 10 еллыгына

Подробнее

Татар һәм башкортның символы -түбәтәй

Варакия Нургалиевна Кантуганова из 1 Краснояра

— МөГАЕН, миндә матурлыкка мәхәббәт балачактан ук салынгандыр. Әтиемнең агачтан бик матур шкафлар ясавы, аларны чәчәкләр белән бизәве, ә әниемнең тәрәзә пәрдәләре чигүе хәтеремдә. Ишегалдында, тәрәзә төпләрендә чәчәкләр күп булуын яратам, — дип башлады сөйләшүне 1 Әрҗәннән Вәрәкыя Нургали кызы Кантуганова. Ул түбәтәйләр һәм хатын-кызлар өчен калфак тегү һәм чигү белән инде берничә ел шөгыльләнә. Барда һәм Казан, татар һәм башкорт түбәтәйләренең бер-берсеннән ничек аерылып торуларын яхшы белә. Дөрес әйтәләр: «Эшче куллар ял белмәс». Вәрәкыя Нургали кызы да түбәтәйләр чигү белән

Подробнее

Мәдәният яши икән, халык та, аның үткәне дә, киләчәге дә бар

Фестиваль полотенца «Узоры тастымала».

һәР ХАЛЫКНЫҢ мәдәниятендә үз гореф-гадәтләре һәм йолалары бар һәм аларда сөлге аерым урын алып тора. Ул, кеше гомеренең төп мизгелләрен билгеләп, аны туганнан алып картайганчы озата. Элек һәр йортта тукылган бизәкле озын сөлге булган, ул «тастымал» дип атала, көндәлектә нигездә чигелгән сөлге кулланылган. Ата-бабаларыбызның өйләрендә тастымал иң күренгән урында: стена буенда, тәрәзә өстендә, тәрәзә арасында эленгән, аның белән көзгеләрне һәм стенадагы фотографияләрне чорнап куйганнар. Бүген бу сөлгеләр — сирәк күренеш, хәтта реликвия. Хәзер аларны туйлар һәм бәйрәмнәр вакытында гына күрергә

Подробнее

Якташыбыз Алина Аптукова — «Татар кызы — 2015»

Алина Аптукова

Конкурсның финалы 16 октябрьдә Чиләбе шәһәрендә узды. Көньяк Урал башкаласында Чиләбе, Төмән, Түбән Новгород, Ульяновск, Кемерово, Томск өлкәләреннән, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан һәм Пермь краеннан унике кыз көрәш алып барды. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Бу уңай белән Чиләбегә Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов килгән иде. Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы рәисе, «Татар кызы» конкурсы оештыру комитеты җитәкчесе Лена Колесникова Бөтенрәсәй конкурсының Татарстан Республикасы

Подробнее

Читне макта, туган җиреңдә яшә

Диляра Хамитовна и Марат Миннеханович Нурсубины

РАЙОНДА ел саен күп балалы гаиләләр саны арта бара, һәм бу, әлбәттә, сөендерә. Аларның берсе Икенче Әрҗәндә яши. Күпләр биредә эш табуы авыр дияр, тик эзләгән кеше һәрвакыт таба. Диләрә Хәмит кызы белән Марат Миннехан улы кемнәндер көтеп ятучылардан яки үз проблемаларында башкаларны гаепләүчеләрдән түгел — алар үз хуҗалыклары белән яшиләр. Диләрә һәм Маратның күп балалы гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Өлкән кызлары Эмилия 5 класста укый, аңа 11 яшь. Бик актив, биергә ярата, күп укый, төрле олимпиадаларда катнаша. Уллары Эмиль

Подробнее

Тырышларның эше уң була

Абузовы

100 БАШТАН күбрәк сарык, 50 умарта бал кортлары, өч сутыйда теплица, карплары белән буа, иркен йорт һәм каралты-кура — болар барысы да II Әрҗәндә яшәүче Рәис Ибрай улы һәм Мәүлидә Хәбибрахман кызы Абузовлар гаиләсенең 15 сутый участогында урнашкан. КФХ хуҗасы сүзләре буенча, алар ел әйләнәсендә табыш алалар. Теплица инде апрельдә үк кыяр уң ышы бирә башлый, аннан — помидор, баклажан һәм борыч. һәр көн түтәлләрдән тоннага якын яшелчә алалар. Җәен һәм көзен гаиләне бал кортлары «туйдыра», кышын — сарыклар, үгезләр

Подробнее

Дуслык күпере

Учащиеся 6-8 классов Бардымской гимназии посетили Уфу

Край башкорт корылтае, Башкортостан республикасы халыклар дуслыгы йорты белән үзара килешү буенча, «Россия Федерациясе башкортлары» максатчан дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, гимназияне» 6-8 класс укучылары Уфага барды. Безне Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү, туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге вәкилләре каршы алды. Шул ук көнне Башкорт корылтае һәм Дуслык йорты вәкилләре белән очрашу оештырылды, алар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм безгә истәлеккә бүләкләр, китаплар тапшырдылар. УФАДАЕЫ өч көнлек программа бик эчтәлекле булды. Р.Гарипов исемендәге 1 санлы республика башкорт гимназия-интернатында булдык.

Подробнее

«Иллюзион» — Бардада

Барда приняла театр-студию «Гистрион» со спектаклем «Иллюзион»

МАРТТА Кама буе лукойлчыларының һәм Пермь дәүләт сәнгать һәм мәдәният академиясенең Җиң үнең 70 еллыгына һәм вузның 40 еллыгына багышланган бердәм хәйрия акциясе старт алды. 12 майда Барда сәхнәсе рус совет драматургы Александр Галичның «Матросская тишина» спектакле белән «Гистрион» театр-студиясен кабул иткән иде инде. 13 октябрьдә Бардага инде таныш булган труппа янә килде, бу юлы яшь актерлар бардалыларга Андрей Курейчикның пьесасы буенча «Иллюзион» спектаклен тәкъдим иттеләр, аның режиссеры — РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор Виктор Ильев. Беренче карашка, тамашачыга алты

Подробнее