Почетлы гражданнар

Почетные граждане; Книга Почета

РАЙОННЫҢ почетлы гражданины дигән мактаулы исем быел Гыймран Зариф улы Кәримовка hәм Мәлик Габтелбәр улы Кучуковка тапшырылды   Башкарган эшеңнең нәтиҗәсе булсын Татарстанның Кукмара районында туып-үскән Гыймран Зариф улын язмыш безнең яклар белән бәйли. Армия хезмәтен үткәннән соң Пермь өлкәсенең Сталинград урман хуҗалыгында (леспромхоз) эшли. Мәктәп елларыннан ук җирле газетада язмалары дөнья күрә башлый. — Беренче мәкаләмне дүртенчедә укыганда яздым. Ике битлек язмадан газетада нибары 5 җөмләм урын алды. Шуннан мин фикерләремне кыскарак чагылдырырга тотындым. Аннан өстәп яза башладылар. Класс

Подробнее

Көтеп алынган бүләк

КөТЕП алган җимеш тәмлерәк, дигән әйтем бар. Шул фикерне дәвам иткәндә, көтеп алган бүләкнең дә кадерлерәк булуы бәхәс тудырмый. Сүзебез — озак көтелгән һәм, ниһаять, 11 июньдә булган бер вакыйга турында. Бу көн икенчеәрҗәнлеләр һәм бу авылга мөнәсәбәтле булган һәркем, район халкы өчен истәлекле вакыйга белән билгеләнде: Тол елгасы аша салынган яңа күпер файдалануга тапшырылды. Күп еллар дәвамында язгы ташулар вакытында «зур җирдән» аерылып торган авыл халкының шатлыгы көләч йөзләрдә ачык чагыла иде. Дөрес, узган гасырда ук асфальт юлдан радио-телевизион

Подробнее

Бергә эшләгән көннәр кадерле

Проводили на заслуженный отдых Р.И. Уразову и Ф.Т. Масагутову

Район администрациясендә район яшәеше мәсьәләләре хәл ителә. Монда эшләү өчен белгечләр дикъкать белән сайлап алына. Апрель аенда администрация аппаратында җаваплы эшләр башкарган, озак еллар эшләгән тәҗрибәле белгечләр Р.И. Уразованы һәм Ф.Т. Мәсәгутованы һ.б. тантаналы төстә лаеклы ялга озаттылар. Танып кызы Резида Илгать кызы Уразова район администрациясендә 28 елга якын эшләде. Башта район Советы рәисе Ә.Ә.Яруллин, аннан район хакимияте башлыклары Р.Ә. Исмәгыйлов, И.Ш.Урстемиров һәм муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев белән эшли ул, секретарь Вазыйфасын үти. — Район башлыгының секретаре булуны җиңел хезмәт

Подробнее

Милли тормыш һәм дин

19-21 май көннәрендә Казан шәһәрендә VII Бөтенроссня татар дин әһелләре форумы узды. Бу чараны чираттагы мәртәбә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты оештырды. Оештыру комитетының чакыруы буенча форум эшендә башка делегатлар белән бергә безнең районнан да унбер кеше, мәчетләребезнең имам-хатыйблары — А.С.Ямалетдинов, И.Г.Рангулов, Г.Г.Усаев, Ф.М.Иманаев, М.МЗимасов, Ф.Г.Ижәев, Ш.М.Уртабаев, Р.С.Мостаев, С.Х.Батыров, М.Н.Мозафаров катнашты. Төркемне район администрациясе автомашинасында М.Г.Назаргулов хәвеф-хәтәрсез йөртеп алып кайтты. Форумның секция утырышлары 19 майда, ә пленар утырышлар 20 майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия

Подробнее

Онытылмас вакытлар, онытылмас фильмнар

Фильм! Фильм! Фильм!

Без, бүгенге өлкән буын кешеләре, совет чорында төшерелгән фильмнарны карап, аларның геройлары рухында тәрбияләнеп үстек. Ул вакытта совет кино сәнгате, чыннан да, халыкны тәрбияләүче дә, оештыручы да иде. В.И.Ленин «Сәнгать төрләренең иң мөһиме — кино сәнгате» дигән сүзләрен юктан гына әйтмәгәндер. Хәтердә, авылга кино килсә, ул көн чын бәйрәм шикелле була, бар халык шатланып, гәпләшә-гәпләшә клубка кино карарга ашыга иде. Сугыштан соңгы елларда тавышсыз кинолар күрсәтелгән вакытлар да истә. Экранда артистлар сөйләшәләр, тик тавышлары чыкмый, астарак сүзләре генә язылып бара

Подробнее

Күңелле концерт

Отчетный концерт Бардымской детской школы искусств

БАЛАЛАР сәнгать мәктәбенең еллык отчет концерты быел да күтәренке рухта узды. Ел буена тырышып шө гыльләнгән укучылар, төрле конкурсларда җиңүчеләр, балаларны сәнгать серләренә төшендергән укытучылар — беркем игътибардан читтә калмады. Чыгарылыш класслар укучылары адресына да изге теләкләр яңгырады. 2015-2016 уку елында сәнгать мәктәбендә 201 бала укыды. Алар ел дәвамында район, муниципальара, край, зона, бө тенрәсәй һәм халыкара бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, Барда районы данын лаеклы якладылар. 25 май кичендә сәхнәдәге чыгышларын әти-әниләре, якыннары сокланып һәм сөенеп күзәтте. Котлау, бүләкләүләр концерт

Подробнее

График сабантуев в сельских поселениях Бардымского муниципального района

№ Сельское поселение Населенный пункт Дата Время 1 Бардымское сельское поселение д. Мостовая 12.06.2016 12.00 д.Старый Чад 04.06.2016 12.00 2 Березниковское сельское поселение д. Ишимово 19.06.2016 12.00 д.Куземьярово 11.06.2016 12.00 3 Бичуринское сельское поселение с. Бардабашка-1 11.06.2016 г 14.00 д. Учкул 10.06.2016 г 17.00 с. Бичурино 19.06.2016 г 12.00 4 Брюзлинское сельское поселение с. Брюзли 11.06.2016 11.00 с. Сюзянь 12 .06.2016 11.00 д. Батырбай 13.06.2016 11.00 5 Елпачихинское сельское поселение д. Усть-Тунтор 11.06.2016 г 11.00 д. Искирь 12.06.2016 г 11.00

Подробнее

Гомергә хәтердә калачак

Торжество в Бардымской средней школе № 2

— БУ КӨН сезнең күңелегездә гомергә хәтердә калачак! Еллар үткәч тә әле сез аны һәм аның белән бергә мәктәп дусларыгызны, укытучыларыгызны искә алачаксыз. Зур юлларга озатучы соңгы кыңгырау бәйрәме тормышыгызның иң матур һәм истәлекле хатирәсе булсын… Бу сүзләр 2нче санлы Барда урта мәктәбендә үткән тантанада яңгырады һәм, чыннан да, ул дулкынландыргыч, җылы хисләр һәм теләкләр белән уралган, һәркемнең күңелендә уелып калырлык иде. Мәктәп директоры Т.И.Абузов, аның урынбасарлары, чыгарылыш класс укучыларының беренче укытучылары һәм класс җитәкчеләре, беренче класс укучылары котлау сүзләрен

Подробнее

Эшлекле очрашу

Экономический форум в Барде

Районда Рәсәй эшмәкәрләр көнен билгеләп үтү күркәм гадәткә әверелде. Пермь крае сәнәгать, эшмәкәрлек һәм сәүдә министрлыгы, Барда муниципаль районы администрациясе, «Барда»Агробизнесинкубатор»коммерцияле булмаган партнерлыгы һәм Пермь крае эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге ярдәме белән оештырылган икътисади форум 17 майда Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә уздырылды. Бу мөһим чарада Пермь крае икътисадны үстерү министрлыгы вәкилләре, район эшмәкәрләре һ. б. катнашты. Форумны Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев ачты һәм край хөкүмәтеннән килгән кунаклар: Пермь крае сәнәгать, эшмәкәрлек һәм сәүдә министры урынбасары, кече

Подробнее

Халык мирасын саклап

Җәмгыять мәнфәгатьләренә хезмәт итү һәм үткәннең тарихи һәм мәдәни процесслары турында белем биреп, аның гармонияле үсешенә йогынты ясау -халыкара музей берләшмәсе билгеләгәнчә, барлык музейларның төп функцияләре шулар. Хәзерге вакытка дөньяда төрле тематикадагы дистәләрчә мең музей исәпләнә. Ә безнең, Барда районы халкы өчен ата-бабаларыбызның мәдәни мирасын саклау, кече ватаныбызның тарихын танып белү барыннан да мөһимрәк. Биредә район туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге зур роль уйный. Учреждение хезмәткәрләре мәдәният һәм көнкүрешнең төрле элементларын кертеп экспозицияләр һәм күргәзмәләр оештыру юлы белән патриотик тәрбия

Подробнее