Гомер юлыгыз гөлләргә күмелсен

Гульсира Иманова-Мансурова
Гүзәл табигатьле Сөҗән авылында яшәүче Гөлсирә Иманова-Мансурованың икенче шигырьләр җыентыгы дөнья күрүе турында сезгә инде хәбәр иткән идек, хөрмәтле укучыларыбыз. Шушы көннәрдә җирле шагыйрәбез белән очрашып әңгәмә корырга булдык.
Тормышны, туган авылын, авылдашларын шулкадәр көчле яраткан тагын бер зат бар микән ул? Якыннары турында әйтмим дә инде. Дөньяның матурлыгын бары тик күңел күзләре белән генә тоюына карамастан, барысына риза, барысыннан канәгать ул. Тормышны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнгән.
— Аллага шөкер яшибез. Ике кызым да авылда хәзер, оныкларым бар, кече кызым каршыда гына тора. Аларның кадер-хөрмәтендә гомер итәм, рәхмәт, — дип каршылады безне шагыйрә апа.
— Шигырьләр җыентыгыгызны ни өчен “Гомер гөлем“ дип атарга булдыгыз? — дип кызыксынам.
— Шигърияткә булган мәхәббәтем беркайчан да сүнмәде, сүрелмәде. Язган саен язу теләгем арта гына. Юлларымны яктыртып, тормышымны ямьләп торды бу көч, гомер буе озата бара. Илhамланып, алга таба яшәргә тырышам. Китаплар күп укыдым, күзләрем әллә шуңа күрмәс булды инде. Тукайдан башладым, аның бик күп шигырьләрен яттан өйрәндем. Г.Әпсәләмов, Г.Бәширов, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, М.Шолохов h.б. әсәрләрен яратып укыдым. 37 яшемдә беренче төркем инвалидлык алдым, тик яшәргә, балаларымны үстерергә кирәк иде. Ирем яхшы булды, бер сүз дә әйтмәде. Кая барсак та, мине җитәкләп йөртте. Сәламәтлегем мөмкинлек биргәндә терлекчелектә эшләдем — сыерлар саудым, аннан иминият органнарына күчтем. Шәхси хуҗалыгыбызда күпләп маллар, кош-корт карадык. Язмышым моңсу булса да, үземне бәхетле дип саныйм. Төрле чаклар була, барысына түзәм.
Туган авылында башлангыч белем алгач, башкалар белән күрше Султанай авылына йөреп укый башлый. Табигатькә соклануы нәкъ шул елларда башлана. Болыннарның гөлләргә күмелүе, чыршы-наратларның мәгърурлыгы, аклыкка төренгән кышкы юллар — боларга ничек битараф калып була ди ул? Бишлеләргә генә укучы зиhенле кыз беренче шигырен яраткан укытучысы — татар теле hәм әдәбиятына мәхәббәт уятучы Мөнибә апа Туктамышевага багышлый. Иҗатында якыннарына, авылдашларына карашы чагыла, табигатькә дан җырлый, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте, мәхәббәт турында яза. “Син тиңме соң?“, “Сөҗәнем“ шигырьләре җырга әверелә — көйләрен Бөреҗле авылыннан мәдәният хезмәткәре Земфира Киндяшева иҗат итә.
— Минем өчен Рәшит Ягъфәров, Идият Әшировлар этәргеч булды, алар ярдәм итеп, hәрчак рухландырып тордылар. Үзем турында онытып язган чакларым бар. Бу хисне тотып җиңеп булмый. Кемдер турында яхшы яктан язсам, миннән дә бәхетле зат юк төсле тоела. Кеше тугач, яхшылык, игелек эшләргә омтылсын иде ул. Мескенләнмәскә, дөньяны яратып яшәргә кирәк. Әйтәсе килгәннәремне чагылдырып, тагын китап чыгарырга ниятем бар, Алла боерса. Кешене туры юлга җибәрү өчен бер сүз җитә. Киңәш сорап килүчеләргә ярдәм итәргә тырышам. Теле hәм радиотапшырулар тыңлыйм, Брайль буенча китаплар укырга өйрәнәм. Көннәрем бик әйбәт үтә, бер минут вакытымны да бушка үткәрәсем килми. Авылдашларым ихтирам итә, барчасына зур рәхмәт.
Гөлсирә апаның чын күңеленнән дингә бирелгән зат икәнлеге сөйләменнән үк сизелеп тора. Намаз, догалар укый, шуңа да күңеле якты, нурлыдыр аның. “Җан тынычлыгы ул, борчулар беткән кебек була“, — ди ул үзе дә. Киләчәктә дә күңел байлыгы, рух ныклыгы, яшәү көче белән безгә үрнәк булырга язсын Сезгә. Якыннарыгыз янәшәсендә илhамланып иҗат итегез, гомер гөлегез -шигърият гел гөлләргә күмелсен!
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *