Гомергә хәтердә калачак

Торжество в Бардымской средней школе № 2— БУ КӨН сезнең күңелегездә гомергә хәтердә калачак! Еллар үткәч тә әле сез аны һәм аның белән бергә мәктәп дусларыгызны, укытучыларыгызны искә алачаксыз. Зур юлларга озатучы соңгы кыңгырау бәйрәме тормышыгызның иң матур һәм истәлекле хатирәсе булсын…
Бу сүзләр 2нче санлы Барда урта мәктәбендә үткән тантанада яңгырады һәм, чыннан да, ул дулкынландыргыч, җылы хисләр һәм теләкләр белән уралган, һәркемнең күңелендә уелып калырлык иде. Мәктәп директоры Т.И.Абузов, аның урынбасарлары, чыгарылыш класс укучыларының беренче укытучылары һәм класс җитәкчеләре, беренче класс укучылары котлау сүзләрен ирештерделәр. Фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда һәм мәктәп тормышында актив катнашучылар һәм уңыш яулаучылар бүләкләнде.
Тантана быел хөрмәтле кунаклар тәбрикләү чыгышлары һәм теләкләре белән аеруча үзенчәлекле булды. Бәйрәмгә муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, район Земство Җыелышы рәисе Х.Г.Алапанов, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе, 23-нче округ буенча депутат В.А.Сухих, Пермь финанс-производство группасы генераль директоры Г.А.Ткаченко, район Земство Җыелышы депутаты Д.М.Юсуфкулов килгән иде. Алар чыгарылыш класс укучыларына һәм мәктәп коллективына ихлас теләкләрен җиткерделәр.
 
Соңгы кыңгырау шалтырады
БЫЕЛ район буенча 11 классны 129, 9 классны 290 укучы тәмамлый. 20 майда алар өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Шатлыклы да, бер үк вакытта моңсу да бәйрәм тантаналы төстә районның барлык мәктәпләрендә үтте.
Торжество в Сарашевской средней школе имени Ш. КазанбаеваШ.Казанбаев исемендәге Са-раш урта мәктәбендә тантана җылы һәм ихлас шартларда узды. Мәктәп ишегаддында укучылар, укытучылар, ата-аналар җыелган иде. Быел учреждениесендә 11 классны 8 укучы, 9 классны 27 укучы тәмамлый.
Бәйрәмне мәктәп директоры А.Ф.Айтакова ачты. «Кадерле чыгарылыш класс укучылары, сезне чын күңелдән соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм! Сезне алда өлкән, мөстәкыйль тормыш көтә. Барлык сынауларны лаеклы үтеп, үз юлыгызны табуыгызны телим. Ул якты һәм шатлыклы булсын», — дип теләде Алсу Фәрит кызы.
Шулай ук муниципаль район администрациясе, авыл поселениесе, укытучылар, ата-аналар һ.б. исеменнән котлаулар яңгырады. Аеруча чыгарылыш укучыларының һәм укытучыларның чыгышлары дулкынландыргыч будды. Күпләрдә күз яшьләре күренде. Мәктәп укучыларының укуда, предмет олимпиадаларында, иҗат конкурсларында, спорт бәйгеләрендәге уңышлары грамоталар, Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев исемендәге премия белән билгеләнде. Тантананы укучылар башкаруындагы җырлар, биюләр һәм, әлбәттә, саубуллашу вальсы бизәде. Аннан чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Искиткеч бәйрәм аларның хәтерендә озак вакытка сакланачак.
Кадерле укучылар, киләчәктә сезне җитди сынаулар — имтиханнар көтә, аларны уңышлы тапшыруыгызны, сайлаган уку йортына укырга кереп, яхшы, ныклы белемнәр алып, туган районыбызга кайтуыгызны телибез. Хәерле юл сезгә, укучылар!


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *