РАЙОННЫҢ почетлы гражданины дигән мактаулы исем быел Гыймран Зариф улы Кәримовка hәм Мәлик Габтелбәр улы Кучуковка тапшырылды
Башкарган эшеңнең нәтиҗәсе булсын
Татарстанның Кукмара районында туып-үскән Гыймран Зариф улын язмыш безнең яклар белән бәйли. Армия хезмәтен үткәннән соң Пермь өлкәсенең Сталинград урман хуҗалыгында (леспромхоз) эшли. Мәктәп елларыннан ук җирле газетада язмалары дөнья күрә башлый.
— Беренче мәкаләмне дүртенчедә укыганда яздым. Ике битлек язмадан газетада нибары 5 җөмләм урын алды. Шуннан мин фикерләремне кыскарак чагылдырырга тотындым. Аннан өстәп яза башладылар. Класс стена газетасы редакторы да булдым. Язарга теләгем көчле иде, солдат елларында да газета белән хезмәттәшлек иттем, — дип сөйли тәҗрибәле журналист.
Кечкенәдән эшләп үскән егет журналистлык хезмәтен 1961 елда Барда районы газетасы «Колхоз юлы»нда тәрҗемәче булып башлый. Бер елдан инде Ленин исемендәге ОПХның комсомол комитеты секретаре итеп сайлана, Барда пионерлар йорты директоры, Барда районы КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлегендә инструктор булып та эшли. СССР Журналистлар союзына кабул ителә. 1966 елда аңа җаваплы вазыйфа йөкләнә — район газетасы «Колхоз юлы»ның редакторы итеп билгеләнә. Шул елларда Гыймран Зариф улы Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1971 елдан янә пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкли, 1980 елдан район халык контроле комитеты рәисе була. Бу елларда ул «Белем» җәмгыятенең актив лекторы булып исәпләнә, «Таң» газетасының даими корреспонденты була. 1986 елда аңа район «Таң» газетасын җитәкләүне тапшыралар. Үзгәртеп кору, демократия формалашу, эчүчелеккә каршы көрәш елларында газета партия сәясәтен генә үтәп калмый, ә гади эшчеләр, колхозчылар хезмәт юлын да киң яктырта. Җәмгыятьнең аеруча киеренке проблемалары «түгәрәк өстәл» утырышларында карала. Тормышны дөрес һәм объектив яктыртканы өчен көньяк куст басмалары арасында «Таң» газетасы лаеклы урын яулый. Оста җитәкче буларак, монда Г.З.Кәримовның принципиальлеге, гаделлеге һәм югары интеллекты зур роль уйный.
Соңгы ун елда Г.З.Кәримов «Нурлы Барда» газетасы хезмәткәре була, мөхәррир вазыйфасын да башкара. Унлап китап нәшер итә. «Якты йолдызлар» китабында көндәлек фидакарь хезмәтләре белән икмәк, ит һәм сөт җитештерүче орденлы хезмәт алдынгылары — геройлар исемнәрен мәңгеләштерә.
Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Олы улы Фаил конструктор, РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, аның исеме «Кама буеның танылган татарлары» китабына да кертелгән. Кече улы — эшмәкәр.
— Журналист өчен төп закон — логика, фикер эзлеклеге. Сине нәрсә кызыксындыра, укучыга шуны җиткер. Башкарган эшеңнең нәтиҗәсе булсын, эшләгәндә генә үзеңнең кимчелекләреңне күрә башлыйсың. Тукай да бит, «Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш», дигән. Районда китап басу өчен фонд булдырырга кирәк, минемчә. Бу эш журналистлык эшчәнлеген үстерергә дә булышлык итәр иде, — дип уйлары белән уртаклаша Гыймран Зариф улы.
Үткән гомер юлы, кылган гамәлләре, кешеләргә мөгаләмәсе белән Г. З. Кәримов бу югары исемгә, һичшиксез, лаек. Сезне ихлас котлыйбыз, ныклы тазалык, җан тынычлыгы, куанычлы озын гомер телибез.
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Уңыш тәҗрибә белән килә
КОЛХОЗДА эшләү, авыл хуҗалыгы институты, юллар һәм гидротехник корылмалар төзелеше, районның төп подряд оешмаларының берсендә җитәкчелек — хөрмәтле якташыбыз, хәзер инде районның почетлы гражданины Мәлик Габтелбәр улы Кучуковның хезмәт юлы менә шундый. Мәлик абый бик тыйнак кеше, аерылып торырга яратмый. Ә мондый район дәрәҗәсендә танылу алу туганнары, коллегалары, дуслары, район администрациясе һәм Земство Җыелышы ягыннан — аның район өчен күпьеллык эшчәнлегенә югары бәя.
Хезмәт юлын 1968 елның августында, Пермь авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Киров исемендәге колхозда инженер-механик булып башлый,
Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәч, колхозда эшләвен дәвам итә. Күпмедер вакыт Ленин исемендәге колхозда механик булып эшли. 1971-1976 елларда М.Г.Кучуковның эшчәнлеге «Сельхозтехника» район берләшмәсе белән бәйле, ул анда техконтроль группасы начальнигы була. Биредә зур һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә туплый, ә 1976 елда «Пермводэксплуатация» Барда ПМКсына баш механик булып эшкә килә, ә инде 1977 елда бирегә начальник итеп билгеләнә.
«Мәлик Габтелбәр улы искиткеч оештыручы һәм яхшы белгеч иде. Производство, хезмәт һәм идарә оештыруны камилләштерүдә яңа технологияләр җәлеп итүгә керткән өлеше зур», — диләр аның турында коллегалары.
Сиксәненче елларда район партия комитеты юлламасы буенча «Шабарский» совхозы директоры булып та дүрт ел эшли. Әмма тиздән янә ПМКга кайта, тагын 2007 елга кадәр алыштыргысыз уңышлы җитәкчелек итә.
Мәлик Габтелбәр улына үзгәреш чорларын, кризисны — предприятиенең еш кына эшсез калган вакытларын да кичерергә туры килә. Мелиорация тәмамлана, оешманы, аның хезмәткәрләрен эш белән тәэмин итү өчен башка юнәлешләрне сынап карый. Предприятие юллар төзелешен дә үзләштерә. Ул эшләгән елларда «Озын Ялан — Өчкул», «Танып-Нараткы» автомобиль юллары төзелә. Ә 1995 елдан ПМК җитди юл объектларына — күперләргә тотына. Мәлик Габтелбәр улының 2005 елда Барданың Каҗмакты елгасында иң зур буа төзелешендәге хезмәте дә бик зур.
Хезмәт эшчәнлегендәге уңышлары өчен М.Г.Кучуков премияләр, почет грамоталары, рәхмәт хатлары, шулай ук дәүләт бүләкләре белән дә бүләкләнә. 1984 елда СССРның Югары Советы Президиумы исеменнән «За преобразование Нечерноземья РСФСР» медаленә лаек була.
1971 елда гаилә корып, ике ул һәм кыз үстереп, бүген Мәлик Габтелбәр улы тормыш иптәше белән җиде оныгының бәхетле картәти һәм картәнисе. Хәзерге вакытта язмам герое шәхси хуҗалык алып бара, авылның иҗтимагый тормышында катнаша, җәмгыять белән бергә авылның иске мәчете һәм дини йолалар белән бәйле төрле мәсьәләләрне бергә хәл итәләр. Мондый кешеләр яшьләргә һәр яктан үрнәк булып торалар. «Бервакытта да эштән куркырга ярамый. Әгәр үз хезмәтеңне бәяләсәң, нәтиҗәсе дә яхшы булачак. Тормыш юлында барысы да берьюлы килми. һәрвакыт киләчәктә файдалану өчен билгеле тәҗрибә алырга, үз хезмәтеңә җаваплы карарга кирәк», — дип уртаклашты безнең белән Мәлик Габтелбәр улы.
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотолары.
Почетлы гражданнар
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").