Эшлекле очрашу

Экономический форум в Барде
Районда Рәсәй эшмәкәрләр көнен билгеләп үтү күркәм гадәткә әверелде. Пермь крае сәнәгать, эшмәкәрлек һәм сәүдә министрлыгы, Барда муниципаль районы администрациясе, «Барда»Агробизнесинкубатор»коммерцияле булмаган партнерлыгы һәм Пермь крае эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге ярдәме белән оештырылган икътисади форум 17 майда Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә уздырылды. Бу мөһим чарада Пермь крае икътисадны үстерү министрлыгы вәкилләре, район эшмәкәрләре һ. б. катнашты.
Форумны Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев ачты һәм край хөкүмәтеннән килгән кунаклар: Пермь крае сәнәгать, эшмәкәрлек һәм сәүдә министры урынбасары, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү идарәсе начальнигы И.А. Никитенко һәм аны» урынбасары, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программаларын координацияләү бүлеге начальнигы О.А. Денисова белән таныштырды. Алар район үзәгендә «Строй-пром» ОООсы, «Дарина» балалар бакчасы һәм күп функцияле үзәк (МФЦ) эшчәнлеге белән танышырга өлгергәннәр. Сергей Миннихан улы бу болгавыр заманда эшмәкәрләргә үз эшләрен алып бару җиңел булмавын билгеләп хезмәтләрендә уңышлар теләде, Рәсәй эшмәкәрләр көне белән котлады. Алга таба И.А. Никитенконың «2016 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме дигән темага чыгышы тыңланды.
— Пермь крае бу өлкәдә лидерлар рәтендә бара. Кече һәм урта эшмәкәрлектә шөгыльләнүчеләр саны лаеклы өлеш били, — диде Ирина Апек-сандровна һәм күрсәтеләчәк дәүләт ярдәме, җаваплылык һәм таләпләр турында сөйләде.
Рәсәй Саклык банкының Барда офисы начальнигы И.С. Туйгильдин да эшмәкәрләр белән эшләү тәртибе, нинди шартларда ярдәм күрсәтелүенә тукталды.
Икътисади форумда «Барда муниципаль районының социапь-икъти-сади үсеш перспективалары» дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. Барда муниципаль районы башлыгының икътисади үсеш буенча урынбасары Р.Р. Мукаев районның үз керемен арттыру юллары турында чыгыш ясады: «Район дотацияле, салым керемнәре тик 16 процентны алып тора. Хәлне уңай якка үзгәртү өчен сөрү җирләрен һәм савым сыерлары санын арттыру, файдаланылмаган җирләрне эшкәртү, федераль һәм край программаларында катнашу хисабына икътисадка инвестицияләр җәлеп итү, кече эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү һ.б. эшләү мөһим. Салым аша алынмаган керемнәрне арттыру максатында билгеләнгән тәртиптә милек хокукларын рәсмиләштермәүче күчемсез милек: төзелеш һәм җир участоклары хуҗаларын ачыклауны дәвам итү, аларны салым түләүгә җәлеп итү урынлы. Җир участокларын һәм милекләрен рәсмиләштерүдә булышлык күрсәтергә, хуҗасыз милекне ачыклау максатында муниципаль милекне инвентаризацияләүне дәвам итәргә һ.б.», — дип эшлекле тәкъдимнәр ясады һәм эшмәкәрләрне бәйрәм уңаеннан тәбрикләп уңышлар теләде.
Район авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы М.Ф. Әхмәевның чыгышы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыруга багышланды.
«Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге» җәмәгать оешмасы рәисе С.Н. Назин авыл туризмын үстерү юлларына тукталды.
Барда муниципаль районы башлыгының территорияләрне үстерү буенча урынбасары В.Р. Әмирова ин-фраструктура объектлары төзелеше, юллар ремонтлау һәм салу, газлаш-тыру мәсьәләләрен яктыртты.
Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Барда районында Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ә.М. Куштанова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Л.Ә. Үтәгәнова, Пермь крае буенча 8 санлы районара инспекциясенең федераль службасы начальнигы А.В. Наборщиков катнашты. Чыгыш ясаучылар сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләргә төпле җаваплар кайтардылар. Соңыннан чарага йомгак ясалды, резолюция кабул ителде һәм эшмәкәрләргә бүләкләр тапшырылды.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *