Халык мирасын саклап

К Международному дню музеев
Җәмгыять мәнфәгатьләренә хезмәт итү һәм үткәннең тарихи һәм мәдәни процесслары турында белем биреп, аның гармонияле үсешенә йогынты ясау -халыкара музей берләшмәсе билгеләгәнчә, барлык музейларның төп функцияләре шулар. Хәзерге вакытка дөньяда төрле тематикадагы дистәләрчә мең музей исәпләнә. Ә безнең, Барда районы халкы өчен ата-бабаларыбызның мәдәни мирасын саклау, кече ватаныбызның тарихын танып белү барыннан да мөһимрәк.
Биредә район туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге зур роль уйный. Учреждение хезмәткәрләре мәдәният һәм көнкүрешнең төрле элементларын кертеп экспозицияләр һәм күргәзмәләр оештыру юлы белән патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып баралар.
Халыкара музейлар көне уңае белән биредә 18 майда үткән чара ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясауга багышланды. Ул төрле елларда эшләүче музей хезмәткәрләрен, музей фондын төрле экспонатлар белән тулыландыручы кешеләр — әйберләр бүләк итүчеләрне, мәктәп укучыларын-конкур-сантларны, аларның җитәкчеләрен җыйды. Учреждение директоры Альберт Мәхмүдов узган елгы төп чаралар белән таныштырды. Музей хезмәткәрләре туган якны өйрәнү конференцияләрендә, Мизеров укуларында, Смышляев укуларында, «Үдик — гәйнә башкортлары үзәге» конференциясендә, фәнни экспедицияләрдә һәм күчмә семинарларда актив катнашканнар. Төрле күргәзмәләр үткәрелгән.
Район белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлектә биредә укучылар өчен төрле конкурслар, презентацияләр, туган якны өйрәнү укулары даими үткәрелә. Чарада «Без тынычлык өчен» рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Барлыгы 61 катнашучы 63 эш тәкъдим иткән иде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны үз яшь группасында Вадим Ибраев (Әрҗән) һәм Элина Халитова (2 нче Барда урта мәктәбе) яулады. Аделина Батыркаева, Арсений Максутов (икесе дә 2 нче Барда урта мәктәбеннән) һәм Айгиз Насретдинов (коррекция мәктәп-интернаты) икенче урынга лаек булдылар. Азамат Дускаев (Карман), Регина Хәлило-ва һәм Айназ Рангулов (Сараш урта мәктәбе) өченче булдылар. Призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Элегрәк эшләгән музей хезмәткәрләре Ә.С.Мәүликаева һәм Л.И. Әмирова, фондны тулыландыруда булышучылар — Ф.М. Газизова, З.И. Бәйрәмо-ва һәм Н.Б.Насыйрова шулай ук бүләкләнделәр. Альберт Рафил улы аларга музей эшендә ярдәм иткәннәре һәм биредә үткәрелүче чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *